Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Верхнеатынский детский сад» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы «Югары - Аты балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениясе.
Визитная карточка
| Адрес: | 422017, Республика Татарстан, Арский район, с. Верхние Аты, ул. Кооперативная, д.22 |
| Телефон: | |
| E-Mail: | dsvaty.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Верхнеатынский детский сад" Арского района РТ |
| Руководитель: | Вильданова Диля Динаровна |
| Год основания учреждения: | 2007 |
| У нас учатся: | 7 |
| У нас учат: | 2 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Верхнеатынский детский сад» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы «Югары - Аты балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениясе. - новости
Страницы: << 71 72 73 74 ( 75 ) 76 77 78 79 80 >>
-
Машиналар төзибез. 02.11.2016

Машина белән уйнарга ,
Яратам мин яратам.
Берсе дә узып киталмый,
Чабалар минем арттан.
-
Башак (Украин халык әкияте) 31.10.2016

Борын-борын заманда яшәгән, ди, ике тычкан баласы. Аларның берсе Әйләнчек, икенчесе Бөтерчек исемле булган, ди. Тычканнар иртәдән кичкә кадәр җырлаганнар, биегәннәр, әйләнгәннәр, бөтерелгәннәр — башка нәрсә эшли белмәгәннәр. Әтәч исә, яктыра башлау белән җырын сузып, бөтен кешене йокысыннан уята, аннан соң эшкә тотына торган булга
-
"Уңыш бәйрәме" 28.10.2016

Максат.
1. Балаларны көзге уңыш нигъмәтләре белән тирәнтен таныштыру.
2. Балаларның күзәтүчәнлеген, игътибарын, сөйләм телләрен, бию күнекмәләрен, җырлау күнекмәләрен үстерү.
3. Балаларда табигатькә, хезмәткә хөрмәт һәм мәхәббәт тәрбияләү
-
Бәйрәм күренешләре. 28.10.2016

Бүген бездә матур бәйрәм,
Бүген бездә көзге бал.
Бүген көзге байлык белән
Бизәлгән безнең зал
Җиргә яфрак коелган,
Сап-сары келәм булган.
Яфракларны без җыярбыз,
Букет ясап куярбыз.
-
“Янгын машинасы” - рәсем 27.10.2016

1.Балаларга фаҗиганең нәрсәдән барлыкка килүен аңлату, аларга карата сак караш тәрбияләү.
2.Вертикаль һәм горизонталь сызыклар б-н ясау һәм буяу алымнарын ныгыту.
3.Түгәрәк һәм турыдан торган берничә өлешле предметларны сурәтләргә, һәр өлешнең формасын, аның характерлы үзенчәлекләрен дөрес күрсәтергә өйрәтү
-
2 кечкенәләр төркемендә "Кабартма" әкияте белән танышу.. 25.10.2016

Әкият белән танышу.
- хезмәткә хөрмәт тәрбияләү;
- балаларның әкиятне тыңлый һәм аңлый алу күнекмәләрен үстерү;
- икмәкнең кадерле булуын аңлату
-
Гөлҗимеш куагы белән таныштык. 24.10.2016

-
Гриппка каршы прививка. 21.10.2016

Грипп – вируслы тын юлы инфекциясе (ОРВИ) төркеменә керә. Ул эпидемиягә әверелүчән. Моннан тыш, ул организмга өзлегү дә китерергә мөмкин булган кискен авыру.
ОРВИ – киң таралган чир. Россиядә ел саен аның белән 27дән 40 миллионга кадәр кеше авырый. Аның вируслары селәгәй, сулыш алганда барлыкка килгән юешлек аша, сөйләшкәндә, елаганда, төчкергәндә, ютәлләгәндә тарала. Башкаларга ул шул ук һаваны сулаганда яки бер үк көнкүреш әйберләреннән файдаланганда күчә. Әлбәттә, халык аеруча җыелган җәмәгатьчелек урыннарында грипп эләктерү ихтималы аеруча зур.
Әлеге инфекция тиешенчә дәваланмаганда үпкә ялкынсынуы тудырырга мөмкин. Балаларда борын, колак авыруы туу, менингит башлану ихтималы да юк түгел. Грипп бигрәк тә сабыйлар һәм өлкән яшьтәгеләр, шулай ук ВИЧ-инфекциялеләр, каты авырулылар өчен куркыныч тудыра.
Авыруның гадәттәге сезонлы артуы февраль аенда көтелә. Бу авыру белән без беренче ел гына очрашмыйбыз һәм аны дәвалауга караганда кисәтүнең яхшырак булуын күпләр үз тәҗрибәләрендә сынап карады. Гриппка каршы прививка ясату – авырудан саклану өчен беренче адым.
-
Татар халык уены"Чума үрдәк,чума каз" 20.10.2016

Балалар парлашып бер-бер артлы тезелешеп басалар. Бер бала аларга йөзе белән карап баса. Барысы бергә:
«Чума үрдәк, чума каз,
Тирән күлне ярата.
Марат үзенә иптәш эзли,
Белмим, кемне ярата», – дип җырлыйлар.
Җырлап бетерүгә, так калган бала саф арасыннан үтә һәм үзенә пар таба. Аннан Марат сайлаган кешенең исемен кушып, «Марат аны ярата», – дип җырлыйлар. Бу пар артка барып баса, ә парсыз калган бала алга чыга, уен шулай дәвам итә. -
Cубботник үткәрдек. 19.10.2016










