МБОУ «Балтасинская гимназия» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Балтач гимназиясе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениясе
Визитная карточка
| Адрес: | 422250, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, пгт Балтаси, ул. Наримана, д. 108 |
| Телефон: | +7(843)-682-59-58; факс: 2-47-90 |
| E-Mail: | G.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Балтасинская гимназия» |
| Руководитель: | Миннемуллин Айгиз Рафилович |
| Год основания учреждения: | 1995 |
| У нас учатся: | 593 обучающихся/ 593 укучы |
| У нас учат: | 57 учителя/ 57 укытучы |
МБОУ «Балтасинская гимназия» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Балтач гимназиясе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениясе - новости
Страницы: << 91 92 93 94 ( 95 ) 96 97 98 99 100 >>
-
Поэтическая гостиная 16.12.2024

Для любителей русской поэзии свои двери откроет поэтическая гостиная «Какое счастье жить на свете…!».
Дата проведения: 17 декабря 2024 года
Время проведения: 18:00 ч.
Место проведения: актовый зал
Добро пожаловать! -
Аэлита Трофимова, Балтач гимназиясенең 7нче И сыйныфы укучысы 14.12.2024

Ришвәтчелек җәмгыятьне таркатучы күренешләрнең берседер. Гомеренең күп өлешен эчке эшләр бүлегендә эшләп, соңрак җәмәгать судьясы булып китә ул. Шушы вазыйфасында менә инде 2 дистә елга якын халыкка хезмәт күрсәтә. Аның күз алдыннан нинди генә язмышлар үтми дә, кемнәр белән генә очрашырга туры килми. Үтә гади, самими, эчкерсез һәм зыялы булу өстенә, һәркем күңеленә юл табып, үзенең төпле киңәшләрен бирүе белән күпләрнең ихтирамын яулауга ирешә. Күпме кешенең язмышын уңай хәл иткәндер дә, күпме гаиләне таркалудан саклап калгандыр, бер Ходай белә. Гадәттә, андый урында эшләүчеләр яхшы чит ил машиналарында йөри, күп катлы йортлар сала, елга ике мәртәбә чит илгә ялга китә, чит ил банкларында ачылган исәп-хисап счётларында да саллы гына суммалар саклана. «Гадел эшләп алган хезмәт хакы гына моның барына да җитә микән?» - дигән сорауга җавапны аның яшәү рәвешеннән табарга мөмкин. Ул бик күпләр кебек бик гади яши, соңгы модель чит ил машинасына да кызыкмый, күпкатлы йорты да, шәһәрдә фатиры да юк иде. Гади халыкка ят булмаган кредитларының күпме икәнлеген үзе генә белә. Аның кебекләр сирәк: зыялы, гадел, гади халыкның хәлен аңлап, һәр мәсьәләне төптән уйлап, дөрес хөкем йөртә. Ришвәтчелек сүзе аңа бөтенләй ят. Әнисенең тәрбиясе канына шулкадәр нык сеңгән, ришвәт алу түгел, кеше өлешенә керү, «кесә калынайту» өчен җиңел юллар эзләү турында ул уйлап та карамый. Бу урында Мәгъсүм Насый-буллинның «Син тикшерүче бит, сиңа ышаныч!» - дигән сүзләре исемә төште. Мәгъсүм ага да бөтен гомерен гадел хезмәткә багышлый. Бүгенге көндә эчке эшләр бүлегендә эшләүчеләр аның кебек булса, җинаятьчелек белән эшләү үзгә булыр иде, мөгаен. Менә шундый закон сагында торучылар күбрәк булса, ришвәтчелек мондый тизлектә чәчәк ата алмас иде. Әгәр дә табибларыбыз «Ак чәчәкләр»дәге Әбүзәр Гиреевич һәм Гөл-шәһидә кебек, депутатларыбыз Туфан абый Миңнуллин кебек, язучыларыбыз Әмирхан Еники, Аяз Гыйләҗев кебек тормышның бөтен дөреслеген ачып бирсәләр, бу мәсьәләдә дә уңай үзгәрешләр булыр, - дип ышанам. Җиргә кеше үзеннән соң матур эз, изге гамәлләр калдыру өчен килә. Яшәгән дәвердә бер-береңнең күзенә туры карап, намуслы, гадел булып яшәү – тормышның бөтен мәгънәсе түгелмени? Җыйган мал, байлыкны берәүнең дә үзе белән алып китә алганы юк. Ә менә харам мал җыючыга әле башка урында да җавап бирергә туры киләчәген онытмасак иде. Бу - язылмаган закон, ләкин иртәме-соңмы, аңа барыбыз да буйсыначак. Үзең саф, чиста намуслы кеше булсаң, сиңа да кешеләр якты йөз белән карарлар, үрнәк алырлар. Әйдәгез уйланыйк һәм бергәләп көрәшик! Киләчәк безнең кулда! Ришвәтчелеккә без «Юк» - дип җавап бирик!
Аэлита Трофимова,
Балтач гимназиясенең 7нче И сыйныфы укучысы -
«Агенты добра» 14.12.2024

Отряд Волонтеры Победы «Агенты добра» принял участие в Международном конкурсе «Готов к Победам - 2024».
- Марданов Камиль (9а)
- Ахметханова Зайнап (8б)
- Шакирова Иркя (8б)
- Рябицева Сафия (8б)
Наставник команды: Шарипова Р.Р. -
Экскурсия в музейный уголок «Служу Отечеству!» 14.12.2024

Экскурсия в музейный уголок «Служу Отечеству!». Ребятам были представлены экспонаты из личного семейного архива выпускников, погибших в зоне боевых действий. Ребята навсегда останутся в памяти гимназистов. Спасибо вам, дорогие защитники.
Подробнее (ссылка)
-
Экологическая акция/Экологик акция 13.12.2024

Экологическая акция «Сохраним деревья» по сбору макулатуры. Выражаем огромную благодарность всем участникам акции.
Макулатура җыю буенча «Агачларны саклыйк» экологик акциясе. Акциядә катнашучыларның барысына да зур рәхмәтебезне белдерәбез.
-
Утверждены расписания ЕГЭ и ОГЭ на 2025 год/2025нче елга БДИ һәм ТДИ расписаниеләре расланды 13.12.2024

Совместными приказами Минпросвещения России и Рособрнадзора от 11 ноября 2024 года № 787/2089, 788/2090 и 789/2091 соответственно утверждены расписания и продолжительность проведения единого государственного экзамена (ЕГЭ), основного государственного экзамена (ОГЭ) и государственного выпускного экзамена (ГВЭ) по каждому учебному предмету, перечень средств обучения и воспитания, которые можно использовать при выполнении экзаменационных заданий. Документы были зарегистрированы Минюстом России 10 декабря 2024 года.
На этапе разработки приказов учитывались поступившие от граждан, представителей профессионально-педагогического сообщества и региональных органов управления образованием предложения и замечания, приняты все необходимые меры для обеспечения максимально комфортных условий для всех участников экзаменов.Россия Мәгариф һәм фән министрлыгының һәм Рособрнадзорның 2024нче елның 11нче ноябрендәге 787/2089, 788/2090 һәм 789/2091 уртак боерыклары белән бердәм дәүләт имтиханын (БДИ), төп дәүләт имтиханын (ТДИ) һәм дәүләт чыгарылыш имтиханын (ГВЭ) һәр уку предметы буенча үткәрүнең расписаниесе һәм дәвамлылыгы, имтихан биремнәрен үтәгәндә кулланырга мөмкин булган белем һәм тәрбия чаралары исемлеге расланды. Документлар Россия Юстиция министрлыгы тарафыннан 2024нче елның 10нчы декабрендә теркәлгән.
Боерыкларны эшләү этабында гражданнардан, һөнәри-педагогик бергәлек вәкилләреннән һәм мәгариф белән идарә итүнең төбәк органнары вәкилләреннән кергән тәкъдимнәр исәпкә алынган, барлык имтиханнарда катнашучылар өчен максималь уңайлы шартлар тәэмин итү өчен барлык кирәкле чаралар күрелгән. -
Кинолектории «Азбука права» 12.12.2024

Кинолектории «Азбука права», посвящённые дню Конституции Российской Федерации. 1-2 классы обсудили свои права и обязанности. В конце мероприятия исполнили гимн Российской Федерации.
-
«Россия - мои горизонты» 12.12.2024

Обучающиеся 6-11 классов приняли участие во внеурочной деятельности «Россия - мои горизонты» по теме: «Россия комфортная: энергетика». Энергетика - это база, это основа человеческой цивилизации, без которой невозможны наука, техника и производство. Энергетика - это основа современной жизни. Благодаря ей в домах есть тепло и свет, работают гаджеты и техника. Энергетика бывает разной.
-
Всероссийская онлайн-олимпиада для учеников 1-11 классов «Безопасный интернет» 12.12.2024

Всероссийская онлайн-олимпиада для учеников 1-11 классов «Безопасный интернет». Олимпиада направлена на общее повышение цифровой грамотности школьников и формирование у них знаний и навыков безопасного поведения в сети Интернет.
-
Тантаналы чара 12.12.2024

Россия Федерациясе Конституциясе көне уңаеннан, район башлыгы Рамил Нотфуллин ЗАГС бүлеге белән берлектә яшь гражданнарга шәхесләрен раслаучы документ һәм истәлекле бүләкләр тапшырды. Беренчеләр хәрәкәтенең актив әгъзалары, спорт ярышларында җиңүчеләр - Балтач гимназиясе укучылары Эмиль Хөснетдинов һәм Диләрә Сафина бүгеннән Конституция нигезендә тулы хокуклы гражданнар сафына бастылар. Тантаналы чарада катнашучы Эмиль һәм Диләрәнең уңышлары яшьтәшләре өчен үрнәк булып тора. Алар спорт ярышларында казанган җиңүләре белән генә түгел, ә үзләренең тырышлыгы һәм алдынгы фикерле булулары белән дә аерылып торалар. Без аларның җәмгыятебездә актив, иҗади һәм илебезне яратучы гражданнар булып үсүләрен телибез.














