муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Арборская основная общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 422245, РТ, Балтасинский район, с. Арбор, ул. Татарстана, д. 59 |
| Телефон: | +7(843)-683-78-35 |
| E-Mail: | Sarb.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Арборская ООШ» |
| Руководитель: | Хасанов Хамит Мухамматович |
| Год основания учреждения: | 1975 |
| У нас учатся: | 37 уч-ся/ 38 бала |
| У нас учат: | 13 учителей/13 укытучы |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Арборская основная общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 121 122 123 124 125 126 127 ( 128 ) 129 130 >>
-
Тәрбия дәресләре. 18.10.2016

Бүгенге тәрбия сәгатендә 4 нче сыйныфлар бер-береңне ярату, хөрмәт итү турында сөйләштеләр.
-
Бүген бездә көрәш - 2. 17.10.2016

2001 нче һәм аннан кечерәк егетләр арасында Зәкиев Билсур Мәгсүм улы истәлегенә көрәш бәйгесе үткәрелде. Ярышта катнашучылар бик күп булды. Гобәйдуллин Д.Д җитәкчелегендәге мәктәбебезнең көрәшчелә командасы бу мәртәбәле ярышта 2 нче урынны яулады.Егетләрне зур уңышлары белән котлыйбыз.
-
Иң көчлеләр. 10.10.2016

ООО "Кама" призына үткәрелгән кул көрәше ярышларыннан укучыларыбыз уңышлар белән кайттылар: Рәмзия һәм Рөстәм - беренче, Фәнис, Алсинә һәм Алсу - икенче урыннарда. Тренерлары - Галимов И.М.
-
Тегермән - шау. 07.10.2016

Бүген Алмаз Хәмзин балаларга сюрприз ясады - иртәнге сәгатьләрдә үк "тегермән-шау" үткәрде.
-
Бәйрәм бүген! 05.10.2016

Килгән чакта башка авырлык,
Җитми калса көч, я сабырлык.
Сиздермичә ярдәм иткәнсез,
Сез иң гади кеше икәнсез.
-
Алмаз - җиңүче. 03.10.2016

7 нче сыйныф укучысы Галләмов Алмаз тагын бер җиңү яулады - Рафил Галимуллин истәлегенә уздырылган көрәш бәйгесендә 1 нче урынны алды. Алмаз укуда да сынатмый: "4" һәм "5" билгеләренә укый, укуны да, спортны да ярата. Сиңа алга таба да уңышлар телибез, Алмаз!
-
Рус теленнән тикшерү эше. 30.09.2016

5 нче сыйныфларда бүген кабат тикшерү эше: аларның рус теле буенча башлангыч якта алган белем дәрәҗәләре бәяләнәчәк.
-
"5" нчеләрне тикшерү эше. 28.09.2016

Бүген 5 нче сыйныфлар математикадан тикшерү эше башкардылар.
-
Уңыш җыябыз. 26.09.2016

Уңыш мул: бик яхшы үскән
Кишере, чөгендере.
6-9 нчы сыйныф укучылары мәктәп бакчасында үскән уңышны җыялар.
-
Чиста булсын. 24.09.2016

Чиста булсын, пөхтә булсын,
Безнең мәктәп!
Безгә булыша елмаеп
Кояш хәтта.













