Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Балтасинский детский сад №3 общеразвивающего вида" Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районының "Гомуми үсеш бирүче төрдәге Балтач 3 нче балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422250, Республика Татарстан, Балтасинский район, п.г.т. Балтаси, улица Ленина, дом 145 |
| Телефон: | +7(843)-682-54-70 |
| E-Mail: | Ds.N3baltasi@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Балтасинский детский сад №3 общеразвивающего вида" |
| Руководитель: | Хакимуллина Гульфама Фаильовна |
| Год основания учреждения: | 1977 |
| У нас учатся: | 88 воспитанников/88 бала |
| У нас учат: | 10 педагогов/10 педагог |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Балтасинский детский сад №3 общеразвивающего вида" Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районының "Гомуми үсеш бирүче төрдәге Балтач 3 нче балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 121 122 123 ( 124 ) 125 126 127 128 129 130 >>
-
Кул эшләре 17.04.2014

Уртанчылар төркеме балалары әти-әниләре белән бергә Г.Тукай әкиятләренә карата бик матур кул эшләре эшләделәр.
-
Әти-әниләр белән берлектә 17.04.2014

Әти-әниләр белән берлектә Г.Тукайның иҗатына багышланган кул эшләренә күргәзмә (икенче кечкенәләр төркеме).
-
Район үзәк китапханәсендә 16.04.2014

Һәр елны апрель аенда бакчабызда Г.Тукай айлыгы үткәрелә. Быел да бу айлыкны мәктәпкә әзерлек төркеме балалары район үзәк китапханәсенә экскурсия белән башлап җибәрделәр. Анда балаларга сюрприз итеп әкияттән өзек һәм әкиятләр буенча викторина әзерләнгән иде. Тәрбиячеләр Аглиуллина А.Р. һәм Шәрәфиева Г.Н. балаларның җавапларыннан бик кәнәгать калдылар. Балалар ел буе алган белемнәрен яхшы күрсәттеләр.
-
Нәниләрнең сөекле остазы 15.04.2014

Габдулла Тукай – балалар поэзиясенең чишмә башы, атасы, нәниләрнең сөекле остазы. Бүген дә актуальлеген югалтмаган әсәрләре балаларны тәрбияләүдә үрнәк, өлге булып тора. Бакчабызның балалары Г.Тукайның әкиятләрен зур кызыксыну белән укыйлар.
-
Балаларның рәсемнәре 14.04.2014

Тукай абый әкиятләрен әбиләр дә укыган, Безнең әти-әниләр дә хич тә укып туймаган. Нәни генә булсак та, әкиятләр бик укыйбыз, Аның әкиятләрен тыңлап, күп рәсемнәр ясыйбыз.
-
Безнең бөек шагыйребез... 10.04.2014

Бакчабызда апрель ае - бөек шагыйребез Габдулла Тукай айлыгы дип иглан ителде. Шул уңайдан төркемнәрдә Г.Тукай әкиятләренә әти-әниләр кулы белән композицияләр ясала. Шул турыда балалар белән көндәлек әңгәмәләр үтә.
-
Конкурсларда катнашабыз 07.04.2014

Бакчабыз балалары һәрдаим төрле конкурсларда катнашып торалар. Уртанчылар төркеме балалары тәрбияче апалары - Закирова С.Т., Нигаматуллина Г.Ф. берлектә "Любимой маме" дип исемләнгән конкурста катнашып, диплом һәм сертификатларга ия булдылар.
-
Күзәтәбез... 03.04.2014

Икенче кечкенәләр төркеме балалары суганнын үскәнен зур кызыксыну белән күзәтәләр.
Суга суган утырттык, атна буе күзәттек. Башта чыгарды тамыр, аннары кыякларын.
-
"Көлке" көнендә... 01.04.2014

Бакчабызда бик күңелле үтте "Көлке" бәйрәме. Мәзәк сөйләп, мәзәк тыңлап, хәттә башлар әйләнде. Бүген көлке көнендә и шаярдык, и көлдек, уен, көлке - файда диләр, бик күп витамин җыйдык. Бу күңелле бәйрәмгә Петрушкалар килделәр, кызык уеннар уйнатып, шаярышып йөрделәр.
-
Педсовет 27.03.2014

Буген бакчабызда "Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның экологик белемен үстерүдә эксперимент эшчәнлек" темасы астында педсовет булып узды. Педсовет кысаларында тәрбиячеләребез - Музепова Г.А., Закирова С.Т., Шарафиева Г.Н. ачык эшчәнлек күрсәттеләр. Ачык чаралар анализланды. Педсоветның практик өлешендә экологик темага мини - КВН булды.










