• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Средняя общеобразовательная школа села Чалпы» Азнакаевского муниципального района Республики Татарстан

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423324, Республика Татарстан, Азнакаевский район, с. Чалпы, ул. Центральная, д. 32
Телефон: +7(855)-923-55-21
E-Mail: Sclp.Azn@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "СОШ с.Чалпы" Азнакавеского муниципального района РТ
Руководитель: Ибрагимова Гульфия Гатуфовна
Год основания учреждения: 1973
У нас учатся: 82 учащихся; "Детский сад "Чулпан" с.Чалпы"- 9 воспитанников; "Детский сад "Аккош" с.Татарский Шуган"- 3 воспитанников.
У нас учат: 15 педагогов, библиотекарь, педагог-организатор, 4 воспитателя

Детский сад "Аккош" с.Татшуган

О детском саде/Бакча турында

 
 

Татар Шуган авылы "Аккош" балалар бакчасы 1987 елда проект буенча төзелеп, ике төркем өчен ачылды . 2013  елның октябрь аеннан балалар бакчасы мәгариф системасы оешмалары биналарын оптималләштерү кысаларында <span times="" new="" roman',="" serif;"="">СанПиН 2.4.1.3049-13 тәлапләренә туры китереп ремонтланган мәктәп бинасына күченде. Бакча мәкәп бинасының беренче этажында 351 кв.м.мәйданны били. Аерым керү урыны, әти-әниләр өчен күп төрле мәглүмәтләр урнаштырылган чишенү бүлмәсе, тәрбиячеләр тарафыннан зәвык белән бизәлгән уен, йокы, юыну, савыт-саба, кер юу бүлмәләре барысы да СанПин 2.4.1.3049-13 тәлапләренә туры китереп эшләнгән.  

Бакчаның официаль исеме: Татарстан Республикасы Азнакай муниципаль районы муниципаль мәктәпкәчә белем бирүбюджет  учреждениесе Татар Шуган авылы“ Аккош” балалар бакчасы”.

Адресы: 423327,Татарстан Республикасы, Азнакаай муниципаль районы, Татар Шуган авылы, Совет  урамы, 41 "а" йорт.

Электрон адресы: DTatsh@mail.ru.

Гәмәлгә куючысы: Татарстан Республикасы,  Азнакай муниципаль районы башкарма комитеты.

Адресы: 423320, Татарстан Республикасы, Азнакай муниципаль районы, Азнакай шәһәре, Ленин урамы, 22 йорт.

Бакчаның эш режимы: Атнага 6 эш көне, иртәнге 6 дан кичке 18.00 сәгаткәчә ике сменада, бер ял көне-якшәмбе.  

Бүгенге көндә бакчага 17 бала йөри:

Балаларның яшькә карап бүленеше:

 

Барлыгы

1 яшь

2 яшь

3 яшь

4 яшь

5 яшь

6 яшь

Балалар саны

17

-

-

6

4

3

4

кызлар

14

-

-

2

4

2

 

 

 Балаларга белем һәм тәрбия бирүдә махсус педагогик белемле, стажлы тәрбиячеләрэшли:

Фамилия, исем, отчество

Кайчаннан бирле эшли.

Башкарган эше

Кайсы уку йортын бетергән

Эш стажы

Категориясе

Гөмүми

Педагог

Бу урын

2.

 

 

Мортазина ГөльназЯхиевна

26.04.2002

Тәрбияче

ЮгарыЯр Чаллы педагогик институт,1994 ел

Педагогика һәмпсихология

факультеты(мәктәпкәчә)

 

19

18

10

2 квал.

категория,

2010 ел

3.

Исхакова РезидәАскәтовна

27.07.1987

Тәрбияче


Махсус уртаЯр Чаллы педагогикаучилищесы, 1987ел,Мәктәпкәчә белем һәм тәрбия бирү

факультеты

228

25

25

1квал.

категория

2011 ел

 Балалар бакчасы  балаларга яңа технолгик алымнар кулланып эзлекле белем бирү, физик яктан чыныккан, сәламәт, табигатьне саклый, төркемдә дустәнә мөгәләмә, бер-берсенә ярдәм итә белүче балалар тәрбияләү бурычлары өстендә эшләди. Белем һәм тәрбия бирүнең беренче баскычы булган мәктәпкәчә тәрбия бирү учреждениеләренең эшен нәтиҗәле итү өчен яңа идеяләр, белем-тәрбия бирүдә инновацион технологияләр куллану кирәклеге дә буген балалар бакчаларының алдында торган төп бурычларның берсе булып килеп басты. 

Бакчада балаларның уен сәлатен, интеллектуаль һәм шәхси үсешен тәэмин итү, иҗат мөмкинлекләрен ачу һәм үстерүгә нык игьтибар ителә. Тәрбиячеләребез  балаларга белем-тәрбия бирүдә  заман таләпләренә туры килә торган М. А. Васельева программасына, һәм программаның милли-төбәк компонентына нигезләнеп эшли.Бу программа үз алдына балаларны бар яклап та сәламәт шәхес итеп үстерү, аңа мәктәптә уку–тәрбия алу өчен кирәкле психологик процесслар булдыруны максат итеп куя.

 Тәрбия процессында ФДТ га нигезләнеп яңа төр эш алымнары һәм УМК кулланыла. Еллык эш программалары, көнлек календарь планнар электрон вариантта алып барыла.

Ата- аналар белән эш

Татар Шуган "Аккош" балалар бакчасы коллективы ата-аналар белән тыгыз бәйләнештә яши һәм аларны бакча  тормышына, балаларны тәрбияләүнең заманча алымнарын куллануга тартуның күп төрле чараларын куллана. Ата-аналар педсоветларда тавыш бирү хокукы белән, турыдан-туры белем бирү эшчәнлеген үткәргәндә, режим моментларын оештырганда, бакчадагы балалар белән оештырылган башка төрле чараларда катнаша алалар. Бакча яны участогында язгы-көзге эшләр, вак-төяк ремонт эшләре , төркемдә уен өчен җиһазлар ясау - бу эшләр әти-әниләрнең актив катнашында үтә. 

Тәрбиячеләр быелгысы елны ата-аналар почмагын яңартып, заманча тәлапләргә туры килерелек итеп эшләделәр. Монда әти-әниләр үзләрен кызыксындырган күп сорауларга җавап таба алалар:

- балаларның бакчага йөреш экраны;

- әти-әни карагыз-нәрсә эшли балагыз;

- бүген минем туган көн;

- бергәләшеп өйрәник;

- файдалы киңәшләр һәм тәкдимнәр;

- көнлек меню;

- бакчаның гәмәлгә кую документлары.

Бүгенге көндә бакчага 18 бала йөри һәм 12 пар әти-әни исәпләнә, шулар арасыннан 4 гаилә күп балалы, 7 гаилә икешәр баласын йөртә. Әти-әниләр баласын бакчага биргәндә бакчаның гәмәлгә кую документлары, укыту-тәрбия программасы белән танышалар һәм ике арада килешү төзелә. 

Информационно-образовательные ресурсы 

Сайт Министерства образования и науки РФ -  http://mon.gov.ru/

Федеральный портал «Российское образование» - http://www.edu.ru/

Информационная система «Единое окно доступа к образовательным ресурсам» -http://window.edu.ru/

Единая коллекция цифровых образовательных ресурсов – http://school-collection.edu.ru/

Федеральный центр информационно-образовательных ресурсов -http://fcior.edu.ru/

Сайт Министерства образования и науки РТ  - http://mon.tatar.ru/

Сайт Федерального института развития образования  - http://www. firo.ru/

Сайт Федеральной службы по интеллектуальной собственности, патентам и товарным знакам (Роспатент)  - http://www.fips.ru/rospatent/

 

Антитеррористическая деятельность

/upload/storage/org68/files/Памятка по антитеррору(5).docx

/upload/storage/org68/files/действий заведующего по организации антитеррористической безопасности.docx

/upload/storage/org68/files/о мероприятиях по антитеррористической безопасности и защите детей.docx

 

 

Отчет о результатах самообследования ДОУ

 

I.                   Гомүми характеристика

Татарстаан Республикасы Азнакай муниципал районы Татар Шуган авылы муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе «Аккош» балалар бакчасы 1987 елдан проект буенча 2 төркем өчен төзелгән бинада эшләп килә. Башта ясле-бакча, аннары балалар бакчасы, 2001 елдан муниципаль мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе статаусы бирелә. Татарстан Республикасы Фән һәм мәгариф министрлыгы тарафыннан 2012 елның 25 маенда бирелгән лицензия № 4119, серия РТ №002670 нигезендә балаларга тәрбия һәм белем бирү өстендә эшли. Бакча үзенең эшчәнлеге барышында федерал законнар, Россия Федерациясе президенты карарлары, РФ һәм РТ хөкүмәт күрсәтмәләре, РФ “Белем турында ” законы,  “Бала хокуклары турында Конвенция”¸ Мәктәпкәчә тәрбиянең махсус шартнәмәсе, СанПиН тәлапләре һәм бакчаның Уставына таяна.

Балалар бакчасы Татар Шуган авылы, Тукай1а йортында авылның нәк уртасында, ике урамны тоташтыручы тыкырыкта, бәрәнге бакчалары башында, олы юлдан читтә бик тыныч урында урнашкан. Бакча территриясендә яшелчә бакчасы, уен мәйданы, чәчәклекләр, агач һәм куаклар, хуҗалык эшләре мәйданы, склад, газ ягып эшли торган автоном котелня һәм су резервуарлары бар. Бакча зданиесе бер этажлы, 468,6 кв.м., 1994 елдан катнаш бер төркем эшли. Эшләп килә торган төркемдә балаларга белем һәм тәрбия бирү өчен бөтен уңайлыклар бар: бина эче зәвык белән җиһазландырылган, стеналарда тәрбиячеләр һәм балалар белән бергә төрле материаллардан ясалган күп төрле паннолар, төркемдә уен, иҗат, физик тәрбия, табигат, эзләнү-тикшеренү зоналары урнаштырылган, методик әсбаплар һәм материаллар белән тиешенчә тәэмин ителгән, тәрбиячеләр лабораториясендә заманча тәлапләрне исәпкә алып кулдан ясалган дидактик уеннар, күргәзмә һәм таратма материаллар, папакалар. Белем бирү эшчәлеге һәм ял вакытларында мултимедийный җиһазлар, татарча DVD, аудио-видео материаллар киң кулланыла.

Балалар бакчасы атнага 6 эшкөнендә иртәнге 6 дан кичке 6 гача  бер ял көне белән ике сменада эшли.

Балаларны бакчага алу бакчаның “Балаларны кабул итү шартнәмәсе” нигезендә, мәгариф идарәсе юлламасы, ата-анасының гаризасы һәм медицина белешмәсен беркетү тәртибендә эшләнә. Һәрбер ата-ана белән килешү төзелә һәм әти-әниләр бакчаның Уставы, укыту-тәрбия прграммасы һәм локал актлар белән таныштырыла. Балалар барысы да тулы гаиләдән, 12 гаилә икешәр баласын йөртә, биш гаилә күп балалы исәпләнә. Ел дәвамында ата-аналар белән гомүми җыелышлар, конференцияләр үткәрелә, даими рәвештә ата-аналар почмагы яңартылып тора.

II.  МБМББУ Татар Шуган авылы «Аккош» балалар бакчасын идарә итүнең норматив-хокук документлары.

Бакча белән идарә итү Россия Федерациясенең “Белем турында ” законына һәм бакчаның түбәндәге локаль актларына таянып башкарыла:

-          Бакча администрациясе һәм хезмәткәрләр арасында килешү;

-          Профсоюз оешмасы белән коллектив килешү;

-          Бакчаның эчке тәртип кагыйдәләре;

-          Һөнәри инструкцияләр;

-          Хезмәтне саклау инструкцияләре;

-          Педсоветлар шартнәмәсе;

-          Балалар бакчасы коллективының гомүми җыелышлары шартнәмәсе;

-          Ата-аналар комитеты һәм гомүми җыелышлары шартнәмәсе;

-          Балаларны бакчага кабул итүнең шартнәмәсе.

-          Бакча советының шартнәмәсе;

-          Бакча хезмәткәрләренең гомүми җыелышлары шартнәмәсе;

Бакча эшчәнлеге белән гамәлгә куючы тарафыннан кабул ителгән мөдир идарә итә. Мөдир бакча эшчәнлеген алып бару белән бергә, ул эшчәнлек өчен җавап та бирә.

III. Укыту-тәрбия эшчәнлеген тормышка ашыру алшартлары: Бакча коллективы оешкан, иҗади эзләнүчән тату коллектив, кадрлар алмашынуы юк дәрәҗәсендә. Барлык хезмәткәрләр шушы бакчада күп еллар эшлиләр:

- тәрбияче Исхакова Резедә Әскат кызы, беренче категорияле, 1987 елдан эшли, педагогик стажы 25 ел;

- тәрбияче Мортазина Гөлназ Яхя кызы, икенче категорияле, 2001 елдан эшли, педагогик стажы 18 ел;

Калган 2 хезмәткәрнең берсе педагогик урта белемле, икесе югары белемле.

Тәрбиячеләр 5 ел саен даими рәвештә үз белемнәрен күтәрү курслырында укып торалар. Һәр икесе соңгы тапкыр 2009 елда Казан шәһәре Өзлексез белем бирү институтының 72 сәгатлек курсларыда укыган. Темасы “Тәрбияче эшчәнлегендә заманча укыту технологияләре”

Укыту-тәрбия эшчәнлеге М.А.Василеваның “Балалар бакчасында укыту-тәрбия программасы”на нигезләнеп, федераль дәүләт тәлапләрен тормышка ашыруга йөз тоткан үз программасы нигезендә алып барыла. Шөгылләр бүленеше һәм көнлек режим һәр төркем балаларның яшь үзенчәлеген исәпкә алып СанПиН тәлапләренә нигезләнеп төзелгән. Бакчаның төп бурычлары  балаларның физик үсешен, социаль-шәхси , танып-белү-сөйләм, нәфис-нәфәсәти үсешен тәэмин итүне күздә тота. Еллык эш планнары да шул бурычларны тормышка ашыру максатыннан чыгып төзелә.

Нәтиҗә: Татарстаан Республикасы Азнакай муниципаль районы Татар Шуган авылы муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе «Аккош» балалар бакчасы үз эшчәнлеген  Россия Федерациясенең “Белем турында ” законына таянып, норматив – хокук документларын тиешенчә файдаланып, Татарстан Республикасы Фән һәм мәгариф министрлыгы тарафыннан бирелгән лицензия белән балаларга белем һәм тәрбия бирүдә федераль дәүләт тәлапләрен исәпкә алып башкара.

 

 /upload/storage/org68/files/1=Аккредитация(50) Татш д-с.docx

/upload/storage/org68/files/2=УСТАВ ДОУ(2) Татшд-с.doc

/upload/storage/org68/files/3_1свидетельство(7).docx

/upload/storage/org68/files/3_2 свидет о постановке на учет(1).docx

/upload/storage/org68/files/4=Образовательная программа Татшд-с.doc

/upload/storage/org68/files/5=Көнлек режим(3).doc

/upload/storage/org68/files/6=календарь график(3).doc

/upload/storage/org68/files/действий заведующего по организации антитеррористической безопасности(2).docx

/upload/storage/org68/files/договор с родителями(16)(1).doc

/upload/storage/org68/files/кружок(3)(1).doc

/upload/storage/org68/files/Җыр түгәрәге(1).doc

/upload/storage/org68/files/Материально-техническое обеспечение(5)(7)(1).doc

/upload/storage/org68/files/о мероприятиях по антитеррористической безопасности и защите детей(1).docx

/upload/storage/org68/files/Памятка по антитеррору(5)(1).docx

/upload/storage/org68/files/Полоение о круковой работе(1).doc

/upload/storage/org68/files/Положение о родительском комитете родителей(1).doc

/upload/storage/org68/files/Положение об общем собрании родителей(3).doc

/upload/storage/org68/files/Полоҗение о приеме детей(2)(1).doc

/upload/storage/org68/files/Правила внутреннего трудового распорядка(35)(1).doc

/upload/storage/org68/files/Шөгылләр бүленеше(2)(1).docx