МБОУ «Балтасинская гимназия» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Балтач гимназиясе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениясе
Визитная карточка
| Адрес: | 422250, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, пгт Балтаси, ул. Наримана, д. 108 |
| Телефон: | +7(843)-682-59-58; факс: 2-47-90 |
| E-Mail: | G.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Балтасинская гимназия» |
| Руководитель: | Миннемуллин Айгиз Рафилович |
| Год основания учреждения: | 1995 |
| У нас учатся: | 593 обучающихся/ 593 укучы |
| У нас учат: | 57 учителя/ 57 укытучы |
Новости
Бүген Балтач гимназиясе үзенең 30 еллыгын үткәрде
Опубликовано: 06.11.2025Искиткеч матур тантаналы кичә әзерләгәнннәр. Елаттылар да, җырлаттылар да. Остазларын хөрмәтләделәр, талантлы карлыгачларын да дәшкәннәр. Чит илләрдән кадәр котлаулар яңгырады. Горурлана-горурлана концерт куйды балалар. Район җитәкчелеге исеменнән Балтач районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илшат Солтанов котлады, гимназия эшчәнлегенә югары бәя бирде, яңа үрләргә рухландырды, зурдан-зур уңышлар теләде. Район мәгариф идарәсе җитәкчесе Ринат Мөхәрләмов үзенең биредә укып чыккан, эшләгән, директор булган елларын сагынып искә алды, хезмәт баскычларыннан үстергән гимназиясе белән горурлануын белдерде. Әлеге юбилей тантанасында кешелеклелек төшенчәсен чагылдырган мизгел булып алды: зал аягүрә басып укытучы Венера Мостафинаның шигырен тыңлады - ул мәрхүм булган гимназия укытучыларына, укучыларына, махсус хәрби операциядә мәңгелеккә башларын салган егетләргә багышланган иде. Вакытсыз югалткан иптәшләрен, егетләрне-кызларны тамашачы бер минут тынлык белән искә алды. Гимназияне тәмамлап, югары уку йортларында белем алучы егетләр-кызлар видеоэлемтә аша ялкынлы чыгышлар ясады. Гимназия карлыгачлары, җыр сәнгате әһелләре Миләүшә Сафина, Зилә Хәмитова, Зәлия Әүбәкирова, Нәргизә Борһанова, Радик Шакировның җырлары ямь өстенә ямь бирде. Гимназиянең кадерле кунакларыннан - мәгариф ветераны Фирая Габдрахманова лаеклы ялдагы укытучылар исеменнән котласа, Казан инженерлык лицее директоры Венера Хәйретдинова Балтач гимназиясен партнерлар буларак тәбрикләде, бары тик җылы сүзләр, матур фикерләр күңелне иркәләде. «Югалма» дигән җыр белән тәмамланды концерт. «Сез салган нигездә эшлибез, сез салган сукмактан атлыйбыз, сез калдырган мирасны акларга тырышабыз», диде директор Айгиз әфәнде бәйрәм азагында өлкәннәрен зурлап, хөрмәтләп һәм дә мөхтәрәм коллегаларына, әти-әниләргә ихтирамын белдереп. ("Хезмәт" газетасы)
Видео (сылтама) - 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10
Источник: Администрация
К списку новостей














