МБОУ «Ташкичинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422039, РТ, Арский район, д. Ташкичу, ул. Ленина, д. 36\Татарстан Республикасы Арча районы, Ташкичү авылы, Ленин урамы, 36 нчы йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-05-22 |
| E-Mail: | Sta.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ташкичинская ООШ" |
| Руководитель: | Сабирзянова Гулия Радиковна |
| Год основания учреждения: | 1929 |
| У нас учатся: | 41, из них иностранных граждан -1 Бездә укыйлар: 41 укучы |
| У нас учат: | 13/Бездә укыталар 13 укытучы |
МБОУ «Ташкичинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 81 82 83 84 85 86 87 ( 88 ) 89 90 >>
-
Разговоры о важном – «День земли» 03.04.2023

Сегодня 3 апреля в МБОУ «Ташкичинская ООШ» в рамках проекта «Разговоры о Важном» прошел классный час, посвященный Дню Земли, который ежегодно отмечается в апреле. Он призван объединять людей планеты в деле защиты окружающей среды. Учащиеся с педагогами говорили о взаимодействии с окружающей средой и о том, как это делать правильно.
-
1 апрель – Халыкара кошлар көне 01.04.2023

1 апрель ел саен кошлар көне буларак билгеләп үтелә. Тирә-ягыбыз мөһитен саклау, кошларга кулыбыздан килгәнчә ярдәм итәргә өйрәтү максатыннан башлангыч сыйныф укучылары өчен “Кошлар – безнең дусларыбыз” темасына танып-белү сәгате үткәрелде. Балалар кошлар турында бик күп кызыклы мәгълүматлар белделәр, кошлар турында табышмакларга җаваплар таптылар һәм ребуслар чиштеләр, мәкаль һәм әйтемнәрне искә төшерделәр.
-
Күңелле яллар – шахмат-шашка ярышы 30.03.2023

Бүген укучылар арасында шахмат-шашка ярышы уздырылды. Әлеге ярышта катнашып, укучылар үзләренең интеллектуаль осталыкларын сынадылар.
-
Түгәрәкләр эшчәнлеге 29.03.2023

Каникулда мәктәптә түгәрәкләр эшчәнлеге дәвам итә. Бүген “Туган тел” түгәрәгенә йөрүче укучыларыбыз мәктәбебездә эшләп килүче Ш.Мәрҗани музеенда күренекле мәгърифәтчебезнең мирасын өйрәнүне дәвам иттеләр. Ш.Мәрҗанинең тормышына, иҗатына бәйле булган кызыклы фактлар, өстәмә мәгълүматлар белән таныштылар. Туган төбәгебезнең иҗади мирасын барлау һәм өйрәнү яшь буынга тәрбия бирүдә әһәмиятле чыганак булып тора.
-
“Куркынычсыз тәгәрмәч” конкурсына әзерләнәбез 28.03.2023

Мәктәбебезнең ЮИДчылары апрель аенда районда узачак «Куркынычсыз тәгәрмәч» конкурсына әзерләнәләр. Балалар алдында медицина, юл хәрәкәте кагыйдәләре һәм велосипед белән виртуоз идарә итү өлкәсендә үзләренең күнекмәләрен һәм белемнәрен күрсәтү бурычы тора.
-
ОГЭ га хәзерлек 27.03.2023

Каникул вакытында ОГЭга әзерләнү буенча график төзелде. 9 нчы класс укучылары төп һәм сайлап алу фәннәре буенча консультацияләргә йөриләр. Бүген химия һәм география фәннәре буенча концультация уздырылды.
-
Волейбол ярышы 25.03.2023

Ташкичү һәм Иске Ашыт мәктәпләре укучылары арасында волейбол ярышы уздырылды. Һәр командалар да бик оста һәм матур уен күрсәттеләр.
-
Макулатура җыябыз ."Бум Батл" акциясе 24.03.2023

Макулатура җыю – урманнарның, туган җиребезнең, ахыр чиктә планетабызның табигый матурлыгын саклау да ул. Кәгазь калдыкларын җыеп, бердән, чүптән арынабыз, икенчедән, файдалы эш эшлибез.Бу эшкә һәркем үз өлешен кертә ала. Мәктәбебез укучылары да бу эштә зур активлык күрсәтә. Һәркемнең өендә актуальлеген югалткан китаплар, иске кәгазь каталоглар, күптән укылган матбугат басмалары хәйран күп булып чыкты. Иң күп макулатура җыючы укучыларга һәм классларга грамоталар тапшырылды Балаларга һәм аларның әти-әниләренә тырышлыклары өчен зур рәхмәт!
Сбор макулатуры – это и сохранение природной красоты лесов, родной земли и, в конечном счете, нашей планеты. Собирая бумажные отходы, мы, во-первых, избавляемся от мусора, во-вторых, делаем полезное дело.Каждый может внести свой вклад в это дело. Большую активность в этом деле проявляют и учащиеся нашей школы. Большое спасибо ребятам и их родителям за участие в этом акции!
-
Сыерчык оялары ясадык 24.03.2023

Яз җитүгә, бар табигать уяна. Шул исәптән, безнең канатлы дусларыбыз да җылы яклардан туган якларына кайта башлыйлар. Кошларны сөендереп, мәктәбебез укучылары "Иң яхшы сыерчык оясы” конкурсында актив катнаштылар. Укучылар барлыгы 19 сыерчык оясы ясап алып килделәр. Һәрбер сыйныфтан иң матур сыерчык оялары сайлап алынды. Район күләмендә үткәрелгән "Сыерчык оясы ясау" конкурсында мәктәп укучылары актив катнашалар.
-
8 класста ВПР 23.03.2023

8 класс укучылары математика фәненнән ВПР эшләделәр












