Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Балтасинский детский сад №1 комбинированного вида" Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Катнаш төрдәге Балтач 1нче балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422250, Республика Татарстан, Балтасинский район, пгт. Балтаси, ул. Наримана, д. 24 |
| Телефон: | +7(843)-682-44-38 |
| E-Mail: | DS.№1baltasi@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Балтасинский детский сад №1 |
| Руководитель: | Хайруллина Гелюся Хамитовна |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 83 воспитанников/ Бездә 83 бала тәрбияләнә |
| У нас учат: | 12 педагогов / Бездә 12 педагог белем һәм тәрбия бирә |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Балтасинский детский сад №1 комбинированного вида" Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Катнаш төрдәге Балтач 1нче балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 141 142 143 ( 144 ) 145 146 147 148 149 150 >>
-
"Балтачым-баллы төбәк" дип исемләнгән иҗат концерты" 03.03.2023

3 март көнне Балтач бистәсенең "Катнаш төрдәге 1 нче номерлы балалар бакчасы" "Балтачым-баллы төбәк" дип исемләнгән иҗат концертын тәкъдим итте. Исеменнән күренгәнчә, кече ватаныбыз Балтач төбәгенә дан җырлады алар бүген.Концерт программасы "Милли мәдәниятләр һәм гореф- гадәтләр елы" уңаеннан "Орчык өмәсе" күренеше белән башланып төрле милләт биюләре, җырлар, шигырьләр аша үрелеп барды. Шунысы куанычлы, бакча коллективы, балалар гына катнашмый монда, әти - әниләрнең сәхнә түрендә үз осталыкларын күрсәтә белүе сокландыра. Җырлый да алар, бии дә, шигырен дә сөйли, шушы коллективка рәхмәтен дә шигырь юллары аша җиткерә. Бер сүз белән әйткәндә эшли дә беләләр, эшләгәннәрен матур итеп күрсәтә дә беләләр биредә.
-
"Театрализованные игры"/"Театральләштерелгән уеннар". 02.03.2023

Пробуждение интереса детей младших групп к театрализованной игре. Кечкенәләр төркемендә театральләштерелгән уеннарга кызыксыну уяту.
Тәрбиячеләр:Валиуллина Ф.Н.,
Даминова Я.М. -
2 март- Дәрҗия Аппакованың туган көне. 02.03.2023

Бүген мәктәпкә хәзерлек төркеме балалары, балалар язучысы Дәрҗия Аппакованың тормыш юлы белән таныштылар. Аңа бүген - 125 яшь булган булыр иде.
-
"1 нче март- Бөтендөнья иммунитет көне" 01.03.2023

1 нче март- Бөтендөнья иммунитет көне, уңаеннан мәктәпкә хәзерлек төркемендә шәфкать туташы Гөлшат Нурмөхәммәт кызы балалар белән бик эчтәлекле әңгәмә үткәрде.
-
01.03.2023

Саф һавада уеннарны балалар бик ярата. Нинди генә һава торышы булмасын, урамда алар табигатьне күзәтә,хәрәкәтле уеннар уйнап чыныга. Мәктәпкә хәзерлек төркеме балалары кардан төрле - төрле корылмалар төзиләр.
-
01.03.2023

Настольная игра учит ребёнка различать звуки на слух,выделять их из слов.
-
"Бүлмә гөлләре"/ "Комнатные цветы" 28.02.2023

Балаларның бүлмә гөлләре турында булган белемнәрен киңәйтү, аларны ничек тәрбияләү төшенчәләренә өйрәтү, гөлләргә сакчыл караш тәрбияләү.
Расширять знания детей о комнатных цветах, об уходе за ними, воспитывать бережное отношение к ним.
Тәрбиячеләр: Хадиева Ч. М., Альмухаметова Г. Р. -
" Шаккатмалы һава" 28.02.2023

Уртанчылар төркеме балалары һава һәм аның үзлекләрен тәҗрибәләр аша өйрәнделәр
-
"Без уйнарга яратабыз" 28.02.2023

Кече яшьтәгеләрнең икенче төркеме балалары көнкүрештә булганнарны, уеннарында чагылдырырга яраталар.
-
23.02.2023

Бүген "Хыял" яшьләр үзәгендә 23 февраль – Ватанны саклаучылар
көненә багышланган спорт бәйрәме-ярышлар үткәрелде. Ярышта балалар белән бергә әтиләр,бабайлар,абыйлар катнашты. Һәрвакыт бу көн барлык ир-егетләребезнең бәйрәм көне булсын. Кадерле әтиләр, бабайлар, егетләр, абыйлар! Барыгызны да Ватанны саклаучылар көне белән котлыйбыз.
Зурлар төркеме.







