Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Средняя общеобразовательная школа №2 пгт Актюбинский» Азнакаевского муниципального района Республики Татарстан / Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе Татарстан Республикасы Азнакай муниципаль районы Актүбә ш.т.п. 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе
Визитная карточка
| Адрес: | 423304, Республика Татарстан, р-н Азнакаевский, пгт Актюбинский, ул. Комарова, д. 5 |
| Телефон: | +7(855)-929-80-23 |
| E-Mail: | S2akt.Azn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "СОШ №2 п.г.т Актюбинский" Азнакаевского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Шумилова Алсу Абдулбариевна |
| Год основания учреждения: | 1967 |
| У нас учатся: | 492учащихся/492укучы |
| У нас учат: | 35 учителя/35 укытучы |
Новости школы №2/Яңалыклар
Музейлар төне.
Опубликовано: 17.05.2014
15 майда Азнакай шәһәренең Балалар иҗат үзәгендә “Музейлар төне” проекты кысаларында “Гасырларны җепләр бәйли” дип исемләнгән смотр-бәйге узды. Безнең мәктәпнең“Туган төбәкне өйрәнү”музее да бу чарада теләп катнашты.Музей җитәкчесе Кашапова Ф.Ә., тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Фомкина Л.С., 5 нче А сыйныфы укучылары: Минаҗева Р., Шагалиева Г., Алеткина В., Гараева В., Искандарова А., Абравникова Э. зур әзерлек белән бу чарада катнаштылар.
Залда мәктәп музейлары экспонатлары урын алды. Экспозиция ерак гасырларга сәяхәт белән башланды. Гасырлар бер-берен алыштыра барып, бүгенге көнгә ялганды. Мәктәпләр әзерләгән тамашаларның һәркайсы мавыктыргыч иде.
Безнең төбәкнең табигатенә дә зур урын бирелгән. Урсайдан Мәүҗит Сабиров чабата да үреп күрсәтте. Яшь осталар үзле балчыктан чүлмәкләр әвәләде.
Иң беренче кешеләрнең тормыш-көнкүрешеннән башлап, Бөек Ватан сугышы еллары, Хрущев чорлары, “Лениниана” – барысы да чагылыш тапты. 5 нче А сыйныфы укучылары пионер оешмасы тарихы, пионер атрибутлары, пионер җырлары, укучыларны пионерга кабул итү вакыйгасын, экспонатлар белән таныштыруны зур әзерлек белән бик эчтәлекле яктырта алды. Азнакай халкы, Бакалыдан килгән кунаклар да бик канәгать булды.
Кашапова Ф.Ә., милли укыту эшләре буенча директор урынбасары
К списку новостей










