Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Коморгузинская средняя общеобразовательная школа имени Шигабутдина Марджани» Атнинского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422758, РТ, Атнинский район, с. Коморгузя, ул. Комсомольская, д. 11 |
| Телефон: | +7(843)-693-20-03 |
| E-Mail: | Skom.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Коморгузинская СОШ" |
| Руководитель: | Гатауллин Табрис Талгатович |
| Год основания учреждения: | 1996 |
| У нас учатся: | 73 учащихся |
| У нас учат: | 18 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Коморгузинская средняя общеобразовательная школа имени Шигабутдина Марджани» Атнинского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 131 132 133 134 135 136 137 ( 138 ) 139 140 >>
-
9 сыйныфта Ата-аналар җыелышы 07.03.2015

Бүген мәктәбебебзнең 9нчы сыйныфында чыгарылыш имтиханнарына әзерләү турында ата-аналар җыелышы үткәрелде. Имтиханнарга әзерлек буенча сыйныф җитәкчесе чыгыш ясады. Кайбер фән укытучылары үз тәҗрибәләре белән уртаклаштылар.
-
"Әлифба" бәйрәме 06.03.2015

Һәр шәхес нинди генә һөнәр иясе булуына карамастан, ул тәүге дәреслек –“Әлифба”ны сагынадыр, аңа рәхмәтледер.Чөнки белем “Әлифба”дан башлана. Әлифба озын гомерле,тирән мәгънәле, бәһасез байлык ул.
Бүген мәктәбебезнең 1 сыйныф укучылары укытучылары Мөхәммәтҗанова Ләлә Альбек кызы белән берлектә "Әлифба" бәйрәмен үткәрделәр.
-
«Тормыш яме - Әнкәй, хатын - кыз» 06.03.2015

Кем дөньяга кеше бүләк итә,
Ә кешегә якты дөньяны?
Тойгылары кояш кебек кайнар,
Эретерлек гранит кыяны?
Кем куллары өйне, җирне ямьли,
Изгелеге үлчәү тапкысыз?
Ул, әлбәттә, яшәү чыганагы,
Тормыш яме - Әнкәй, хатын – кыз!
Бүген мәктәбебезнең 5 сыйныф укучылары укытучылары Сафаров Р.И. җитәкчелегендә "Тормыш яме - Әнкәй, хатын-кыз" дигән кичә үткәрделәр.
-
"Әнием - күңелем кояшы" 05.03.2015

7, 8 сыйныф укучылары һәм әниләре белән берлектә,"Әнием - күңелем кояшы" исемле әдәби - музыкаль кичә үтте. Оештыручылар: сыйныф җитәкчеләре Шәрипова Р.М. һәм Шәмсетдинова К.К.
-
"Сез безне-без сезне" дип исемләнгән халыкара хатын-кызлар көненә багышланган чара 04.03.2015

Бүген мәктәбебездә 6 сыйныф укучылары һәм аларның сыйныф җитәкчесе Шәрәфетдинова Рәйсә Зөфәр кызы оештыруында, "Сез безне - без сезне" дип аталган хаын-кызларга багышланган бәйрәм кичәсе үтте.
-
Батырлык дәресе. Һөнәр сайлау-җаваплы эш. 03.03.2015

Бүген укучыларыбыз Батырлык дәресендә Татарстан, Башкортостан, Удмурт республикаларында һәм Пермь өлкәсендә урнашкан кадетлар корпусы турында видео – ролик карадылар.
-
Үлчәүнең дә җае бар 02.03.2015

Биология фәне укытучысы Миннебаев Рафил Хөрмәтулла улы тарафыннан "Йөрәк эшчәнлеге" темасын үткәндә, дәрескә Комыргуҗа авылы фельдшеры Зиннәтова Гөлнара Габделбар кызы кунакка чакырылды. Ул үз чиратында, укучыларга кан басымын ничек дөрес үлчәргә, йәрәк тибешен тыңларга өйрәтте.
-
Җиңү-70. Ш.Мәрҗани музеенда очрашу 27.02.2015

Мәктәбебез бинасында урнашкан Ш.Мәрҗани музеенда тарих фәннәре кандидаты, Татарстан Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге тарих институтының өлкән фәнни хезмәткәре Биктимирова Тәэминә Әхмәт кызы, Ш.Мәрҗанинең дәвамчылары Мустафина Гөлзада Гомәр кызы һәм Мустафина Сәйдә Әхмәт кызы белән очрашу узды.
-
Эрудит бәйгесе "Бөек Ватан сугышы" 27.02.2015

Укучыларыбыз район күләмендә баручы күңелле һәм мавыктыргыч “Эрудит” бәйгесенең “Бөек Ватан сугышы” темасына багышланган чираттагы этабында катнашып кайттылар.
-
Хәйруллин Зөлфәт истәлегенә багышланган район күләмендәге хоккей ярышы 27.02.2015

Укучыларыбыз, физкультура укытучысы Каюмов Р.Р. җитәкчелегендә, район күләмендә үткән, Хәйруллин Зөлфәт истәлегенә багышланган хоккей ярышында, IV урынны яулап кайттылар.Котлыйбыз аларны!









