Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Утар-Атынский детский сад» Арского муниципального района Республики Татарстан-Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Утар-Аты балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422017, Республика Татарстан, Арский район, д. Утар-Аты, ул. Школьная, д. 44 |
| Телефон: | |
| E-Mail: | dsuaty.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Утар-Атынский детский сад" |
| Руководитель: | Сулейманова Фарида Мазитовна |
| Год основания учреждения: | 1972 |
| У нас учатся: | 8 |
| У нас учат: | 2 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Утар-Атынский детский сад» Арского муниципального района Республики Татарстан-Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Утар-Аты балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем учреждениесе - новости
Страницы: << 41 42 43 ( 44 ) 45 46 47 48 49 50 >>
-
Бездә өмә. 17.04.2018

-
12 нче апрель – космонавтиканың туган көне. 12.04.2018

“Космонавтлар маршы”
Җырлап чыгабыз иртән кырларга.
Кырлар, урманнар уяна.
Көч бар беләктә, кодрәт йөрәктә, -
Кеше галәмгә юл яра.
Корыч ракета оча биеккә.
Күңел омтыла галәмгә.
Таулар селкенә, йөрәк җилкенә,
Максат бер генә - җиңәргә!
Җырлап чыгабыз иртән кырларга.
Кырлар урманнар уяна.
Утлар кабына, нурлар агыла,
Җыр кала туар елларга.
Куш.: Суда йөзәргә,
Күктә очарга,
Галәм серләрен ачарга!
-
Аппликация в средней группе «Рыбки в аквариуме». 11.04.2018

Цель: учить детей разрезать квадрат по диагонали на два треугольника, затем один треугольник еще раз пополам; самостоятельно составлять из треугольников изображение рыбки.
Совершенствовать навыки работы с ножницами. Закреплять умение аккуратно наклеивать детали аппликации.
-
Чулпанга-5 яшь. 09.04.2018

С пятилетним юбилеем
Поздравления принимай.
В свою сказу ты, принцесса,
Шире двери открывай.
Пусть живут с тобою рядом
Волшебство и чудеса,
Пусть от радости и счастья
Твои светятся глаза.
Мы желаем быть веселой,
Не болеть и не грустить,
Быть послушной, некапризной,
Маму с папою любить. -
04.04.2018

Тәгәрәтеп җепшек карны,
Ясап куйдык Кар бабай!
Менә, малай, бабай инде —
Бар бабайларга бабай!( Ф.Зыятдинова)
-
2 апрель — Халыкара балалар китабы көне 02.04.2018

Кадерлә син китапны.
Китап - киңәшчең синең,
Дустың, ярдәмчең синең,
Ул хөрмәткә бик хаклы
Кадерлә син китапны.
Почмакларын бөкләмә,
Битләрен дә ертма син,
Керле кул белән аны
Беркайчан да тотма син.
Ул яратмый пычракны-
Керне, тузанны, тапны.
Саф, керсез күңелең белән
Бик чиста тот китапны.
Көн дә укы син аны:
Китап - якын дустың ул.
Синең сорауларыңа
Җавап биреп торыр ул!(Х.Шабанов) -
Камиләгә-3 яшь! 29.03.2018

Маленькое солнышко,
Кукольные глазки!
Вот уже три годика
Девочке — милашке!
Ты расти, будь умницей,
Радуй папу с мамой,
Не болей, счастливой будь
И красивой самой!
-
Рабит Батуллага-80 яшь! 26.03.2018

Батулла. “Шапшакларны бака ялый”.
Мөбарәкша манный боткасы ашап утыра икән. Үзе алак ялак карана. Күке кычкырса, сәгатькә карый. Песи мияулап урындыктан сикереп төшсә, Мөбарәкша песигә карый. Абыйсы телевизор кабызса, Мөбарәкша телевизордан күзен алмый
— Алдыңа гына карап аша, улым! — диде әнисе Мөбарәкшага. — Әнә тагын түшеңә тамызгансың. Эчкән сөтең дә ашаган боткаң да күлмәгеңә җыела бит.
Мөбарәкша түшенә тамган сөтне, ботканы кулы белән сыпыра. Сыпырган саен, күлмәк карала бара.
— Һи-и, Мөбарәкша улым, — диде әнисе. — Күлмәгеңн пычратып бетергәнсең бит. Әнә түшең каткан. Битең пычранган. Алай ярамый.
— Нигә алай ярамый? — ди Мөбарәкша.
— Түше каткан малайлар, бите шапшаклар янына төнлә бака килә икән. Бака килә икән дә пычранган җирләрне ялый икән. Йоклаганда, синең дә битеңне бака ялап китәр инде. Мөбарәкша ашап туйгач, әнисе аның өстен алыштырды, чиста күлмәк кигезеп, битен-кулын юдырып, йокларга яткызды. Мөбарәкша, йокламаска тырышып, төн уртасына чаклы бака килгәнне көтте. Күпме генә көтсә дә, аның битен яларга бака килмәде. Белгәндер ул бака, Мөбарәкшаның бите чиста икәнен белгәндер. Шуңа килмәгәндер.
(“Балачак аланы” Балалар бакчасы тәрбиячеләре һәм әти-әниләр өчен хрестоматия 112 бит)
-
Яз хәбәрчеләре- кара каргалар килде. 23.03.2018

Кара карга кунган карга,
Каркылдыйдыр: "Кар да, кар,
Кайчан эреп бетәр кар?"
-
Нәүрүз килә. 21.03.2018

Борын-борын заманнан,
Болгар белән Казаннан,
Җаек белән Иделдән
Бу бәйрәм безгә килгән.
Нәүрүз мөбәрәк булсын!
Нәүрүз мөбәрәк булсын!





