Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Балтасинский детский сад №4 комбинированного вида" Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы «Катнаш төрдәге Балтач 4 нче балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422250, Республика Татарстан, Балтасинский район, пгт. Балтаси, ул. Ленина, д. 147 Б |
| Телефон: | 8(843)-682-41-11 |
| E-Mail: | Ds.N4baltasi@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Балтасинский детский сад №4 комбинированного вида" |
| Руководитель: | Шамсутдинова Роза Николаевна |
| Год основания учреждения: | 1996 |
| У нас учатся: | 93 воспитанника/ 93 бала |
| У нас учат: | 12 воспитателей/12 тәрбияче |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Балтасинский детский сад №4 комбинированного вида" Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы «Катнаш төрдәге Балтач 4 нче балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе" - новости
Страницы: << 111 112 113 114 115 116 117 ( 118 ) 119 120 >>
-
"Педагогик киңәшмә". 29.12.2015

үсешен, иҗади фикерләү сәләтен уеннар аша тормышка ашыру “ – дигән темага педагогик киңәшмә булып узды. Рәзинә Камилевна “Мәктәпкәчә белем һәм тәрбия бирү чорында уен төрләре һәм уеннарның бала тормышындагы роле”- дигән чыгышын үз тәҗрибәсеннән чыгып сөйләде һәм тәрбиячеләр өчен әзер материал булуы белән бик уңышлы булды. Мөдиребез Роза Николаевна барлык коллективны якынлашып килүче Яңа ел белән котлады.Марина Михайловнаны 50 яшьлек юбилее белән котладык . Бакчабызның йөзек кашы булган хезмәткәребезгә сәләмәтлек, гаилә бәхете һәм иҗади уңышлар теләдек.
-
"Котлыйбыз" 28.12.2015

Безнең горурлыгыбыз булган Закирова Камилә “ТАТМЕДИА” АҖ филиалы “САЛАВАТ КҮПЕРЕ” журналы оештырган “Китап сере “ бәйгесендә катнашып җиңүгә лаек булды һәм ДИПЛОМ белән бүләкләнде. Котлыйбыз сине Камилә !!! Алдагы тормышың уңышлардан торсын,сәламәт бул!!
-
"Чыршыкай " кафесында. 28.12.2015

“Яңа ел иртәләре узганнан соң балаларда ниндидер моңсулык чагылды “- ди мәктәпкә хәзерлек төркеме тәрбиячесе Эльвира Садиковна. Яңа елны каршылап бу төркем тәрбиячеләре мәктәпкә хәзерлек төркеме балаларына “Чыршыкай” дип исемләнгән “Кафеда” төшке аш оештырды.Әкрен генә яңгыраган көй астында балалар рәхәтләнеп гәпләшеп ял иттеләр. Балалар “кафеда” үзләрен бик тыйнак тоттылар. Өстәл янында, тукланган вакытта чапылдатмыйча ашау, чәнечкене, кашыкны дөрес тоту, 1нче ашамлык (блюдо), 2нче ашамлык (блюдо), салатны беренче ашап кую, өстәл янында үзеңне культуралы тоту күнекмәләренә бик нык игътибар иттеләр. Балалар бу гадәти булмаган төшке ашны оештырудан бик кәнагать калдылар.
-
"Чын Кыш бабай" 28.12.2015

Быел балалар бакчасына зурлар һәм мәктәпкә хәзерлек төркемнәренә кыш бабай булып әтиләр килде. Алар кыш бабай ролен шул кадәр оста итеп башкарды, хәттә балалар үзләренең әтиләре икәнлеген төшенми дә калды. Аларга зур рәхмәтебезне белдерәбез.
-
"Маймыл елы белән!" 24.12.2015

Мәктәпкә хәзерлек төркемендә яңа елны каршылыйбыз. “Маймыл елы барыбызга да уңышлар, шатлыклар, сәламәтлек алып килсен. Дөньялар тыныч булсын ! “- ди маймыл. Маймылның дуслары да шушы теләкләргә кушыла.
-
"Яңа елны каршылап". 24.12.2015

Зурлар төркеме балалары белән яңа елны каршыларга “Маймыл “ үзе килгән - “җылы яктан үзем белән сезгә җылы яңгыр, җылы көннәр алып килдем” – ди. Ул ничек кенә үзе яшәгән җылы табигатьле Африканы мактаса да , безнең балалар кышның матурлыгын, чана ,чаңгыларда тау битеннән рәхәтләнеп шуганнарын, кар йомрысы белән атышып уеннар уйнаганнарынын сөйләгәч, кыш турында матур җырлар җырлагач, маймыл аптырабырак куйды. Шак катып кызыгып торды да, берәр ел торачагын да искәртеп куйды.
-
"Яңа ел белән!" 23.12.2015

Зурлар төреме балалары бәйрәмгә "снеговиклар" булып киенеп килделәр. Алар килгән кунакларга үзләренең матур җырларын, шигырьләрен, биюләрен бүләк итеп, яңа ел белән котладылар.
-
"Чыршы бизибез" 22.12.2015

Зурлар төркеме тәрбиячесе Эльвира Садиковна “Зима – зимушка”- проектын тәмамлап “Чыршы бизибез” – темасын үзенчәлекле итеп уздырды. Балалар тәрбияченең алдан әзерләнгән сорауларына җавап бирә- бирә чыршы бизәделәр. Сораулар бик кызыксындыручан һәм логик – фикерләү сәләтен үстерү өстендә эшләү өчен, зурлар белән бала арасында диолог булдыру, бер –берең белән фикерләшү сәләтен үстерү өстендә эш алып баруны да максат итеп куйган.
Мәсьәлән:
- “Зәлия - син ничек уйлыйсың үз белдеклегең белән урманнан чыршы кисеп алып кайтырга ярыймы?”
- “ Әмир яңа елда син гаиләгезгә, дусларыңа, туганнарыңа нинди теләк ләр теләр идең?”
- “Зөлфия син зур үскәч кем булырга хыялланасың?” кебек бик күп төрле сорауларга балалар бер –берсе белән фикерләшеп җавап бирделәр.
-
"Юбилеең белән" 11.12.2015

Бүген коллективыбызның хөрмәтле хезмәткәре Фирдәүс Курбангалиевнага 55 яшь тулды. Һәр вакытта шат күңелле, мөләем, ярдәмчел хезмәттәшебезне юбилее белән котлап, сәламәтлек, тынычлык, гаилә бәхете, алдагы тормышының уңышлы һәм бәрәкәтле булуын телибез.
-
"Совместная деятельность по ПДД" 09.12.2015

9 декабря прошла совместная деятельность сотрудниками ГИБДД по теме «Инновационные технологии в обучении детей ПДД в соответствии с ФГОС».
На занятиях по ПДД использованы новые приёмы и информационно- коммуникационные технологии, так же новейшая современная мини технология « LEGO- мультфильм». Воспитатель Рамзия Раяновна, ознакомила сотрудников с технологией создания мультфильма с LEGO – конструктором.













