Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Балтасинский детский сад №3 общеразвивающего вида" Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районының "Гомуми үсеш бирүче төрдәге Балтач 3 нче балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422250, Республика Татарстан, Балтасинский район, п.г.т. Балтаси, улица Ленина, дом 145 |
| Телефон: | +7(843)-682-54-70 |
| E-Mail: | Ds.N3baltasi@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Балтасинский детский сад №3 общеразвивающего вида" |
| Руководитель: | Хакимуллина Гульфама Фаильовна |
| Год основания учреждения: | 1977 |
| У нас учатся: | 88 воспитанников/88 бала |
| У нас учат: | 10 педагогов/10 педагог |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Балтасинский детский сад №3 общеразвивающего вида" Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районының "Гомуми үсеш бирүче төрдәге Балтач 3 нче балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 121 122 123 124 125 ( 126 ) 127 128 129 130 >>
-
"Бәйрәм белән" 06.03.2014

Бүген уртанчылар төркемендә Халыкара хатын кызлар көне уңаеннан бәйрәм кичәсе узды. Балалар әниләрен үзләренең матур шигырьләре, җырлары һәм биюләре белән шатландырдылар. Бәйрәм азагында әниләрнең тәмле күчтәнәчләре белән бергәләп чәй эчтеләр.
-
Әниләр бәйрәме 05.03.2014

Бүген 1нче кечкенәләр төркемендә әниләр көненә багышланган "Әбинең ишекалдында" дип исемләнгән бик матур бәйрәм иртәсе үтте.
-
"Созвездие - Йолдызлык 2014" 28.02.2014

Бүген 28 февраль көнне районыбызның мәдәният йортында "Созвездие - Йолдызлык 2014" фестивале үтте. Фестивальда бакчабызның яшь талантлары үзләренең чыгышлары белән куандырдылар.
-
"Тиен бездә кунакта" 25.02.2014

Бакчабызда мәктәпкә әзерлек төркеменең тәрбиячесе Аглиуллина А.Р. "Тиен бездә кунакта" дип исемләнгән ачык чара үткәрде. Шушы эшчәнлектә балалар арифметик тамгаларын куллана белү, 10 эчендәге саннарны кечерәк саннарга тарката белүләрен һәм башка белемнәрен күрсәттеләр.
-
"Кабартма белән сәяхәткә" 25.02.2014

1 кечкенәләр төркемендә "Кабартма белән сәяхәткә" дигән тема астында тәрбияче Юсупова Ф.Г. сөйләм телен үстерү буенча ачык чара үткәрде. Чараның максатлары сүзлек запасын арттыру, кабул итү сәләтен үстерү, әкият геройлары белән кызыксындыру , бармак мускулларын физик үсешен ныгыту иде.
-
"Теремок на новый лад" 25.02.2014

В детском саду воспитателем по обучению русскому языку Гибадуллиной З.Н. было проведено открытое занятие - инсценировка сказки "Теремок" с участием детей подготовительной группы. В ходе работы над театрализацией у детей развивается творческая самостоятельность, тренируется речевой аппарат, они учатся отчетливо произносить слова.
-
Әтиемә бүләккә 21.02.2014

Мәктәпкә әзерлек төркеменең балалары, әтиләрен Ватанны саклаучылар көне белән котлап, чын күңелләреннән үзләренең кечкенә бүләкләрен әзерләде.
-
"Мин әтием белән көчле" 21.02.2014

Бүген бакчабызда мәктәпкә әзерлек төркемендә әтиләргә багышланган "Мин әтием белән көчле" дип исемләнгән бәйрәм булып узды. Бәйрәмнең саф һавада спорт мәйданчыгында үтүе үзе бер сынау булды. Балалар төрле ярышларда үзләре генә дә, әтиләре белән дә катнаштылар. Һәм, чыннан да, әтиләре белән бик көчле булуларын күрсәттеләр.
-
Әтиләрнең кул эшләре 21.02.2014

Уртанчылар төркемендә ике атна дәвамында барган "Юлда булсаң, бул өлгер" проекты тәмамланды. Тематик планга кертелгән әтиләрнең кул эшләре күргәзмәсе оештырылды. Барлык әтиләр балалар белән берлектә махсус төр машиналар ясадылар. Бакча белән даими эшләп килүче әти-әниләргә зур рәхмәтебезне белдерәбез!
-
Очрашу... 21.02.2014

Безнең бакчабызда патриотик тәрбия бирү дә читтә калмый. Әфган җирләреннән соңгы Совет солдатының чыгарылуына 25 ел булу уңаеннан Балтач үзәгенең балалар бакчаларында шофер хезмәтен үтәүче Садыков Ф.Ф. белән очрашу үткәрелде. Ул үзенең патриотик бурычын Әфган җирләрендә үтәгән. Ул балаларга солдат хезмәте турында сөйләп үтте һәм балаларның кызыксындырган сорауларына җавап бирде.










