муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Арборская основная общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 422245, РТ, Балтасинский район, с. Арбор, ул. Татарстана, д. 59 |
| Телефон: | +7(843)-683-78-35 |
| E-Mail: | Sarb.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Арборская ООШ» |
| Руководитель: | Хасанов Хамит Мухамматович |
| Год основания учреждения: | 1975 |
| У нас учатся: | 37 уч-ся/ 38 бала |
| У нас учат: | 13 учителей/13 укытучы |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Арборская основная общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 21 ( 22 ) 23 24 25 26 27 28 29 30 >>
-
Көрәш - 2023. 17.09.2023

16 сентябрь көнне мәктәп базасында Арбор җәгыяте призына көрәш бәйгесе үткәрелде. Көч сынашучылар саны азрак булса да, бәйге оешкан төстә узды. 2023 нче ел нәтиҗәләре буенча алдынгы булган 8 нче сыйныф укучысы Аскаров Әхәтне Арбор җәмгыяте велосипед белән бүләкләде.
-
Милләтләр кроссы - 2023. 16.09.2023

"Милләтләр кроссы - 2023" тә катнаштык.
-
Ярминкә -2023. 16.09.2023

-
12 сентябрь - Юл-транспорт травматизмын профилактикалау көне 12.09.2023

12 сентябрь - Юл-транспорт травматизмын профилактика көне уңаеннан, ЮИД отряды рейд үткәрде. Алар машинада балалар өчен махсус утыргыч һәм каеш булуын тикшерде, велосипедта йөрү кагыйдәләрен искәртте.
-
Янгын бик куркыныч... 09.09.2023

Чепья янгын сүндерү бүлекчәсе вәкиле укучыларга янгыннан саклану, аны булдырмау, булган очракта аның турында хәбәр итү кагыйдәләре турында әңгәмә-инструктаж үткәрде.
-
Кереш җыелыш. 08.09.2023

Уку елы башлану белән алдагы эш, максат-бурычларны әти-әниләргә җиткерү өчен әти-әниләр җыелышы үткәрелде.
-
Яктылык кайтаргычлар булырга тиеш! 08.09.2023

Мәктәпнең ЮИД отряды укучыларның киемнәрендә, сумкаларында яктылык кайтаргыч элементлар бармы-юкмы икәнлеген тикшерделәр. Тикшерү нәтиҗәләре белән алар дүшәмбе көн үтәчәк линейкада укучыларны һәм укытучыларны таныштырачак.
-
Очрашу. 06.09.2023

Бүген муниципаль полиция хезмәткәрләре Шәйхетдинова З.Г., Назипова Р.Л., ГБУ "БДД" нең Балтач районы бүлеге җитәкчесе Хадиева Л.М. мәктәбебез укучылары белән очраштылар, юл йөрү кагыйдәләре, яшүсмерләр арасында күзәтелергә мөмкин булган тәртип бозулар турында сөйләделәр.
-
Эвакуация үткәрелде. 05.09.2023

Пожардан саклану кагыйдәләрен өйрәнү максатыннан мәктәптә өйрәнү эвакуациясе үткәрелде. Тормыш иминлеге нигезләре укытучысы Галимов И.М. укучыларга куркыныч очракларда үз-үзеңне дөрес тоту турында җентекләп аңлатты.
-
"Тормыш тамчысы" акциясе. 04.09.2023

3нче сентябрь-терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көне. Бу көн 2004нче елның беренче сентябрь көннәрендә Беслан шәһәрендә булган фаҗигале вакыйгаларга багышлана. Ул террорчылык акты вакытында берничә йөз кеше, алар арасында күпчелеге балалар, һәлак булдылар. Өч көн тоткынлык дәвамында алар бер тамчы су да эчә алмадылар. "Тормыш тамчысы" акциясе - ул хәтер билгесе, безнең белән булмаган кешеләрне символик рәвештә - чәчәкләргә су сибү аша эчерергә чакыру.













