Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Кубянская средняя общеобразовательная школа» Атнинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы "Күәм урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422740, Республика Татарстан, Атнинский район, с. Кубян, ул. Школьная, д. 2 |
| Телефон: | +7(843)-693-63-11 |
| E-Mail: | Skub.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кубянская СОШ" Атнинского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Хакимзянов Хамит Газимович |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 103 |
| У нас учат: | 17 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Кубянская средняя общеобразовательная школа» Атнинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы "Күәм урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 151 152 153 154 155 156 157 ( 158 ) 159 160 >>
-
Математикадан ачык дәрес 17.03.2016

Дусым башлангыч мәктәбендә Фазылҗанова Рүзилә Илдусовна 2 нче сыйныф укучылары белән математика фәненнән ачык дәрес күрсәтте.
-
Директорлар семинары 15.03.2016

"Икенче буын стандартларын тормышка ашыруда мәктәпнең эшчәнлеген оештыру алымнарын камилләштерү" дигән темага Күәм урта гомуми белем мәктәбендә мәктәп директорлары семинары узды.
-
Ягез, әле, кызлар 11.03.2016

Традиция буларак кереп киткән "Ягез, әле, кызлар" бәйгесен быел да үткәрергә булдык. Ярыш 8-10 нчы сыйныф кызлары арасында узды. Алар үзләренең һөнәрләрен, зирәклекләрен һәм белемнәрен күрсәттеләр. Нәтиҗәдә, 8 нче сыйныф кызлары 2 урын, 9,10 нчы сыйныфлар 1 урынга лаек булдылар.
-
Халыкара хатын-кызлар көне 05.03.2016

Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан укучыларыбыз әниләрен, әбиләрен һәм укытучыларны бәйрәм белән котладылар. 3 нче сыйныф укучылары сыйныф җитәкчесе Сафина Резеда Рашатовна җитәкчелегендә әниләре өчен бәйрәм кичәсе дә үткәрде.
-
Укучылар сынау тотты
04.03.2016
Имтиханнарга әзерлекне тикшерү максатыннан 4 март көнне 9 нчы сыйныф укучылары зонага бүленеп, татар теленнән ЕРТ тапшырдылар. Шулай ук 11 нче сыйныф укучылары математика фәненнән үзләренең белем дәрәҗәләрен сынап карадылар.
-
Укучылар конференциясе 27.02.2016

Казан шәһәренең 14 нче гимназиясендә И. Халфин истәлегенә багышланган фәнни-гамәли укучылар конференциясе узды. Анда 8 нче сыйныф укучысы Газизова Зөһрә биология секциясендә чыгыш ясап, сертификатка ия булды.
-
Рус теленнән ачык дәрес 27.02.2016

Гатауллина Гөлназ Рахимановна 4 нче сыйныф укучылары белән рус теленнән ачык әрес күрсәтте.
-
Аҗаган - 2016 24.02.2016

Күәм урта мәктәбендә батырлык айлыгы кысаларында 5-8 нче сыйныф укучылары арасында "Аҗаган" уены узды.
-
Халыкара туган тел көне 22.02.2016

Бүген мәктәптә, 21 февраль – Халыкара туган тел көне уңаеннан, Күәм авыл китапханәсе тарафыннан "Туган телем-иркә гөлем" тамчы шоу ярышы үткәрелде. Бәйгедә 4 нче сыйныфның "Тукай оныклары" һәм 5 нче сыйныфның "Тел белгечләре " командалары көч сынашты.
-
Парламент дәресләре 20.02.2016

Күәм урта мәктәбендә укучылар өчен тарих укытучысы Хәкимҗанов Фәнис Хабирович парламент дәресе уздырды. Ул укучыларны парламент тарихы һәм структурасы белән таныштырды. Шулай ук математика укытучысы һәм Күәм авыл җирлеге депутаты Хәбибуллина Айсылу Мөбәрәкҗановна да парламент төзелеше аның вәкаләтләре турында сөйләде.











