МБОУ «Ташкичинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422039, РТ, Арский район, д. Ташкичу, ул. Ленина, д. 36\Татарстан Республикасы Арча районы, Ташкичү авылы, Ленин урамы, 36 нчы йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-05-22 |
| E-Mail: | Sta.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ташкичинская ООШ" |
| Руководитель: | Сабирзянова Гулия Радиковна |
| Год основания учреждения: | 1929 |
| У нас учатся: | 41, из них иностранных граждан -1 Бездә укыйлар: 41 укучы |
| У нас учат: | 13/Бездә укыталар 13 укытучы |
МБОУ «Ташкичинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << ( 71 ) 72 73 74 75 76 77 78 79 80 >>
-
Татар халкының милли бәйрәмнәре 23.11.2023

Гасырлардан-гасырга, буыннан-буынга, әби-бабайдан әти-әнигә, әти-әнидән балага үзләренең борынгы бәйрәмнәрен, гореф-гадәтләрен, йолаларын югалтмыйча тапшырып килгән, һәм алар, күпмедер дәрәҗәдә үзгәреп, югалып бетә язып, безнең көннәргә дә килеп җиткән. Бу йолалар-халыкны бердәм милләт итеп берләштерә торган чараларның берсе булып тора. Бүген башлангыч класс укучыларына татар халкының милли бәйрәмнәре, йолалары белән таныштыру чарасы үткәрелде. Яшь буынны милли рухта тәрбияләү һәркемнең изге бурычы.
-
Зона профсоюз ярышлары 23.11.2023

22 ноябрь көнне Ташкичү төп гомуми белем мәктәбендә профсоюз членнары арасында өстәл теннисы һәм бадминтон буенча зона ярышлары булып узды. 6 мәктәптән җыелган хезмәткәрләр матур уен күрсәттеләр.
-
«Туган телем сагында” 23.11.2023

“Туган телем сагында” акциясе һәр айның бер атнасын “Туган тел атналыгы” итеп үткәрү планлаштырылды. Элеге атналык кысаларында үткәрелеп барган чаралар укучыларыбызны тылсымлы тел дөньясына кереп, матур, дөрес сөйләргә, тапкыр әйтергә, фикерне төгәл белдерергә, телебезнең байлыгын, хикмәтен, язмышын аңларга ярдәм итә.
Татар халкы яраткан шагыйре Габдулла Тукайны котлый, шигырьләрен укый, җырларын җырлый. Шагыйрьнең балачагы Кушлавыч, Өчиле, Кырлай авыллары, аның бай табигате белән бәйле. Шушы авылларның матур табигате сабый күңелендә тирән эз калдыра. Шагыйрь бу хәтирәләрне үзенең үлемсез шигырьләренә сала. Тукай әсәрләре белән безнең телебез ачылган, сабый чактан укыган әкиятләре күңелебезгә кереп калган. Тукай кеше күңелендә була торган намуслылык, тугрылык, гаделлек сыйфатларын шигырьләре аша җиткерергә тели.
Еллар үткән саен Тукаебыз безгә якыная, кадерлерәк була бара. Аңа булган чиксез ихтирам безнең күңелләрдә онытылмаслык урын ала. Укучылар өчен оештырылган “Тукай – сүнмәс йолдыз ул!” дип аталган әдәби чарада Габдулла Тукайның тормыш юлы, әсәрләре искә төшерелде. Чара Тукайның “Туган тел” җыры белән тәмамланды. Габдулла Тукай иҗаты – күпкырлы, халыкчан, тирән моңлы һәм тылсымлы бер шигъри дөнья ул.
-
Игровое занятие для учащихся 1- 4 классов "Давайте дружить". 22.11.2023

В рамках прохождения недели психологии в МБОУ «Ташкичинской ООШ» прошло игровое занятие для учащихся 1- 4 классов "Давайте дружить". Целью этого занятия являлось обучение навыкам выстраивания устойчивых дружеских взаимоотношений внутри класса, совладания с конфликтными ситуациями, стимулирование заинтересованности в поисках путей выхода из конфликтных ситуаций. В этом мероприятии было создано дружелюбная доверительная атмосфера, позитивное отношение к себе и окружающим, укрепление бережного взаимоотношения друг с другом. Ребята проходили различные испытания, где им необходимо было показать умение взаимодействовать друг с другом. Все успешно справились с испытаниями.
-
«Эш беткәч, уйнарга ярый” – мәкальләр һәм табышмаклар кичәсе. 22.11.2023

Мәмсә мәктәбендә "Туган телем сагында акциясе кысаларында "Эш беткәч, уйнарга ярый" дигән исем астында мәкальләр һәм табышмаклар кичәсе үткәрелде.Балалар халкыбыз җәүһәрләре - мәкаль һәм табышмак китаплары белән таныштылар, презентация күрсәтелде."Мәкальне дәвам ит!" дигән уен уйнадылар. Аннары командаларга бүленеп, табышмакларга җавап таптылар.
-
“Иң татлы тел – туган тел” 21.11.2023

“Туган телем сагында “ акциясе кысаларында 21 нче ноябрь көнне 1-9 класс укучыларына “Иң татлы тел – туган тел” дип аталган тәрбия сәгатьләре үткәрелде. Әлеге чарада укучыларда иң мөкатдәс,газиз,бөек татар телебезгә һәм башка телләргә карата кызыксыну, хөрмәт, сакчыл караш, мәхәббәт хисе тәрбияләү; укучыларның фикерләү, иҗади сәләтләрен үстерү; туган телебезнең матурлыгын, гүзәллеген тоярга өйрәтү өстендә эш алып барылды.
-
Тренинговое занятие «Внутренняя сила» 21.11.2023

В рамках недели психологии, с целью формирования умений и навыков по сохранению и укреплению психического здоровья участников на основе овладения способами само регуляции и активизации личностных ресурсов; обсуждение различных ситуаций, с которыми могли сталкиваться обучающиеся, и поиск путей их решения, в 6 классе было проведено тренинговое занятие на тему «Внутренняя сила».
-
«Разговоры о важном» «О взаимоотношениях в семье». 20.11.2023

В преддверии Дня матери 20 ноября » в 1-9 классах прошли внеурочные занятия «Разговоры о важном» «О взаимоотношениях в семье». Цель занятия: формирование у обучающихся понимания традиционных российских семейных ценностей; преемственности поколений, взаимоуважения и взаимопомощи в семье, важности семейных традиций. Формирующиеся ценности: крепкая семья.
-
Тренинговое занятие «Ценность каждого» 20.11.2023

В рамках «Недели психологии» в 5 классе было проведено занятие с использованием упражнения «Пять добрых слов». Цель – создать позитивный образ себя и своего друга – одноклассника. После проведенного упражнения учащиеся обменивались мыслями и впечатлениями, всем было интересно узнать о своих достоинствах.
-
“Туган телем сагында”атналыгы. 20.11.2023

“Туган телем сагында” атналыгының төп максат һәм бурычлары: туган телебезгә,мәдәниятебезгә,әдәбиятызга мәхәббәт тәрбияләү,сәләтле укучыларны барлау, укучыларның иҗади эшчәнлекләрен ачыклау,бәяләү; халкыбызның җыр – моңнарын, милли көйләрен пропагандалауны дәвам итү, китап уку аша төрле фәннәргә мәхәббәт тәрбияләү,төпле белемгә омтылышны үстерү һәм “Татарның әхлак кодексы” темасына үткәрелгән чаралар аша хәзерге көн укучы яшьләребезгә әхлакый тәрбия бирү, укучыларда милли горурлык хисләре тәрбияләү.
Татарларның бөеклеге, даны сигез катларга китсен,
Мәңге, һәрвакыт бу милләтне ходаем бәхетле итсен.
Г.Тукай












