Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Староузюмская основная общеобразовательная школа» Атнинского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422751, РТ, Атнинский район, д. Старый Узюм, ул. Такташа, д. 6 |
| Телефон: | +7(843)-693-50-38 |
| E-Mail: | Ssuz.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Староузюмская ООШ" |
| Руководитель: | Хисматуллин Рашит Махмутович |
| Год основания учреждения: | 1915 |
| У нас учатся: | 46 |
| У нас учат: | 13 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Староузюмская основная общеобразовательная школа» Атнинского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << ( 131 ) 132 133 134 135 136 137 138 139 140 >>
-
“Замечательный вожатый” конкурсының муниципаль этабында 9 нчы сыйныф укучысы Әскаров Азат уңышлы чыгыш ясап кайтты. 29.11.2018

-
Бүген бездә кунакта – Татарстанның атказанган артисты Рафил Сәгъдуллин. Рафил абый Ташчишмә авылында туып үскән, Иске Өҗем мәктәбендә белем алган. Хәзерге вакытта ул Чаллы татар дәүләт драма театры артисты. Актер ике тапкыр “Тантана” премиясенә ия, “Абага алмасы ачы була” драмасында Насыйбулла роле өчен “Ирләр ролен иң яхшы башкаручы артист” (2011 ел) һәм “Тирәкләр шаулый җилдә” трагикомедиясендә Гариф образы өчен “Иң яхшы актерлар ансамбле” ( 2014 ел ) номинациясендә җиңү яулаган. 27.11.2018

-
Бүген “Иң тапкыр, иң зирәк” классны ачыкладык. География укытучысы Шәрифҗанов Р.С. шул исемдәге бик күңелле һәм кызыклы чара уздырды. 22.11.2018

-
Татарстан Республикасында архив хезмәтенең 100 еллыгы уңаеннан сыйныфларда тәрбия сәгатьләре узды. 21.11.2018

-
Мәктәптә табигать фәннәре методик берләшмәсе атналыгы. Биология укытучысы Хисматуллин Р.М. “Химик тигезләмәләр” темасына 8 сыйныфта ачык дәрес уздырды. 21.11.2018

-
1 чирек нәтиҗәләре буенча ата-аналар җыелышы булып узды. Әти-әниләр чирек нәтиҗәләре белән танышты, алда торган максат һәм бурычлар турында фикер алышты. 16.11.2018

-
“Татлы ярминкә” бик тәмле һәм күңелле узды. Ярминкәдә укучылар белән бергә әти-әниләр, авыл халкы да катнашты. 16.11.2018

-
7-8 нче сыйныф укучылары Казанда экскурсиядә. Алар WorldSkills чемпионатының барышы белән танышып, яңа һөнәрләр күреп кайттылар. 15.11.2018

-
Башлангыч сыйныфлар методик берләшмәсенең чираттагы утырышы булып узды. Анда Ташчишмә балалар бакчасы тәрбиячеләре чакырылды. Укытучылар Шәрифҗанова Р.В. һәм Халикова Д.Ю. ачык дәресләр күрсәтте, тәҗрибә уртаклаштылар. 15.11.2018

-
Математика укытучысы Кашшапова Г.Г. “Математика һәм серле тартма” уены оештырды. Укучылар фән буенча белемнәрен сынады. Җиңүчеләргә бүләкләр тапшырылды. 09.11.2018
















