Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Средняя общеобразовательная школа №2 пгт Актюбинский» Азнакаевского муниципального района Республики Татарстан / Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе Татарстан Республикасы Азнакай муниципаль районы Актүбә ш.т.п. 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе
Визитная карточка
| Адрес: | 423304, Республика Татарстан, р-н Азнакаевский, пгт Актюбинский, ул. Комарова, д. 5 |
| Телефон: | +7(855)-929-80-23 |
| E-Mail: | S2akt.Azn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "СОШ №2 п.г.т Актюбинский" Азнакаевского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Шумилова Алсу Абдулбариевна |
| Год основания учреждения: | 1967 |
| У нас учатся: | 492учащихся/492укучы |
| У нас учат: | 35 учителя/35 укытучы |
Новости школы №2/Яңалыклар
Республикакүләм “Сәләтле” бәйгесе
Опубликовано: 16.04.2011
Дәүләт телләрен саклау, өйрәнү һәм үстерү программасын тормышка ашыру максатыннан 4-9 сыйныф укучылары арасында 22 мартта республикакүләм “Сәләтле” бәйгесе уздырылды. Яр Чаллы шәһәренең Гали Акыш исемендәге 84 нче лицее бәйгедә катнашучылырны бик җылы каршы алды. Республикабызның төрле районнарыннан килгән 180 укучы үзләре сайлап алган (төгәл һәм гуманитар) юнәлешләр буенча көч сынаштылар.
Мәртәбәле жюри иң сәләтле балаларны ачыклады. Азнакай районы Актүбә 2 нче урта мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучылары бу бәйгедә үзләренең тирән белемле булуларын күрсәттеләр. Гуманитар фәннәр буенча уңышлы чыгыш ясап Мияссарова Адиләнең җиңү яулавы, Муллабаева Равиләнең призлы урынга лаек булуы барыбыз өчен дә зур шатлык булды. Җитди бәйгедә бер мәктәптән берьюлы ике укучының югары күрсәткечләргә ирешүе мәктәпнең дәрәҗәсе турында сөйли. Мәктәп данын якларлык сәләтле укучыларыбыз булуы белән без чиксез горурланабыз.
Мусина Гөлгенә Мөнир кызы,
Актүбә 2 нче урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы.
Азнакай районы
К списку новостей










