Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Верхнеатынский детский сад» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы «Югары - Аты балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениясе.
Визитная карточка
Адрес: | 422017, Республика Татарстан, Арский район, с. Верхние Аты, ул. Кооперативная, д.22 |
Телефон: | |
E-Mail: | dsvaty.arsk@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ "Верхнеатынский детский сад" Арского района РТ |
Руководитель: | Хусаинова Алсу Мударисовна |
Год основания учреждения: | 2007 |
У нас учатся: | 7 |
У нас учат: | 2 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Верхнеатынский детский сад» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы «Югары - Аты балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениясе. - новости
Страницы: 1 2 3 4 5 6 ( 7 ) 8 9 10 >>
-
Әниемә бүләгем))) 04.03.2024
Максат:1. Әниләрне ярату һәм сөендерү хисе тәрбияләү.
2. Шигырь эчтәлеген аңлау һәм анализлау күнекмәләрен үстерү, эстетик зәвык формалаштыру3.Бүләкне мөстәкыйль рәвештә бизәргә өйрәтү.
-
Юл билгеләрен өйрәнәбез. 29.02.2024
1. Балаларның юл билгеләре һәм юл йөрү кагыйдәләре турындагы белемнәрен
камилләштерү.
2. Дидактик уеннар, ситуатив мәсьәләләр аша балаларда игътибарлылык,
тәрбияләү, уйлау сәләтләрен үстерү.
3. Балаларда ярдәмчеллек сыйфаты тәрбияләү
-
В курсах повышения квалификации. 26.02.2024
-
Ватанны саклаучылар көне белән-кадерле ир -егетләребез! 23.02.2024
-
Гаилә ныклыгы – ил тынычлыгында. 22.02.2024
2024 нче ел безнең президентыбыз В.В. Путин тарафыннан “Гаилә елы” дип игълан ителде. Гаилә - җәмгыятьнең кечкенә ячейкасы. Һәрберебез бәхетле гаиләнең иминлеге, ныклыгы илнең тынычлыгына бәйле булуын белә. Ә тынычлык сагында торучылар – Ватанны саклаучылар алар.
-
Бүген бәйрәм, бүген бәйрәм, Ир-егетләр бәйрәме! 22.02.2024
22 нче февраль көне ярыш-кичә итеп үткәрелде. “Алар – безнең горурлыгыбыз” дип аталган бу бәйрәмгә балаларның әти-әниләре, әби-бабайлары кунак итеп чакырылды. Дәү әтиләр арасында Әфган сугышы ветераннары - Хәлим Гаделша улы Вильданов, Ринат Мансур улы Нуриев та бар иде.
Ярыш-кичәдә балалар үзләренең әтиләре белән көч сынаштылар. Ике команда да һәр яктан тапкыр, җитез һәм өлгер булганлыкларын күрсәтте. Нәниләр патриотик рухтагы шигырьләр сөйләделәр; җырлар башкардылар; зур алкышлар астында биеп, кунакларның күңелен күрделәр. Әфганчы дәү әтиләр балаларга файдалы кинәшләрен җиткерделәр. Дәу әниләр һәм әниләр үзләренен алкышлары белән ярышта катнашучыларга көч биреп тордылар.
-
21 февраль-халыкара туган тел көне. 21.02.2024
Татарча да яхшы бел,
Урысча да яхшы бел.
Икесе дә безнең өчен
Иң кирәкле, затлы тел.
Татарчасы-туган тел,
Безгә газиз булган тел.
Атаң-анаң,әби-бабаң
Сине сөя торган тел.
Тел кешене дус итә,
Бер-берсенә беркетә,
Бел, балам,син рус телен
Һәм онытма үз телең!
-
Кисеп ябыштыру эшчәнлеге"Хәрби танк" 19.02.2024
Балаларда ватан пәрвәрлек хисләре тәрбияләү. Малайларда көчле, кыю булып, туган илнең сакчылары булу теләге уяту, ә кызларда малайларга хөрмәт хисләре тәрбияләү. Шаблоннар кулланып танк ясау күнекмәсе бирү. Чиста, пөхтә эшләүләренә ирешү.
-
Акция"Благодарный выпускник" 16.02.2024
-
"Муса Жәлил-безнең күңелләрдә". 15.02.2024
1. Балаларны татар халкының герой-шагыйре Муса Җәлилнең тормыш юлы,иҗаты белəн таныштыру.
2. Шигырьлəрне игътибар белəн тыңларга,матур итеп сөйләргә өйрəтү.
3. Муса Җәлил әсәрләренә кызыксыну уяту,патриотик хисләр тәрбияләү.
4. Шагыйрьгә карата ихтирам хисе,балаларда милли горурлык хисе тәрбияләү.