МАДОУ "Детский сад №308 комбинированного вида с татарским языком воспитания и обучения" Авиастроительного района г.Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420127, РТ, г. Казань, ул. Молодежная, д. 6а |
| Телефон: | +7(843)-511-00-07 , +7(843)-510-85-10 |
| E-Mail: | Ds308.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МАДОУ "Детский сад №308" |
| Руководитель: | Бадуртдинова Гузель Рашитовна |
| Год основания учреждения: | 1972 |
| У нас учатся: | 180 детей, иностранных граждан - 6 |
| У нас учат: | 23 педагога |
-
Памятка о действиях населения при обнаружении или атаке беспилотных летательных аппаратов
13.01.2026

-
12.01.2026
Яңа 2026 нчы елның эш атнасын башлыйбыз!⠀ -
☃️❄️КЫШ ТУРЫНДА ТАБЫШМАКЛАР
10.01.2026
* Ишектән керер, түргә менеп утырыр.
(Суык)
* Аяксыз-кулсыз рәсем ясый.
(Суык)
* Аягы юк, кулы юк, Тәрәзәгә гөл ясый.
(Суык)
* Үзе ямьсез ыжгыра, Кар буранын туздыра.
(Буран)
* Йон түшәгем ертылды, Бөтен дөнья йон булды.
(Буран)
* Котыра да үкерә, Бөтен җирне тутыра.
(Буран)
* У-у, улыйдыр,
Йоннан бура бурыйдыр,
Койма белән урыйдыр.
(Буран)
* Кышын ята таштай,
Язын чаба аттай.
(Боз)Көзен туа, язын үлә.
(Боз)
* Утта янмый, Суда батмый.
(Боз)
* Тышка куйдым − таш булды,
Өйгә керттем − су булды.
Инде нихәл итәем,
Утка куйсам − бу булды.
(Боз)
* Мамык юрган,
Кат-кат сырган,
Үзе суп-суык.
(Кар)
* Менә ята җәүһәр таш, Алыйм дисәң, юк була.
(Кар)
* Элек үзе судан туды,
Хәзер үзе су тудыра;
Ак мамык кебек,
Ялтырый алмаз кебек.
(Кар)
* Ак ябалак ак киезгә ятыр.
(Кар).
Мамык түшәгем Җиргә түшәдем.
(Кар)
* Ак ашъяулык таптык, Җир өстенә яптык.
(Кар)
* Канатсыз оча,
Аяксыз чаба.
Тышта өелә,
Өйдә җәелә.
(Кар)
* Ятты-ятты да елгага карап чапты.
(Кар)
* Суык булса тик ята,
Һичбер сүз дәшми,
Каты салкын кышларда да
Сабыр итә.
Яз башында көн җылынгач
Йөгерә башлый,
Бик эсседә канатлана,
Очып китә.
(Кар)
* Бабай килгән сагынып, Ак чикмәнен ябынып.
(Кыш килү)






