Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад комбинированного вида №3 «Айсылу» г. Азнакаево Азнакаевского муниципального района Республики Татарстан/ Мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениясе Татарстан Республикасы Азнакай муниципаль районы Азнакай шәһәре “ Катнаш төрдәге 3 нче “ Айсылу” балалар бакчасы
Визитная карточка
Адрес: | 423331, г. Азнакаево, ул. Ленина, д. 25 |
Телефон: | +7(85592) 9-56-51 |
E-Mail: | d3.azn@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ "Детский сад комбинированного вида №3 "Айсылу" г.Азнакаево |
Руководитель: | Фарукшина Гульназ Маратовна |
Год основания учреждения: | 1962 |
У нас учатся: | детей 107 воспитанника / 107 бала |
У нас учат: | 16 педагогов/ 16 педагог |
-
26.04.2024
"Лениногорск музыкаль-сәнгать педагогика көллиятенең" 4 курс студенты Кирамова Әдилә безнең балалар бакчасының икенче кечкенәләр төркемендә практика үтә. 26 апрельдә бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көнендә, татар халкы Туган тел көнен билгеләп үтә. Әдилә матур әдәбият шөгылендә балаларны Габдулла Тукайның иҗаты белән таныштырды, "Бала белән күбәләк" шигырен сөйләде. Габдулла Тукайның таныш булган шигырьләренә балалар бик тә теләп рәсемнәр ясадылар. Балалар игътибар белән тыңлап, кызыксынып, сорауларга жавап биреп, шогыльдә актив катнаштылар.
-
26.04.2024
Габдулла Тукай татар шигъриятенең иң якты йолдызы, милләтебезнең йөзек кашы.
Шагыйрь калдырган иҗат мирасы — безнең мактанычыбыз һәм горурлыгыбыз. Тукае булган халык бәхетле. Габдулла Тукай туган көн – Туган тел көне ул. Бәйрәм белән, дуслар! -
26.04.2024
Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның туган көнен билгеләп үттек. Аның авыр балачагы, әкиятләре, шигырьләрен искә алынды. Балалар бик бирелеп тыңладылар, нәни Тукайны бик кызгандылар. Әкиятләрен сөйләделәр.
Укытучы-логопед Галиева Рузалия Мирхатимовна