МБОУ «Ташкичинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422039, РТ, Арский район, д. Ташкичу, ул. Ленина, д. 36\Татарстан Республикасы Арча районы, Ташкичү авылы, Ленин урамы, 36 нчы йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-05-22 |
| E-Mail: | Sta.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ташкичинская ООШ" |
| Руководитель: | Сабирзянова Гулия Радиковна |
| Год основания учреждения: | 1929 |
| У нас учатся: | 41, из них иностранных граждан -1 Бездә укыйлар: 41 укучы |
| У нас учат: | 13/Бездә укыталар 13 укытучы |
МБОУ «Ташкичинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 71 72 73 74 ( 75 ) 76 77 78 79 80 >>
-
Абдулла Алиш – батырлык үрнәге. 21.10.2023

«Туган телем сагында” акциясе кысаларында 21 нче октябрь көнне укучыларга Абдулла Алишның тормыш юлына һәм иҗатына күзәтү ясалды. Аның әкиятләре буенча фикер алышу, уңай һәм тискәре гадәтләрне аера белергә өйрәтү, сәнгатьле уку һәм бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен үстерү, китап укуга кызыксыну тәрбияләү өстендә эш алып барылды.
-
“Мин кулыма китап алам” 20.10.2023

20 нче октябрь көнне башлангыч класс укучылары өчен китапханәдә “Мин кулыма китап алам” дип исемләнгән әңгәмә оештырылды. Укучылар татар халык иҗатына багышланган китаплар белән таныштылар. Әлеге китапларда – халкыбызның гаҗәеп бай күңел хәзинәсе, ата-бабаларыбыздан безгә биреп калдырган олы рухи мирасы, күңел дәрьясы. Соңыннан татар халык иҗатына багышланган мәгълүматлар турында газета-журналларга күзәтү ясалды.Әлеге чарада балаларның китапка булган хөрмәтен тагын да арттырырга, татар халык ижаты белән якынрак танышырга мөмкинлек бирелде.
-
“Мәкальләрдә халкымның тормыш тәҗрибәсе” 19.10.2023

Тел – кешеләрнең аралашуы өчен бик әһәмиятле чара. Ул кеше тормышында бик мөһим урын тота. Ул – тормыш чыганагы, белем чишмәсе. Тел кешеләргә бер – берсе белән аралашырга, бер – берсен аңларга, бер – берсенең теләк – максатларын, уй – фикерләрен белергә ярдәм итә. Шул максаттан чыгып, башлангыч класс укучылары арасында “Мәкальләрдә халкымның тормыш тәҗрибәсе” дип аталган чара үткәрелде.
-
19.10.2023

19 октября в школе был осуществлён родительский контроль организации горячего питания обучающихся. Комиссия родителей проверила соответствие приготовленных блюд утверждённому меню, санитарное состояние обеденного зала. Было отмечено, что рацион питания соответствует меню. В обеденном зале столы накрыты для обучающихся по классам, соблюдая, посадочных мест детям хватает. Сотрудники столовой соблюдают гигиенические требования при работе в столовой. Замечаний к организации питания детей нет.
-
“Туган телем, татлы телем!” 17.10.2023

Без -Тукай якташлары. Телебезнең тирән, кодрәтле, серле дөньясының нәкъ үзәгендә кайнап, аның байлыгына, матурлыгына, фикри тирәнлегенә, аһәңлелегенә сокланып һәм горурланып яшибез. 17 октябрь көнне “Туган телем сагында” исемле акциясе кысаларында “Туган телем, татлы телем!” дип аталган класс сәгатьләре уздырылды. Әлеге чаралар укучыларда туган телгә мәхәббәт тәрбияләү, туган телне кадерли белү күнекмәләре формалаштыру, телнең язмышын күзаллауда укучының үзаңын уяту максатыннан үткәрелде.
-
“Бәхет биргән җирем - Татарстан" 17.10.2023

Мәмсә мәктәбендә, “Бәхет биргән җирем - Татарстан" дигән темага тәрбия сәгате үткәрелде.Татарстан Республикасы, аның дәүләт символлары искә төшерелде, гимны җырланды.Респупликабызның шәһәрләре, табигый байлыклары, данын дөньяга тараткан геройлары, язучы- шагыйрьләре, завод-фабрикалары турында мәгълүмат бирелде.Презентация күрсәтелде.Бик матур шигырьләр укылды.
-
Разговоры о важном 16.10.2023

16 октябрьдә, Россия мәктәпләрендә «мөһим нәрсәләр турында сөйләшүләр»дәресе узды. Дәрес Россия кинематографының юбилеена багышлана. Дәресләрдә балалар Россиянең тарихы, географиясе, мәдәнияте, Дәүләт төзелеше һәм аның дөнья процессларындагы роле турында беләчәкләр. Моннан тыш, кайбер дәресләр мәктәп укучыларының тормышына кагылышлы темаларга кагыла. Россия киносының юбилее хөрмәтенә «мөһим нәрсәләр турында сөйләшүләр» уза.
В понедельник, 16 октября, в российских школах пройдет урок «Разговоры о важном». Занятие приурочено к юбилею российского кинематографа. На уроках дети узнают об истории, географии, культуре, государственном устройстве России и ее роли в мировых процессах. Кроме того, часть занятий затрагивает темы, которые касаются непосредственно жизни самих школьников. Как проходят «Разговоры о важном» в честь юбилея российского кино.
-
МХК дан олимапиада 16.10.2023

Бүген МХКдан мәктәп олимпиадасының мәктәп туры узды.
-
“Туган телем сагында” 16.10.2023

«Ата вә анагызны, якын кардәшләрегезне ничек сөйсәгез, милләтегезне дә, телегезне дә шулай сөегез, милләтегез вә телегез өчен хезмәт итүне җаныгызга бәхет дип белегез», - дип язган Риза Фәхреддин. “Туган телем сагында” акциясе һәр айның бер атнасын “Туган тел атналыгы” итеп үткәрү планлаштырыла. Элеге атналык кысаларында үткәреләчәк чаралар укучыларыбызны тылсымлы тел дөньясына кереп, матур, дөрес сөйләргә, тапкыр әйтергә, фикерне төгәл белдерергә, телебезнең байлыгын, хикмәтен, язмышын аңларга ярдәм итәчәк.
-
“Татарча диктант” акциясе 16.10.2023

“Татарча диктант” – татар телендә хатасыз язарга өйрәтү, әдәби татар телен кулланучылар даирәсен арттыру, орфографик һәм грамматик хаталарны тикшерү мәсьәләләренә игътибарны арттыручы белем бирү акциясе. Быел татарча диктант сигезенче тапкыр оештырыла. Әлеге диктант 13 - 15 нче октябрь көннәрендә языла. Ел саен мәктәбебез укучылары һәм укытучылары әлеге акциядә актив катнаша.












