Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад комбинированного вида №3 «Айсылу» г. Азнакаево Азнакаевского муниципального района Республики Татарстан/ Мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениясе Татарстан Республикасы Азнакай муниципаль районы Азнакай шәһәре “ Катнаш төрдәге 3 нче “ Айсылу” балалар бакчасы
Визитная карточка
| Адрес: | 423331, г. Азнакаево, ул. Ленина, д. 25 |
| Телефон: | +7(85592) 9-56-51 |
| E-Mail: | Islamova.Roza@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Детский сад комбинированного вида №3 "Айсылу" г.Азнакаево |
| Руководитель: | Исламова Роза Хабибулловна |
| Год основания учреждения: | 1962 |
| У нас учатся: | детей 93 / 93 бала |
| У нас учат: | 14 педагогов/ 14 педагог |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад комбинированного вида №3 «Айсылу» г. Азнакаево Азнакаевского муниципального района Республики Татарстан/ Мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениясе Татарстан Республикасы Азнакай муниципаль районы Азнакай шәһәре “ Катнаш төрдәге 3 нче “ Айсылу” балалар бакчасы - новости
Страницы: << 11 12 13 14 15 16 ( 17 ) 18 19 20 >>
-
26.04.2023

Апрель ае - Тукай ае!
Бөреләнә табигать.
Гүя, шагыйрь абыебыз
Әйләнеп кайта кабат.
Хәер, киткәне дә юктыр,
Ул бит гел безнең белән.
Бары язның бу аена
Исеме нык бәйләнгән.
26 апрель- сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның туган көне.Бу көнне бөтен татар дөньясы бәйрәм итә.2нче мәктәпкә әзерлек төркеме балалары Тукайга багышлап шигырьләр укыдылар, әкиятләрен сәхнәләштерделәр. -
25.04.2023

Мәктәпкә әзерлек төркемендә белем һәм тәрбия алучы Зайнуллина Динә "Татар малае, татар кызчыгы-2023" бәйгесендә катнашып "Зифа кыз" номинациясенә лаек булды. Афәрин, Динэ! Котлыйбыз чын күңелдән! Тәрбиячеләр Кирамова Г. Р., Калимуллина В. Ш.
-
24.04.2023

Кечкенәләр төркемендә балалар белән "Курчакны йоклатабыз", "Бу нәрсә?", "Минем арттан кабатла", "Кем ничек кычкыра?" кебек үстерешле уеннар уйныйбыз. Максат: уен баланың танып белү эшчәнлеген, иҗади фикерләвен һәм сөйләмен үстерә. Уенда бала үз белгәнне өйрәнергә, аны эшләргә омтыла. Тәрбиячеләр: Майлунова Р. Ш., Муллагалиева Э. Р.
-
21.04.2023

Зурлар төркеме балалары "Сәхнә йолдызчыклары" муниципаль конкурсында катнашып
"Бүләк кемгә?" дигән татар халык әкиятен сәхнәләштерде.
Тәрбиячеләр: Зарипова С.Н., Валиуллина Л.Р.
Музыка җитәкчесе: Камилова Г.Н. -
20.04.2023

Урамда юл хәрәкәте кагыйдәләрен ныгыту өчен МБДОУ №2 мәйданчыгына экскурсия.
-
20.04.2023

Весенний субботник в детском саду.
Бакчабызда язгы өмә узды.
-
14.04.2023

В рамках мониторинга достижений детей подготовительной к школе группы в конце учебного года провели с ними тесты.
Мәктәпкә әзерлек төркеме балаларының казанышларын мониторинглау кысаларында уку елы ахырында алар белән тестлар үткәрелде. -
13.04.2023

Мәктәпкә әзерлек төркемендә тәрбия һәм белем алучы балалар белән әңгәмә: "Дуслык - бөек көч". Максат: Төрле милләт халыкларына хөрмәт, дуслык хисләре тәрбияләү. Тәрбиячеләр Кирамова Г.Р., Калимуллина В. Ш.
-
12.04.2023

Икенче кечкенәләр төркемендә космонавтика көненә багышланган шөгыль узды.Балалар рәсемнәр карау,әнгәмә аша күп мәгълүмат алдылар, аппликация ясадылар.
Тәрбиячеләр: Хасаншина Г. Х., Бәдертдинова Л. Җ. -
07.04.2023

Икенче кечкенәләр төркемендә көндәлек иртәнге гимнастика "Мин сәламәтлекне саклыйм - үз-үземә булышам" девизы астында уза!
Тәрбияче Хасаншина Г.Х.








