Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Училинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Өчиле төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422020, Республика Татарстан, Арский район, с.Учили, ул. Тукая, д. 77 / Татарстан Республикасы, Арча муниципаль районы, Өчиле авылы, Тукай урамы, 77 нче йорт. |
| Телефон: | +7(843)-665-45-10 |
| E-Mail: | Sul.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Училинская ООШ" Арского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Нуретдинов Амир Габдулхакович |
| Год основания учреждения: | 1979 |
| У нас учатся: | 29 / Бездә укыйлар: 29 укучы |
| У нас учат: | 13 / Бездә укыталар:13 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Училинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Өчиле төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 161 162 163 ( 164 ) 165 166 167 168 169 170 >>
-
Бөек җиңү бәйрәме 09.05.2017

Бүген Бөек җиңүнең 72 еллыгына карата Арчада күргәзмә оештырылды.8 класс укучысы В.Ранил сугыш чоры белән бәйле альбомнар, сугыш ветераннарының батырлыклары белән таныштырды. Күргәзмәне оештырды тарих укытучысы Валиева Х.Х.
-
Бөек җиңү бәйрәме белән 09.05.2017

Кадерле ветераннар һәм тыл хезмәтчәннәре! Хөрмәтле, дуслар! Сезнең барыгызны да бөек тантана, зур шатлык — Бөек Җиңүнең 72 еллык бәйрәме белән котлыйбыз! Күгебез һәрчак аяз, дөньялар тыныч, илләр имин булсын!
-
Үлемсез полк. 09.05.2017

Безнең мәктәп коллективы да "Улемсез полк" акциясеннән читтә калмады.
-
Бөек Җиңүнең 72 еллыгы. 08.05.2017

6 май көнне Иске-Йорт башлангыч мәктәбе укучылары Бөек Ватан сугышында батырларча һәлак булган,туган җирләренә әйләнеп кайта алмаган солдатларны бер минут тынлык белән искә алдылар,һәйкәлгә венок салдылар.
-
Чиканас авылында тантана. 08.05.2017

"Бер кайтмасак, бер кайтырбыз",-дип китсәләр дә, күп кенә авылдашларыбыз яу кырында мәңгелеккә ятып калды, күбесе кайткач вафат булды. Бүгенге көнгә авылыбызда Бөек Ватан сугышында катнашкан бер генә кеше дә исән түгел. Туган җирләре өчен башын салган бу батырларны онытырга безнең хакыбыз юк. Алар безнең белән, безнең арада.
-
Бөек Җиңүгә - 72 ел! 06.05.2017

Югары Бирәзә башлангыч мәктәбендә Җиңү көненә багышланган бәйрәм булды.Бу дәһшәтле көннәрне онытырга беркемнең дә хакы юк.
-
Бөек Җиңүнең 72 еллыгына! 06.05.2017

Күкчә-Бирәзә башлангыч мәктәбе укучылары Бөек Җиңү бәйрәменә тыл ветераннарын кунакка чакырдылар.Ветераннарыбыз мул өстәлләр артында утырып ,укучыларның чыгышларын тыңладылар.Аннары Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашларыбызны искә алып, һәйкәлгә венок куйдылар. Ветераннарыбыз дөньялар тыныч булсын, сугышлар була күрмәсен дип изге теләкләр теләделәр.
-
Агач утырту – изге гамәл 04.05.2017

Тирә – юнебезгә яшеллек бирүче, сулар һавабызны чистартучы урманнарны саклау, агачлар утырту барыбызның да уртак бурычы ул. Без дә укучыларыбыз белән берлектә күп санда агач үсентеләре утырттык. Хәзер аларны кадерләп, саклап үстерергә генә кирәк. Җир йөзендә яшәгән һәр кеше табигатьне яратсын, аны сакласын дигән теләктә калабыз.
-
"Табигать- уртак йортыбыз" 03.05.2017

Күкчә-Бирәзә башлангыч мәктәбе укучылары авыл китапханәсендә "Табигать- уртак йортыбыз" дигән тәрбия сәгатендә катнаштылар. Табигатькә багышланган җырлар,шигырьләр башкардылар, викторина сорауларына җавап бирделәр.
-
Әйләнә - тирәбез ямьле булсын! 02.05.2017

Иске Йорт башлангыч мәктәбе укучылары да чисталык икеайлыгына кушылып, тирә - юньне җыештырдылар, агач төпләрен йомшарттылар.



















