МБОУ «Ташкичинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422039, РТ, Арский район, д. Ташкичу, ул. Ленина, д. 36\Татарстан Республикасы Арча районы, Ташкичү авылы, Ленин урамы, 36 нчы йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-05-22 |
| E-Mail: | Sta.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ташкичинская ООШ" |
| Руководитель: | Сабирзянова Гулия Радиковна |
| Год основания учреждения: | 1929 |
| У нас учатся: | 40 Бездә укыйлар: 40 укучы |
| У нас учат: | 13/Бездә укыталар 13 укытучы |
МБОУ «Ташкичинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 161 162 163 164 165 166 ( 167 ) 168 169 170 >>
-
Уку елын төгәлләү ата-аналар җыелышлары 25.05.2020

1-8 класс укучылары өчен 2019-2020 нче уку елы төгәлләнде. Бу классларның ата-аналары өчен дистанцион класс җыелышлары узды. Җыелышта уку йомгаклары, җәйге каникулны оештыру, куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәү мәсьәләләре каралды.
-
2019-2020 нче уку елын төгәлләү турында
23.05.2020
2019-2020 нче уку елын төгәлләү башка елларга караганда үзенчәлекле булды. 1-8 класс укучылары өчен уку елы 23 майда, 9 класс укучылары өчен 30 майда төгәлләнә. Җәйге каникулларны файдалы, хәвеф-хәтәрсез үткәрегез!
-
"ТАССРга - 100 ел". Тәрбия сәгате 22.05.2020

Бүген дистанцион рәвештә классларда"ТАССРга - 100 ел" дип аталган тәрбия сәгатьләре узды.
-
Тарихны шәхесләр тудыра 21.05.2020

Республикада һәм районда "Тарихны шәхесләр тудыра" ("История в лицах") дистанцион акциясе башланды. Укучылар, укытучылар белән берлектә, туган мәктәбебезне тәмамлап, илебезнең төрле почмакларында яшәүче, татар халкының тарихын дәвам итүче шәхесләрне барлыйлар, алар турында истәлекләр туплыйлар. Шундый шәхесләрдән күп еллар "Бәкер" шифаханәсе директоры булып эшләгән Ф.И.Ибраһимов, Свердловск өлкәсендә Татарстан Республикасы вәкиллеге рәисе урынбасары Ф.А.Сафиуллина, илебезнең авыл хуҗалыгын күтәрүдә үзеннән зур өлеш керткән И.Г.Валиев, танылган журналист Р.Г.Фатхрахманов, атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре, укытучылар, табиблар һәм башкалар турында материаллар туплана.
-
Татарстан АССР төзелүгә - 100 ел
20.05.2020
Быелгы истәлекле даталарның тагын берсе - Татарстан Республикасы төзелүгә 100 ел тулачак. Бу уңайдан да укучылар белән эзләнү эшләре алып барыла. Газета-журнал материаллары белән танышабыз, ТАССР төзүгә зур өлеш керткән шәхесләрнең биогафияләрен өйрәнәбез.
-
19 май - пионер туган көн 19.05.2020

19 май - пионер туган көн. Бүгенге укучыларның әбиләре-бабайлары, кайберләренең әниләре-әтиләре пионер сафларында тәрбияләнделәр. Пионер - беренче дигән сүз. Бүгенге көндә аны варислар сүзе белән алыштырдылар. Пионериянең данлы үткәне, герой-пионерлар турында бүген дистанцион тәрбия сәгатьләре узды. Пионерия - ул безнең үткәнебез, безнең тарихыбыз!
-
Халыкара музейлар көне 18.05.2020

18 май - халыкара музейлар көне. Шушы уңайдан укучыларга илебезнең төрле почмакларында урнашкан музейларга дистанцион кереп, андагы материаллар белән танышырга тәкъдим ителде. Класс җитәкчеләре тәрбия сәгатендә музейларның барлыкка килү тарихы, аларның төрләре һәм музейларның әһәмияте белән таныштырдылар.
-
Гаилә - тормыш нигезе 16.05.2020

Класс җитәкчеләре укучылар белән дистанцион рәвештә төрле чаралар үткәрәләр. 15 май - гаилә көненә карата "Гаилә - тормыш нигезе " дип аталган тәрбия чаралары үтте.
-
Арча районы төзелүгә - 90 ел 15.05.2020

2020 нче ел - истәлекле даталарга бай ел. Шуларның берсе - Арча районы төзелүгә 90 ел. Шушы уңайдан мәктәптә Ш.Мәрҗани музее әгъзалары тикшеренү эшләре алып баралар. Төрле чыганаклардан район тарихы, районның данлыклы кешеләрен барлый башладылар. Бу эш дистанцион рәвештә бара.
-
Тәҗрибә участогында эш 13.05.2020

Язгы чорда мәктәп яны тәҗрибә участогында эшләр башлана. Саклык чаралары күреп, кишер, чөгендер, суган утырту өчен түтәлләр әзерләү эше оештырылды.












