Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Училинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Өчиле төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422020, Республика Татарстан, Арский район, с.Учили, ул. Тукая, д. 77 / Татарстан Республикасы, Арча муниципаль районы, Өчиле авылы, Тукай урамы, 77 нче йорт. |
| Телефон: | +7(843)-665-45-10 |
| E-Mail: | Sul.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Училинская ООШ" Арского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Нуретдинов Амир Габдулхакович |
| Год основания учреждения: | 1979 |
| У нас учатся: | 29 / Бездә укыйлар: 29 укучы |
| У нас учат: | 13 / Бездә укыталар:13 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Училинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Өчиле төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 161 162 163 164 165 ( 166 ) 167 168 169 170 >>
-
"Әнием-кадерлем син минем" 06.03.2017

Күкчә-Бирәзә башлангыч мәктәбендә "Әнием-кадерлем син минем" дигән бәйрәм чарасы уздырылды.Укучылар бәйрәм белән котлап, әниләргә шигырьләрен, җыр-биюләрен,үз куллары белән ясаган бүләкләрен тапшырдылар.
-
Гаилә бәйрәме 06.03.2017
Югары Бирәзә башлангыч мәктәбендә “Гаилә бәйрәме”узды.
Нигә бүген класста
Бик күңелле,бик ямьле?
Чөнки бүген кунакка
Әти-әниләр килде.
Гаиләнең нигезе әти-әни белән төзелә. Безнең дөньяга килүебезгә ата-ана сәбәпче булган, алар безне саклап, кадерләп үстергән, тормышларының кыйммәтле вакытын безгә биргән. Гаилә учагы –иң җылы учак, ул-безнең таянычыбыз, ышанычлы сыеныр урыныбыз. -
Интернет акция "Наша Чайка" 06.03.2017

6 марта 2017 года свой юбилей будет отмечать первая в мире женщина-космонавт Валентина Владимировна Терешкова. Учащиеся школы под руководством педагога-организатора Гариповой В.Р. приняли активное участие в Интернет-акции "Наша "Чайка".Они приготовили творческое, оригинальное поздравление для Валентины Владимировны к 80-летию со дня рождения.
-
"Живая классика" 04.03.2017

Ученица 8 класса Карпеева А. приняла активное участие в районном этапе Всероссийского конкурса по чтению вслух " Живая классика" (руководитель: Нигметзянова Р.М.).Данный конкурс проводился в целях пропаганды чтения среди учащихся, развития интереса к классической и современной литературе, выявления и поддержки одаренных детей, формирования сообщества читающих детей.
Александра успешно выступила перед компетентным жюри, участниками конкурса с рассказом В.Осеевой "Бабка" и заняла 3 место. -
Әниләрне котлыйбыз 03.03.2017

"Кадерле әниләргә бүләгебез әзер. Аларны бәйрәм белән котлыйбыз", диләр Югры Бирәзә башлангыч мәктәбе укучылары.
-
Язның беренче бәйрәмен көткәндә. 02.03.2017

Матур язның иң беренче бәйрәме – 8 нче Март – әбиләр, әниләр, кызлар бәйрәме якынлаша. Без аларны бәйрәм белән котлыйбыз, бүләкләр тапшырабыз. Ә бүләкнең иң яхшысы, кадерлесе – күңелеңне биреп, тырышып, көч куеп үз кулларың белән ясаганы. Башлангыч класс укучылары технология дәресендә бүләкләрен инде ясап, әзерләп тә куйдылар.
-
Әлифба бәйрәме 02.03.2017

Бүген Чиканас башлангыч мәктәбенең 1б сыйныф укучылары Әлифба белән хушлаштылар. Укучылар үзләрен матур итеп укырга һәм язарга өйрәткәне өчен Әлифбага олы рәхмәтләрен җиткерделәр. Алда Белем үрләрен яулауда аларга зурдан-зур уңышлар теләп калабыз
-
Без наркоманиягә каршы! 01.03.2017

1 март -наркомания һәм наркобизнеска каршы көрәш көне. 7 нче класс укучылары «Наркомания- төпсезлеккә бер адым» темасына телдән журнал оештырдылар.
-
Радик Мөхәммәт- безнең якташыбыз. 28.02.2017

Бик күпләрнең йөрәк турында урын алган “Зәңгәр чәчәк”, ”Килегез сез Арча якларына” җырларының һәм бик матур башка шигырьләрнең авторы Радик Мөхәммәт- безнең якташыбыз, Чиканас авылыннан. Аның иҗатына безнең укучыларыбыз да гашыйк. Радик Мөхәммәтнең әнисе Рәисә апа бүләк иткән шәхси әйберләр мәктәбебездә кадерле истәлек булып саклана. Бу көннәрдә исә алардан күргәзмә төзелде. Укучылар шагыйрьнең армия хезмәте альбомын, андагы фоторәсемнәрне, үз куллары белән ясаган рәсемнәрне күреп сокландылар, язу машинкасын, шигырь дәфтәрләрен, китапларын карадылар, шигырьләрен укыдылар.
-
Чиканас башлангыч сыйныф укучылары һәйкәлгә венок салдылар. 27.02.2017

Авылыбызның урта бер җирендә,
Иң матур һәм калку урында
Һәйкәл булып солдат басып тора
Винтовкасын тотып кулына.
Таш һәйкәлләр балкый эчтән генә,
Җырлый алар акыртын гына.
Һәйкәлләргә килик, гөлләр куйыйк!
Һәйкәлләрне тыңлыйк тын гына.
Күпме сагышлы карашны, күз яшьләрен күрде бу һәйкәл! Күпме ялгыз аналар, тол хатыннар бирегә килеп, инде ничәнче мәртәбә үзләренең газиз кешеләре белән эч серләрен уртаклаша. Һәркайсының күңелендә бер уй: һәйкәл булып, аның улы, ире кайткан! Тормышның нинди авыр сынаулары алдында да тез чүкмәгән әби-апаларыбызның, әлеге һәйкәл янына җиткәч, башлары иелә, тез буыннары калтырый. Алар үзләренә бетмәс - төкәнмәс хәсрәт китергән, туганнарыннан, газизләреннән аерган, сабыйларны ятим иткән сугышка ләгънәт укый. Ходайдан илгә-көнгә тынычлык, иминлек, муллык сорый.



















