Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Средняя общеобразовательная школа № 54 с углубленным изучением отдельных предметов" Авиастроительного района г. Казани/Казан шәһәре Авиатөзелеш районының "Аерым предметлар тирәнтен өйрәнелә торган 54 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 420037, г. Казань, ул. Ленинградская, д. 28; ул. Айдарова, д. 10 |
| Телефон: | +7(843)-571-42-41;+7(843)-571-00-07 |
| E-Mail: | S54.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Школа №54" |
| Руководитель: | Хайруллина Гульназ Назиповна |
| Год основания учреждения: | 1948 |
| У нас учатся: | 1125 обучающихся, из них иностранных граждан 2 |
| У нас учат: | 57 педагогов, язык обучения: русский |
Новости школы №54
"Татар егете 2013" бәйгесе.
Опубликовано: 03.12.2013
25 ноябрь көнне К. Тинчурин исемендәге татар театрында “Татар егете 2013” бәйгесенең йомгаклау гала-концерты узды. “Татар егете 2013” бәйгесенең төп максаты – милләтебезнең чын татар егете нинди булуын күрсәтү, аларның сәләтләрен, уңганлыкларын ачу. Шәһәребезнең 7 районыннан килгән көчле, уңган, җитез егетләребез төрле сынаулар аша үттеләр, ярышларда катнаштылар. Безнең мәктәптән 11 сыйныф укучысы Садрыйев Ренат та “Татар егете 2013”конкурсында катнашты һәм “Зирәк егет” номинациясен яулады!
Концерт бик күңелле үтте. Тамашачылар егетләрнең барлык сәләтләрен күреп, сокланып утырдылар – биюгә, җырга, актерлыкка оста булган конкурсантлар иң элек үзләре белән визитка этабында таныштырдылар. Киләсе этап егетләрнең сәләт ягын ачты. Авиотөзелеш районы МББУ “ 54нче урта мәктәп” исемен яклап килүче егетебез Ренат Садрыйев үзенең моңлы тавышы белән тамашачыларны гына түгел, жюри әгъзаларын да таң калдырды.
Бәйге өлеше яндыргыч татар биюе белән тәмамланды. Егетләр монда да татар халкының чын горурлыгы итеп үзләрен күрсәтә белделәр. Жюри әгъзаләре киңәшләшүеннән соң, конкурсантлар “Сәйдәш вальсы” астына биеп, “Татар егете 2013” бәйгесенә нокта куйдылар.
Ренатны чын күңелдән котлыйбыз! Киләчәктә дә шундый ук матур һәм батыр булсын, милләтебезгә хезмәт итсен.
К списку новостей





