муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Арборская основная общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 422245, РТ, Балтасинский район, с. Арбор, ул. Татарстана, д. 59 |
| Телефон: | +7(843)-683-78-35 |
| E-Mail: | Sarb.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Арборская ООШ» |
| Руководитель: | Хасанов Хамит Мухамматович |
| Год основания учреждения: | 1975 |
| У нас учатся: | 37 уч-ся/ 38 бала |
| У нас учат: | 13 учителей/13 укытучы |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Арборская основная общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 21 22 23 24 25 26 27 28 ( 29 ) 30 >>
-
Хәрби җырлар конкурсы. 11.03.2023

Спорт-сәламәтлек икеайлыгы кысаларында узучы чараларның соңгысы - сыйныфлар арасында узучы хәрби җырлар конкурсы. Бу конкурс традиция буенча ел саен уздырыла. Быел без бу җырларны махсус хәрби операциядә катнашучы ир-егетләребезнең әниләренә тәкъдим иттек.
-
Бәйрәм кичәсе. 10.03.2023

Яз бәйрәме уңаеннан әбиләрне һәм махсус хәрби операциядә, хәрби хезмәттә булган егетләребезнең әниләрен чакырып бик матур кичә оештырдык. Балалар өлкәннәрне җыр-биюләр белән сөендерде. Шушында ук сыйныфлар арасында хәрби җырлар конкурсы да үткәрелде. Бәйрәм чарасы чәй табыны белән тәмамланды.
-
Аҗаган-2023. 07.03.2023

Бездә бүген АҖАГАН булды!
-
Безнекеләр булдыра! 06.03.2023

Мәктәбебезнең 9 нчы сыйныф укучыларыннан торган Юнармия командасы Карадуган гимназиясе базасында үткәрелгән ярыш-конкурста төп мәктәпләр арасында 1 урынга лаек булды һәм кубок белән бүләкләнде! 9 нчы сыйныфларга һәм аларны әзерләп алып барган физик тәрбия укытучысы Илдар Мөхәммәтнаил улына алга таба да уңышлар телибез!
-
Укучыларыбызның чираттагы уңышлары... 04.03.2023

4 нче март көнне мәктәбебезнең мәдәният йорты җитәкчесе Габделхаков М.Т. кул астында шөгыльләнүче укучыларыбыздан торган "Курай" һәм "Сорнай" уен кораллары ансамбльләре "Талантлар парады" регионара бәйгесендә катнаштылар һәм икесе дә 2 нче дәрәҗә лауреатлар булдылар.
-
Мальчиш-Кибальчиш - 2023. 01.03.2023

Бүген 1-4 сыйныф укучылары өчен "Мальчиш-Кибальчиш" уены үткәрелде.
-
Замана балалары - 2023. 27.02.2023

Бүген спорт айлыгы чаралары планы нигезендә 5-9 сыйныф укучылары арасында "Замана балалары" спорт уеннары бәйгесе үтте. Чараны физик тәрбия укытучысы Галимов И.М. оешкан төстә алып барды.
-
Үзебез сайлаган язмыш... 25.02.2023

"Укытучы һәм Остаз елы"ның ачылышына багышлап "Үзебез сайлаган язмыш" исеме астында концерт куйдык. Без булдырдык!
-
Шахматчы кызыбыз Ясминә. 24.02.2023

Салавыч мәктәбе базасында узган районкүләм шахмат ярышында 3 нче сыйныф укучысы Гарифуллина Ясминә 3 нче урын алды!
-
Укытучы һәм Остаз елын башлыйбыз... 24.02.2023

Арбор төп мәктәбе коллективы 25 февраль көнне 19.30 сәг тә "Укытучы һәм Остаз елы"ның ачылышына багышлап "Үзебез сайлаган язмыш" исеме астында концерт программасы тәкъдим итә. Концертка рәхим итегез!













