• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

  • Главная
  • Организации по районам
  • Азнакаевский
  • Школы
  • МБОУ «Средняя общеобразовательная школа №2 п.г.т. Актюбинский» Азнакаевского муниципального района РТ/Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе Татарстан Республикасы Азнакай муниципаль районы Актүбә ш.т.п. 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Средняя общеобразовательная школа №2 пгт Актюбинский» Азнакаевского муниципального района Республики Татарстан / Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе Татарстан Республикасы Азнакай муниципаль районы Актүбә ш.т.п. 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423304, Республика Татарстан, р-н Азнакаевский, пгт Актюбинский, ул. Комарова, д. 5
Телефон: +7(855)-929-80-23
E-Mail: S2akt.Azn@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "СОШ №2 п.г.т Актюбинский" Азнакаевского муниципального района РТ
Руководитель: Шумилова Алсу Абдулбариевна
Год основания учреждения: 1967
У нас учатся: 492учащихся/492укучы
У нас учат: 35 учителя/35 укытучы

Новости школы №2/Яңалыклар

21 февраль - Халыкара туган телләр көне.

Опубликовано: 06.03.2014

           Татар теле атналыгы һәм “Мин татарча сөйләшәм” акциясе кысаларында мәктәбебездә бик күп чаралар узды. Актүбә 2 нче урта мәктәбе бу акциядә һәрвакыт активлык күрсәтә һәм татар телендә сөйләшергә өндәп төрле оешмаларга һәм җәмәгать урыннарына чыга. “21 февраль - Халыкара туган телләр көне” дип исемләнгән чараны татар теле һәм әдәбияты укытучысы Шагалиева Гөлназ Нәҗип кызы үткәрде. Бәйрәмнең сценарие мавыктыргыч итеп төзелгән иде. Үзәгендә  5 нче А сыйныфы укучылары булдылар. Алып баручы кызлар тамашачыларны 21 февраль көнен  - Халыкара туган телләр   көне   буларак барлыкка килү тарихы белән таныштырдылар, телебезне сакларга һәм якларга кирәклеген төшендерделәр. Бәйрәмгә кунак булып килгән “әбиләр” бер- берсенең хәл-әхвәлләрен белешеп, үзләренең моң-зарларын сөйләп киттеләр. Гараева Валерия, Шагалиева Гөлчәчәк, Хәйбрахманова Камилә күңелле җырлары белән “әбиләрнең” һәм тамашачыларның күңелләрен күтәрделәр. Минаҗева Ренатаның күбәләктәй очып биюе барыбызның күңеленә хуш килде. Мифтахов Айдар, Шагалиев  Илнур, Шәрипов Русланнар башкаруында “Шүрәле” җыры үтә дә дәртле яңгырады. Тамашачылар бәйрәмне карап кына утырмадылар, үзләре дә актив катнашучылар будылар. Мавыктыргыч викторинада белемнәрен тикшерделәр һәм кызыксындыру бүләкләрен алдылар.  
                                                                   Мусина Г.М.,татар теле һәм әдәбияты укытучысы


К списку новостей