Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Средняя общеобразовательная школа № 54 с углубленным изучением отдельных предметов" Авиастроительного района г. Казани/Казан шәһәре Авиатөзелеш районының "Аерым предметлар тирәнтен өйрәнелә торган 54 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 420037, г. Казань, ул. Ленинградская, д. 28; ул. Айдарова, д. 10 |
| Телефон: | +7(843)-571-42-41;+7(843)-571-00-07 |
| E-Mail: | S54.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Школа №54" |
| Руководитель: | Хайруллина Гульназ Назиповна |
| Год основания учреждения: | 1948 |
| У нас учатся: | 1125 обучающихся, из них иностранных граждан 2 |
| У нас учат: | 57 педагогов, язык обучения: русский |
Новости школы №54
Мин татарча сөйләшәм
Опубликовано: 17.04.2011
Мәктәбебездә «Мин татарча сөйләшәм» акциясен уздыру - матур традияциягә әйләнеп бара. Ел да аны Габдулла Тукай туган көненә туры китереп апрель аенда оештырабыз. «Мин татарча сөйләшәм» акциясен мәктәбебезнең “Кояшкай” яңа буын яшьләре хәрәкәте оештыра.
Акция барышында 1-11сыйныф укучылары яңа татар җырларын башкардылар, шигырь конкурсында катнаштылар, викторина сорауларына җавап бирделәр, төрле бәйгеләрдә үзләрен сынап карадылар,иң мөһиме-татарча гына сөйләштеләр! Татар телендә сөйләшүчеләр бүләкләргә ия булдылар!
Бәйгенең төп максаты – халыкны, бигрәк тә яшьләрне татар телендә сөйләшүгә өндәү. Әгәр татарча сөйләшүне гамәлгә кертсәк, бу акциянең төп максаты тормышка ашыр дип уйлыйм.
Бөтен Казанны гөрләтеп, урамда, эшли, укый торган җирдә, гаиләдә татарча сөйләшсәк иде! Чөнки барыбыз да аңлыйбыз - бүгенге көндә әле татарча сөйләшүче буын бар, ә 50-100 елдан соң, "татар телендә сөйләшүче булыр микән?" дигән зур сорау торачак. Шуңа күрә, үзебез сөйләшмәсәк, телне саклый алмаячакбыз. “Мин татарча сөйләшәм!” акциясе - ул бер тамаша гына түгел, ул бөтен җирдә татарча сөйләшү дигән сүз”!
Г.Н.Хәйруллина
Фоторепортаж:
Мин татарча сөйләшәм 2011





