Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Верхнеатынский детский сад» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы «Югары - Аты балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениясе.
Визитная карточка
Адрес: | 422017, Республика Татарстан, Арский район, с. Верхние Аты, ул. Кооперативная, д.22 |
Телефон: | |
E-Mail: | dsvaty.arsk@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ "Верхнеатынский детский сад" Арского района РТ |
Руководитель: | Хусаинова Алсу Мударисовна |
Год основания учреждения: | 2007 |
У нас учатся: | 7 |
У нас учат: | 2 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Верхнеатынский детский сад» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы «Югары - Аты балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениясе. - новости
Страницы: 1 2 3 4 5 ( 6 ) 7 8 9 10 >>
-
"Милли гореф -гадәтләр һәм йолалар аша балаларга тәрбия бирү " темасына багышланган районкүләм семинарда катнаштык. 19.04.2024
-
Бакчабызда өмә. 17.04.2024
Бөтен кеше эштә бүген,
Бөтен кеше өмәдә.
Өмә булгач өмә инде,
Эш табыла кемгә дә. -
1 апрель-халыкара кошлар көне . 01.04.2024
Бу көн гүзәл табигатебезгә һәм канатлы дусларыбызга хөрмәт тәрбияләү көне буларак билгеләп үтелә, чөнки нәкъ менә шушы вакытта канатлы кошлар туган якларына карата бөек мәхәббәт хисләрен уяталар. Яз көне бөтен табигать җанлана, яңадан туа. Кояш яктырак һәм җылырак карый башлый, битләрне йомшак җил иркәли, өлгереп җитмәгән җирләр өлгерә, агачларның бөреләре ачыла. Күчмә кошлар туган якларына әйләнеп кайталар.
Кыр казлары һәм кыр үрдәкләре туган якка яз килүен хәбәр итеп, мең километрлап юл үтәләр. -
Әминәне туган көне белән )))) 29.03.2024
-
"Нәүрүз" -бәйрәме. 21.03.2024
Бүген бездә зур бәйрәм – Нәүрүз бәйрәме Нәүрүз ул- Яңа ел , яңа көн дигәнне аңлата. 21 март – яз фасылының көн белән төн тигезләшкән көне. Бу табигатьтә чын – чынлап яз башланган көн.
Сезнең барыгызны да әлеге бәйрәм белән кайнар котлыйбыз.
-
Читекне бизәү . 18.03.2024
Максат: Балаларны татар милли аяк киеме белән таныштыру,милли бизэклэрне читеккә матур итеп ябыштыру , кайчы белән сак эшләү күнекмәсен ныгыту
-
Гаилә белән сайлыйбыз. 15.03.2024
-
Сөләйманны туган көне белән котлыйбыз)))) 11.03.2024Котлы булсын туган көнең,Күзләреңдә нурлар сүнмәсен.Бүгенгедәй, шат елмайган йөзең,Кайгы чаткылары күрмәсен.
-
Бәйрәм белән кадерле хатын -кызларыбыз. 08.03.2024
Елның иң назлы, якты һәм матур көне — 8 Март! Яз башы, табигатьтә тормыш башы, елның беренче җылы көннәре… Бу җылы йортыгызны һәм җаныгызны җылытсын. Табигатьнең матурлыгы рухландырсын, ә яз башы сезнең тормышыгызда бик кирәкле һәм матур үзгәрешләрнең башлануын символлаштырсын! Бәйрәм белән!
-
Әнием кадерлем,син энҗе бөртегем! 07.03.2024
Әни җирдә иң зур кеше,
Бөекләрдән дә бөек,
Һәркемнең тормыш юлында
Әни булган иң элек.
Әнидән күчкән туган тел,
Әни биргән саф күңел,
Әни аша безгә кергән,
Туган җирем, туган ил.