Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Кунгерский детский сад" Атнинского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы "Күңгәр балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422753, Республика Татарстан, Атнинский район, д. Нижние Шаши, ул. Молодежная, д. 67 |
| Телефон: | 8-(843)-69-3-60-12 |
| E-Mail: | Detskiy.Kungerskiy@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Кунгерский детский сад" Атнинского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Ахмедшина Фирдина Фердинантовна |
| Год основания учреждения: | 2019 |
| У нас учатся: | 17 воспитанника |
| У нас учат: | 1 педагога |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Кунгерский детский сад" Атнинского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы "Күңгәр балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 51 52 53 54 55 56 ( 57 ) 58 59 60 >>
-
Табигать почмагы яшәрә 03.04.2014

Яз килүен сизеп,табигать почмакларыбыз яшәрә башлады.Төрле агач ботаклары,уҗымнар чәчтек,суган,чәчәк орлыклары утырттык.Хәзер шуларны балалар белән берлектә карап үстерәбез.
-
"Ел тәрбиячесе-2014"бәйгесе 28.03.2014

Балтач районында оештырылган,"Ел тәрбиячесе-2014"Республика конкурсында,тәрбиячебез Ахмедшина Фирдинәгә үз көчен сынарга насыйп булды.Уңышлар телик!
-
"Нәүрүз"бәйрәме 21.03.2014

Бүген бездә "Нәүрүз"бәйрәме.Нәүрүз-игелек,дуслык бәйрәме.Нәүрүз-тынычлыкка,матурлыкка өндәүче бәйрәм.
Нәүрүз мөбәрәк булсын!Котлы булсын яз!
-
Конкурсларда катнашабыз... 19.03.2014

Бакчабыз балалалары төрле конкурсларда катнашып торалар."Кладезь знаний"сайты оештырган I Бөтенроссия "Патриотик слог" иҗади конкурсында катнашып зурлар төркеменнән Амиров Азат сертификатка ия булды.
-
8 март-кояш та бик юмарт. 07.03.2014

Бүген бакчабызда әниләр бәйрәмен билгеләп үттек.Әниләребез ,мәшәкатьләрен онытып,балалары белән бергә күңелле ял иттеләр. Соңыннан нәни куллары белән эшләгән бүләкләрен тапшырдылар.
-
23 февраль 22.02.2014

22 февраль көнне "Әтиләр бәйрәме"н билгеләп үттек.Бәйрәмебезгә әтиләр һәм бабайлар килде.Бәйрәмдә оештырылган уеннарда әтиләр дә актив катнаштылар.Бәйрәм бик күңелле узды.
-
Карлсонга ярдәм итик 13.02.2014

Район буенча балалар бакчасы арасында "Яшел ут-2014" конкурсы бара.Бу конкурста Тәрбияче Ахмедшина Фирдинә үзенең "Карлсонга ярдәм итик"дип исемләнгән эшчәнлеген күрсәтте.
-
Бакчада шәүлә театры. 21.01.2014

Бакчада курчак,өстәл театрылары белән бер рәттән ,шәүлә театрын да балалар бик яратып карыйлар.Тәрбияче Гарипова Файлә балаларга "Төлке,куян һәм әтәч"әкиятен шәүлә театрында күрсәтә.
-
Балалар табигать кочагында. 15.01.2014

Безнең балалар саф һавага чыгуны көтеп алалар. Саф һавада төрле уеннар оештырабыз,таудан чана шуабыз,бер-берләрен чанада тартып уйныйбыз,кечкенә көрәкләр белән уен почмакларын кардан чистартабыз,кошларны җимнәр белән сыйлыйбыз.
-
Могҗизалы-Яңа ел. 28.12.2013

Без бүген чыршы янында
әйлән-бәйлән уйнадык.
Кыш бабай белән Кар кызын,
Яңа елны каршы алдык.
28 декабрь көнне,бакчабызда" Могҗизалы - Яңа ел"исемле музыкаль-тамаша уздырылды.Соңыннан балаларга Кыш бабай күчтәнәчләре өләштек.Әти-әниләр,килгән кунаклар күңелле ял иттеләр.Соңыннан чыршы янында фотоларга төштеләр.









