МБОУ «Балтасинская гимназия» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Балтач гимназиясе»
Визитная карточка
| Адрес: | 422250, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, пгт Балтаси, ул. Наримана, д. 108 |
| Телефон: | +7(843)-682-59-58; факс: 2-47-90 |
| E-Mail: | G.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Балтасинская гимназия» |
| Руководитель: | Миннемуллин Айгиз Рафилович |
| Год основания учреждения: | 1995 |
| У нас учатся: | 594 обучающихся/ 594 укучы |
| У нас учат: | 57 учителя/ 57 укытучы |
МБОУ «Балтасинская гимназия» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Балтач гимназиясе» - новости
Страницы: << 661 662 663 664 ( 665 ) 666 667 668 669 670 >>
-
“Ягез әле, малайлар!” 01.03.2012

Февраль ае гимназиядә хәрби тәрбия айлыгы дип игълан ителгән иде. Бу айлык кысалаларында төрле чаралар, ярышлар үткәреледе. 5-7 сыйныф укучылары “Ягез әле, малалайлар!” конкурсында үз көчләрен сынадылар.
-
Фәнни-гамәли конференция 27.02.2012

27 февраль көнне гимназиядә укучыларның “Эврика” фәнни берләшмәсенең йомгаклау конференциясе булды. Укучылар “башлангыч сыйныф”, - “гуманитар фәннәр”, табигать фәннәре, “төгәл фәннәр һәм информатика” секцияләрендә үзләренең фәнни эшләрен тәкъдим иттеләр. Комиссия 20 гә якын доклад тыңлады.
-
Яшүсмерләр арасында хәрби хәзерлек ярышлары 24.02.2012

24 февраль көнне Казанда яшүсмерләр арасында хәрби хәзерлек ярышлары булып үтте. Балтач районы өчен гимназиядән 9 егет, тормыш иминлеге нигезләре укытучысы Мөхәрләмов Ренат Камилович җитәкчелегендә, катнашты. Күп төрле ярышларда уңышлы чыгыш ясап безнең егетләр Республика чемпионнары булдылар.
-
Сәламәтләндерү каникуллары ... 23.02.2012

19 -23 февраль көннәрендә Балтач гимназиясендә “сәламәтләндерү” яки “чаңгы каникуллары” үтте.
Ни өчен “сәламәтләндерү” - февраль ахыры кеше организмы өчен иң авыр чор – витаминнар җитми, физик, психологик ару, кыш һ.б. Шушы чорда, укуларны онытып, ял итү организм өчен бик кирәкле мәслихәт.
-
Балтач гимназиясе кубогына хоккей турниры 23.02.2012

23 февраль көнне Балтач гимназиясенең хоккей мәйданчыгында укучылар, укытучылар, әтиләр һәм гимназияне тәмамлаган егетләр командалары арасында хоккей турниры булды.
Турнир 2003 елдан бирле һәр елны уздырылып килә. Беренче турнирда 3 команда (укучылар, әтиләр, гимназияне тәмамлаучылар) катнашкан булса, быелгы 10 нчы турнирда 5 команда ярышты.
-
“Созвездие-Йолдызлык-2012” 22.02.2012

20-22 нче февраль көннәрендә район мәктәпләре арасында “Созвездие-Йолдызлык-2012” конкурсы булып узды. 22 нче февраль көнне район мәдәният йортында гимназиябезнең яшь талантлары үзләренең җырга, биюгә булган сәләтләрен күрсәттеләр. Жюри һәм тамашачылар укучыларның чыгышларына югары бәя бирделәр.
-
«Лыжня России-2012» 19.02.2012

На лыжной трассе пгт.Балтаси прошли районные лыжно-массовые соревнования «Лыжня Татарстана-2012», в рамках Всероссийских массовых лыжных соревнований «Лыжня России-2012», в котором приняли участие 2546 участников.
-
Генерал-майор Ф.Г.Булатов истәлегенә чаңгы буенча республика ярышы 17.02.2012

17 февраль көнне Казан шәһәрендә РОСТО (ДОСААФ) җәмгыяте генерал-майор Ф.Г.Булатов истәлегенә чаңгы буенча республика ярышы үткәрде. Бу ярышта Балтач районы данын гимназия укучылары Нигматҗанов Рәйхан (8а), Романов Родион (10б) һәм Григорьев Владислав (10б) якладылар. Чаңгыда узышу һәм мылтыктан ату эстафетасы тәртибендә уздырылган бу ярышта безнең егетләр чемпион булдылар!
-
Республика күләмендә үткәрелгән әдәбият олимпиадасы 14.02.2012

11-13 нче февральдә республика күләмендә үткәрелгән әдәбият олимпиадасында гимназиябезнең 9нчы б сыйныфы укучысы Мифтахова Лира һәм 10нчы сыйныф укучысы Әхмәдуллина Лилия призлы урынга лаек булдылар. Бу җиңүләре белән аларны чын күңелдән котлыйбыз.
-
Гимназия кубогына хоккей 13.02.2012

Хөрмәтле гимназия һәм чыгарылыш укучылары, әтиләр һәм укытучылар! Сезне 2012 елның 23 февралендә Балтач гимназиясе кубогына үтәчәк традицион хоккей турнирына чакырабыз. Турнир иртәнге сәгать 9да башланачак. Күнегүләр өчен гимназия катогы көн саен 22 сәгатькә кадәр эшли. Хәбәрләшү өчен телефоннар 2-59-58, 2-47-90.














