Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Балтасинский детский сад №4 комбинированного вида" Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы «Катнаш төрдәге Балтач 4 нче балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422250, Республика Татарстан, Балтасинский район, пгт. Балтаси, ул. Ленина, д. 147 Б |
| Телефон: | 8(843)-682-41-11 |
| E-Mail: | Ds.N4baltasi@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Балтасинский детский сад №4 комбинированного вида" |
| Руководитель: | Шамсутдинова Роза Николаевна |
| Год основания учреждения: | 1996 |
| У нас учатся: | 93 воспитанника/ 93 бала |
| У нас учат: | 12 воспитателей/12 тәрбияче |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Балтасинский детский сад №4 комбинированного вида" Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы «Катнаш төрдәге Балтач 4 нче балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе" - новости
Страницы: << 71 ( 72 ) 73 74 75 76 77 78 79 80 >>
-
Тәҗрибә үткәрү. 10.03.2020

Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән тәҗрибә үткәрү: “ Ни өчен орлыкларны, үсемлекләрне балчыкка утырталар?” Балаларның тикшерү, тәҗрибә үткәрү эшчәнлеге нигезендә экологик фикер йөртү, иҗади хыял сәләтләрен үстерәбез..
-
Бәйрәм белән! 08.03.2020

Бәйрәм җиле кага тәрәзләргә,
Язлар кайта җанга, дөньяга.
Умырзая шыта бу мәлләрдә,
Кар астында чишмә уяна.
Чиксез бәхет теләп, кызыл талда
Елкылдаша көмеш бөреләр.Һәр көнегез үтсен шатлык белән,
Бәйрәм белән сезне, әниләр!
-
8 нче март Халыкара хатын-кызлар бәйрәме. 06.03.2020

Кечкенәләр төркемендә әниләргә багышланган бәйрәмдә әниләрен һөнәрләренең күбәюе, җыр –биюләрнең матурлыгы, сюрпризлы моментларның күп булуы белән шаккаттырдылар.Яз кызы, әби, тавык килеп бәйрәмне җанландырып, әниләргә бәйрәм рухы бүләк иттеләр.
-
Әнием кадерлем. 05.03.2020

Халыкара хатын-кызлар бәйрәме якынлашкан көннәрдә бакчабыз гөрләп торды .Мәктәпкә хәзерлек төркемендә һәр бәйрәм мәгънәле, сюрпризларга бай, җылы үтә.Бу бәйрәм дә әниләргә ошады, озак күңелләрендә сакланырлык булды.Балалар чыгышыннан соң әтиләр җырлар, чәчәкләр бүләк итте.
-
Саф һавада инглиз теле эшчәнлеге. 04.03.2020

Режим моментларында саф һавада инглиз теле эшчәнлеге. Балалар “Уенчыклар” темасы буенча лексик берәмлекләрне “Чылбыр” уены аша ныгыталар.
-
Әниләр бәйрәме. 04.03.2020

Уртанчылар төркемендә Әниләр бәйрәме тәрбиячеләр котлавы белән башланып балаларның җырлары, биюләре, шигырьләре белән дәвам итте. Ә ахырдан әниләрне җитезлеккә, унганлыкка, тизлеккә тикшереп төрле уеннар оештырдык.
-
Әбинең ишек алдында. 04.03.2020

Икенче кече яшьтәге балалар төркемендә "Әбинең ишек алдында"дип исемләнгән бәйрәм иртәсе узды.
-
Милли тәрбия 03.03.2020

Безнең балалар бакчасында сабыйга туган телгә мәхәббәт, милли горурлык хисе тәрбияләүгә , халкыбызның борынгы гореф-гадәтләре, матур йолалары, бәйрәмнәре белән танышуга зур урын бирелә. Һәр төркемдә милли почмак булдырдык. Почмакларга Идел буе халыкларының көнкүрешен, милли кимнәрен чагылдырган информацион папкалар,күргәзмә материаллар, уеннар тупланган. Нәкъ шушы материаллардан файдаланып, балалар Идел буенда яшәүче төрле милләт халыкларының киемнәре, гореф-гадәтләре, уеннары белән танышалар. Балаларны милли рухта тәрбияләү, үзебезнең бәхетле киләчәгебезне үстерү-безнең мөһим бурыч. Иң мөһиме, нәниләребез туган телләрен, ата- бабаларның матур йолаларын, гореф-гадәтләрен өйрәнеп үсүләре. Ә үз милләтенең үткәнен, мәдәниятен белеп үскән бала тәрбияле дә, төрле яклап гыйлемле дә була.
-
Кошлар -безнең дусларыбыз. 02.03.2020

Икенче кече яшьтәгеләр төркеме балалары кошларны бик яраталар .Менә буген дә прогулкага чыккач алар кошларны күзәттеләр,җимлекккә җимнәр салып кошларны сыйладылыр.
-
01.03.2020














