Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Средняя общеобразовательная школа села Чалпы» Азнакаевского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423324, Республика Татарстан, Азнакаевский район, с. Чалпы, ул. Центральная, д. 32 |
| Телефон: | +7(855)-923-55-21 |
| E-Mail: | Sclp.Azn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "СОШ с.Чалпы" Азнакавеского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Ибрагимова Гульфия Гатуфовна |
| Год основания учреждения: | 1973 |
| У нас учатся: | 57 учащихся; "Детский сад "Чулпан" с.Чалпы"- 4 воспитанников; "Детский сад "Аккош" с.Татарский Шуган"- 3 воспитанников. |
| У нас учат: | 15 педагогов, библиотекарь, педагог-организатор, 3 воспитателя |
-
"Солдат хәтирәләре" очрашу-кичәсе 11.04.2026

Татар Шуган авылы башлангыч мәктәбе авыл китапханәсе белән берлектә Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елы кысаларында Әфган,Чечен сугышы ,махсус хәрби операция ветераннары белән "Солдат хәтирәләре" дип исемләнгән очрашу-кичә үткәрде. Чарада Татар Шуганы авыл башлыгы,авыл халкы,мәктәп укучылары,укытучылар,әти-әниләр катнашты.Ветераннар үзләренең солдат хәтирәләре белән уртаклаштылар.Яшь буын вәкилләре аларга рәхмәт сүзләре җиткерделәр,аларның батырлыклары онытылмаячагын белдерделәр.Очрашу ахырында бер минут тынлык белән һәлак булган сугышчылар истәлеге искә алынды.Бүгенгесе көндә бакыйлыкка кучкән Әфган,махсус хәрби операция батырларын искә алып,догалар укып,чәчәкләр салып,зиярат кылдык.
-
"РобоКвест" 11.04.2026

???? "РобоКвест" та безнең егетләр!
Бүген горурланыр өчен аерым сәбәп! Безнең мәктәп укучылары Ризванов Данияр һәм Ибраһимов Камил «РобоКвест»робот техникасы буенча республика ярышларында катнаштылар.
????Данияр диплом алды — тырышлыгы һәм таланты өчен менә дигән бүләк!
???? Камил катнашуы өчен сертификат иясе булды-бу да яңа үрләргә таба юлда мөһим адым.Егетләребезнең җитәкчесе Гыймаева Рәзилә Хәмит кызына әзерлекләре һәм ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерәбез!
Без укучыларыбыз белән горурланабыз һәм аларга яңа җиңүләр, кызыклы проектлар һәм технологияләр дөньясында илһам телибез!
-
"Илһам канатында" конкурсы 10.04.2026

Маннанова Илгизә "Илһам канатында" зона буенча конкурста 1-урынны алган! Молодец Илгизә! Котлыйбыз! Укучыны конкурска әзерләгән татар теле һәм әдәбияты укытучысы Зәкиева Энҗе Фаиз кызына зур рәхмәтебезне җиткерәбез!











