• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

  • Главная
  • Организации по районам
  • Азнакаевский
  • Школы
  • МБОУ «Средняя общеобразовательная школа №2 п.г.т. Актюбинский» Азнакаевского муниципального района РТ/Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе Татарстан Республикасы Азнакай муниципаль районы Актүбә ш.т.п. 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Средняя общеобразовательная школа №2 пгт Актюбинский» Азнакаевского муниципального района Республики Татарстан / Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе Татарстан Республикасы Азнакай муниципаль районы Актүбә ш.т.п. 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423304, Республика Татарстан, р-н Азнакаевский, пгт Актюбинский, ул. Комарова, д. 5
Телефон: +7(855)-929-80-23
E-Mail: S2akt.Azn@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "СОШ №2 п.г.т Актюбинский" Азнакаевского муниципального района РТ
Руководитель: Шумилова Алсу Абдулбариевна
Год основания учреждения: 1967
У нас учатся: 492учащихся/492укучы
У нас учат: 35 учителя/35 укытучы

Новости школы №2/Яңалыклар

Татар телем – минем кояшым!

Опубликовано: 14.04.2014

     Татар теле зур тарихлы, бай, җырлы-моңлы тел. Актүбә урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары, укытучылары  менә инде дүртенче ел  февраль-апрель айларында республикабызда үткәрелә торган “Мин татарча сөйләшәм” акциясендә катнашалар. Шул акция уңаеннан безнең мәктәбебездә төрле-төрле чаралар, бәйрәм кичәләре, дәресләр уздырылды. Бистәбездә яшәүче кешеләрнең күпчелеге нинди телдә аралашуын белергә, татар теленә карата нинди фикердә торуларын да ачыкларга булдык.  Шушы уңайдан “Ялкынкай” беренче балалар бакчасына барырга булдык. 3нче сыйныф укучылары  татар теле, татар халкының яшәеше белән таныштырдылар, татар телендә җырлар җырладылар, шигырьләр сөйләделәр, “Күрсәт әле,үскәнем”уенын нәниләр дә кызыксынып уйнадылар. Чыгышның йомгаклау өлешендә укучылар, укытучылар белән бергәләп, бөек татар шагыйре Габдулла  Тукайның “И туган тел” җырын җырладык.  Татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның иҗатын белүләре ата-аналарны гаҗәпкә калдырды. Без моңа бик шатланабыз. Бу кичә кунакларга, ата-аналарга  бик ошады.  
   Телне бетерсәң, халыкның әдәбияты, мәдәнияте,гореф-гадәтләре дә бетә. Безнең  төп бурычыбыз - телебезне саклау.Туган телебезне саклыйк! Татар телендә аралашыйк!
                                                                                Байгузина Тәнзилә Әнәс кызы,Гарипова Лилия Рәшит кызы   
                                                                                                  татар теле һәм әдәбияты укытучылары    


К списку новостей