Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Балтасинский детский сад №1 комбинированного вида" Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Катнаш төрдәге Балтач 1нче балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422250, Республика Татарстан, Балтасинский район, пгт. Балтаси, ул. Наримана, д. 24 |
| Телефон: | +7(843)-682-44-38 |
| E-Mail: | DS.№1baltasi@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Балтасинский детский сад №1 |
| Руководитель: | Хайруллина Гелюся Хамитовна |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 83 воспитанников/ Бездә 83 бала тәрбияләнә |
| У нас учат: | 12 педагогов / Бездә 12 педагог белем һәм тәрбия бирә |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Балтасинский детский сад №1 комбинированного вида" Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Катнаш төрдәге Балтач 1нче балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 251 252 253 254 255 256 ( 257 ) 258 259 260 >>
-
"Кыш Бабай остаханәсе" 29.12.2015

Тәҗрибә күрсәткәнчә, хәзерге вакытта белем бирү учреждениесендәге эшне әти-әниләрнең актив катнашыннан башка күз алдына китереп булмый. Балалар бакчасында әти-әниләрне тәрбия барышына катнаштыру, безнең белән бердәй тигез хокуклы итүгә юнәлтелгән. Балалар бакчасының, төрле-төрле алымнардан файдаланып, гаилә белән бергә эш итүе бала шәхесе үсеше өчен дә, аның әйләнә-тирәсендәгеләр өчен дә уңай шартлар тудыра.Әти-әниләр белән эшләгәндә без үзебездә тәрбияләнүче һәр баланың гаиләсе белән партнерлык мөнәсәбәте урнаштыру, әти-әниләрнең педагоглык культурасын арттыру, эшнең аеруча нәтиҗәле алымнарын эзләү һәм үзләштерү аша балалар бакчасы тормышында катнашуга җәлеп итү кебек бурычларны тормышка ашырабыз.Шул нисбәттән,"Хуш киләсең, Яңа ел!" проекты кысалыгында бакчабызда балаларыбыз, әти-әниләребез катнашында "Кыш бабай остаханәсе" кул эшләре күргәзмәсе оештырылды.
-
Мәктәпкә хәзерлек төркемендә Яңа ел 28.12.2015

-
2 кечкенәләр төркемендә Яңа ел 25.12.2015

Яңа еллар килсен бәхет алып,
Яңа еллар килсен елмаеп,
Куңелләрдә мәңге шатлык булсын,
Яшәмәгез дуслар моңаеп.
-
Зурлар төркемендә Яңа ел 25.12.2015

Сагыныштык инде көтеп,
Тизрәк килче Яңа ел!
Яңа жырлар да өйрәндек,
Хуш киләсен Яңа ел!
-
Оста куллар 18.12.2015

Мәктәпкә хәзерлек төркемендә балалар хәм әти-әниләр белән берлектә "Кыш бабай остаханәсе" кул эшләре конкурсы оштырылды. Тәркем бик актив катнашты. Молодцы!
-
Кар бөртекләре 14.12.2015
Әллә ышанмый торасыңЧын кышның килгәненә?Ал кулыңа кар бөртеген,Бер күз сал бизәгенә. -
"Без коррупциягә каршы" 11.12.2015

"Коррупциягә каршы" декадасы уңаеннан безнен балалар бакчасында да төрле чаралар үткәрелә. Коллектив белэн профилактик инструктажлар, балалар белэн әңгәмәләр, әдәби әсәрләр, әкият, хикәяләр аша гаилә, жәмгыять, үз-үзенне тоту кагыйдәләре, гаделлек, кебек төшнечәләргә аңлатма бирелә. Әти-әниләр катнашында "Без коррупциягэ каршы" темасына рәсем күргәзмәсе оештырылды.
-
Сак булыйк. 04.12.2015

Безнен бакчабызда педикулезга каршы профилактика чаралары һәрдаим үткәрелеп тора.
-
Бакчабызда кунаклар. 03.12.2015

3 декабрь көнне бакчабызда инвалидлар декадасы уңаеннан Тухфатуллина Рәзинэ һәм аның иптәш кызы Әнисә белән очрашу уздырылды.Бәйрәмне бакчаның өлкән тәрбиячесе Гүзәлия Ваккас кызы Волкова ачып җибәрде.Балалар тарафыннан әзерләнгән концерт Рәзинә белән Әнисәнең күңеленә хуш килде.Кунакларыбыз да безне Рәзинәнең шәхсән узе язган "Яңа ел " җыры белән сөендерделәр. Мәктәпкә хәзерлек төркеме балалары кунакларыбызга бүләкләр тапшырдылар.Бәйрәм күтәренке рухта үтте, ике арада өзелмәс хөрмәт һәм ихтирам җепләре сузылды.
-
Әнием, кадерлем! 27.11.2015

Әниләр көне уңаеннан бакчабызда бәйрәм иртәсе уздырдык. Әниләр турында өйрәнгән шигырьләребезне, җырларыбызны, биюләребезне чын күңелдән бүләк иттек.







