МБОУ «Балтасинская гимназия» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Балтач гимназиясе»
Визитная карточка
| Адрес: | 422250, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, пгт Балтаси, ул. Наримана, д. 108 |
| Телефон: | +7(843)-682-59-58; факс: 2-47-90 |
| E-Mail: | G.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Балтасинская гимназия» |
| Руководитель: | Миннемуллин Айгиз Рафилович |
| Год основания учреждения: | 1995 |
| У нас учатся: | 594 обучающихся/ 594 укучы |
| У нас учат: | 57 учителя/ 57 укытучы |
МБОУ «Балтасинская гимназия» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Балтач гимназиясе» - новости
Страницы: << 551 552 ( 553 ) 554 555 556 557 558 559 560 >>
-
Акция «Безопасная дорога» 03.11.2016

На каникулах отряд ЮИД совместно с работниками ГИБДД провел акцию «Безопасная дорога». Ребята призывали водителей быть внимательными на дорогах, детей перевозить только в специальных креслах.
-
Соревнования на первенство района по мини-футболу 02.11.2016

2 ноября в УСЗ «БАЛТАЧ» прошли соревнования на первенство района по мини-футболу среди юношей 2001-2002 г.р. Наши ребята выиграв все встречи вышли в финал соревнований. Игра за 1-2 место завершилась вничью, но уступили по пенальти и заняли 2 место. МОЛОДЦЫ!!!
-
Каникулы 02.11.2016

Каникулы учащиеся 7а класса проводят с пользой: походы на природу, занятия спортом.
-
Осенний бал 29.10.2016

Учащиеся 2 А и 2 Б классов провели "Осенний бал" в парке отдыха "Сабантуй". Новый парк привёл ребят в восторг. Провели интересные конкурсы, перекусили бутербродами, поиграли на замечательной площадке. Ребята остались довольными, с массой положительных впечатлений.
-
Гимназиянең туган көне 29.10.2016

Туган кон һәрбер кеше яратып, көтеп ала торган бәйрәм. Әгәр дә бу көнне 400дән артык укучы һәм укытучылар көтеп ала торган булса... Балтач районының йөзек кашы булган Балтач гимназиясенең туган көне чын-чынлап зур бәйрәмгә әйләнде. 29 октябрь конне узган бу квестта барлык балалар да бик теләп катнашты. Башлангыч сыйныфлар төз ату, спорт ярышларында көч сынашты. Театр һәм иҗат станциялә ре укучыларга рухи яктан үсәргә мөмкинчелек бирде. Өлкән сыйныф укучылары исэ уеннарны үзләре оештырды. Биология, татар теле, әдәби утрау һәм тарихи лабиринт станцияләре аша алар бик күп кызык һәм файдалы мәгълүмат алдылар. Курку бүлмәсе исэ башкалардан үзенчәлекле ягы белән аерылып торды. Хәтта зур кешеләрнең дә күңеленә шом сала торган итеп әзерләнгән иде ул. Гимназиянең туган көне бәйрәм линейкасы белән тәмамланды. Линейкада иң көтелгән мизгел: беренче сыйныфларны гимназистлар рәтенә кабул итү узды. Шушында ук узган уку елы нәтиҗәләре буенча җингән сыйныфлар, иң яхшы укучылар да бүләкләнде.
-
Егет кешегә 70 төрле һөнәр дә аз 28.10.2016

6 нчы В сыйныфы укучылары бүген гади, әмма кирәкле эшне үзләре башкарып карады. Әниләр ярдәме белән, алар төймә тактылар. “Нәрсәсе бар аның” дигән кыяфәт белән башланган эш, малайлар уйлаганча җайлы гына килеп чыкмады. Әниләрнең, санап бетергесез эшләре арасында, төшкән төймәне тагып бирүе моңарчы сизелми дә калган булса, эшләп караганда шактый вакытны алды. Төймәне иң шәп тагучылар да ачыкланды. Моңа 5 малай лаек булды һәм бүләкләнде. Ә “иң зур бүләк”- Әниләрнең эшен әз булса да киметерлек яңа һөнәрле булу. Осталык дәресе үткәргән Ләйсән һәм Мәдәния ханымнарга малайлар рәхмәтләрен җиткерделәр.
-
Әти-әниләр җыелышы 26.10.2016

26нчы октябрьдә 8нче б сыйныфы әти-әниләре өчен, педагог-психолог Әнисә Рәсимовна катнашында, "Бала һәм әти-әни мөнәсәбәтләрендә җаваплылык" темасына җыелыш үткәрелде. Әти-әниләр үзләрен борчыган мәсьәләләр турында фикер алыштылар, Ә.Р.Җәләлова үткәргән тренингларда катнашып, үзләренә файдалы мәгълүматлар алдылар.
-
“Китапка икенче тормыш бүләк ит” хәйрия акциясе 25.10.2016

“Китапка икенче тормыш бүләк ит” хәйрия акциясенә нәтиҗә ясалды. Әлеге акциядә 550 китап тапшырылды. Акциядә иганачеләр дә, укытучыларда, укучылар да бик теләп катнаштылар. Актив укучылар грамота белән бүләкләнделәр.
-
"Тамчы - шоу" 25.10.2016

Без, “Балтач гимназиясенең” 6нчы А сыйныфы укучылары, октябрьнең бер матур якшәмбесендә Казанга бардык. Программабыз бик эчтәлекле иде.Беренче эш итеп ашап алырга уйласак та, без ашарга керергә уйлаган кафелар ачык булмады. Рухи азык эзләп, Салих Сәйдәшев музеена кердек. Музейда бик кызык булды. Экскурсовод апа безгә Салих Сәйдәшев турында бик күп мәгълүмәт бирде, өстәвенә музей хезмәткәре һөнәре турында да сөйләде.
Аннан соң тамак ялгап алдык һәм Казанга килүебезнең төп максаты - "ТНВ" телеканалының студиясенә кердек. Анда "Тамчы - шоу" дип исемләнгән халыкара танып - белү бәйгесендә катнаштык. Бәйгенең барышы да, аны төшерү процессы да безнең өчен бик кызыклы булды. Алып баручы Әдилә апага барыбыз да гашыйк булдык. Уенда без “Умырзая” командасы - беренче урын яулап алдык, ә “Кашкарый”лар, бездән әз генә калышып, икенче урынга лаек булдылар. Бу бәйгедә катнашу безгә- уенчыларга да, тамашачы –классташларыбызга да ошады. Тагын шулай бергәләп шундый бәйгеләрдә катнашсак иде! -
Һөнәрле үлмәс, һөнәрсез көн күрмәс 24.10.2016

24нче октябрь көнне 8нче б сыйныфы укучылары автосервисларда эшләүчеләр хезмәте белән таныштылар. Малайлар оешмада эшләүчеләрнең күпме хезмәт башкаруларын күреп, егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз икәнлегенә инандылар.Алар машиналарга ремонт ясау турында бик кызыксынып тыңладылар. Илнар һәм Булат абыйлары машина тәгәрмәчләрен алыштырып, тигезлеген көйләп күрсәткән мастер-класс укучылар күңелендә озак сакланыр.














