Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Староузюмская основная общеобразовательная школа» Атнинского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422751, РТ, Атнинский район, д. Старый Узюм, ул. Такташа, д. 6 |
| Телефон: | +7(843)-693-50-38 |
| E-Mail: | Ssuz.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Староузюмская ООШ" |
| Руководитель: | Хисматуллин Рашит Махмутович |
| Год основания учреждения: | 1915 |
| У нас учатся: | 46 |
| У нас учат: | 13 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Староузюмская основная общеобразовательная школа» Атнинского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 131 132 133 134 135 136 137 138 ( 139 ) 140 >>
-
8 нче сыйныф укучысы Әскаров Азат Бөек Ватан сугышында җиңүгә 73 ел тулу уңаеннан Арча һәм Әтнә районнары хәрби комиссариаты оештырган конкурста актив катнашканы өчен Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Җитәкчесе– Хафизова М.Р. 05.05.2018

-
3-4 нче сыйныф укучылары проект якладылар. 05.05.2018

-
Бөек шагыйребез Г.Тукайның туган көне уңаеннан “Г.Тукай әкиятләренә ияреп” дип аталган әдәби-музыкаль кичә уздырдык. Укучылар әкиятләрдән өзекләр сәхнәләштерде, шигырьләр сөйләделәр. 23.04.2018

- Ташчишмә авылы клубында “Бәхетле балачак” исемле концерт куйдык. 20.04.2018
-
Укучыларыбыз Яңа Кенәр мәктәбендә узган РСФСР ның атказанган укытучысы, Бөек Ватан сугышы ветераны Рәгыйб Усман улы Халитов исемендәге II районара һәм VI мәктәпкүләм “Шушы яктан, шушы туфрактан без” фәнни-гамәли укучылар конференциясендә катнаштылар. Уңышлар да күп. Халикова И. – 1 урын, Ибраһимова Ә. – 2 урын, Гайнуллин К. – 2 урын, Сәгыйтов Д. – 3 урын, Галиева Р., Габдрахманов И., Нәҗметдинов И. сертификатлар белән бүләкләнделәр. Молодцы! 13.04.2018

-
Укучыларыбыз Әскаров Азат (җитәкчесе – Хафизова М.Р), Ибраһимова Әдилә (җитәкчесе – Гайнуллина А.Ю.) Г.Тукай мирасын өйрәнүгә багышланган “Без – Тукайлы халык” VII Республикакүләм Г.Тукай укуларында катнаштылар. 12.04.2018

-
Бездә кунакта “Ашыт” Дәүләт табигый тыюлыгы җитәкчесе Сабиров Р.Р. Башлангыч сыйныфлар бик матур уен оештырдылар. Рәшит абыйлары дипломнар тапшырды. 12.04.2018

-
12 апрель – Космонавтика көне уңаеннан тәрбия сәгатьләре узды. 11.04.2018

-
1 нче сыйныф җитәкчесе Шәрифҗанова Р.В. “Китап – киңәшчең синең” темасына ачык тәрбия сәгате үткәрде. Укучыларны китаплар тарихы белән таныштырды, китап турында табышмаклар, канатлы сүзләр укыды. 03.04.2018

-
Кошлар көнен билгеләп уздык. Башлангыч сыйныф укучылары кошлар турында белемнәрен сынадылар. Рәшит абыйлары бик күңелле уен оештырды. 02.04.2018
















