Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Ташкичинский детский сад Арского муниципального района РТ» Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Ташкичү балалар бакчасы" муниципаль мәктәпкәчә белем бирү учреждениесы
Визитная карточка
| Адрес: | 422039, Республика Татарстан, Арский район, д. Ташкичу, ул. Ленина, д. 36 |
| Телефон: | 88436690522 |
| E-Mail: | dstash.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Ташкичинский детский сад Арского муниципального района РТ» |
| Руководитель: | Гараева Гульнара Мидехатовна |
| Год основания учреждения: | 1982 |
| У нас учатся: | 4 |
| У нас учат: | 1 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Ташкичинский детский сад Арского муниципального района РТ» Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Ташкичү балалар бакчасы" муниципаль мәктәпкәчә белем бирү учреждениесы - новости
Страницы: << 61 62 63 64 65 66 67 68 69 ( 70 ) >>
-
Уйнарга яратабыз. 11.01.2016

Шөгыльдән тыш вакытларда тәрбияче балалар белән мавыктыргыч уеннар оештыра. Кече төркем балалары бу уеннарны бик яраталар.
-
"Кыш бабай йорты"нда 09.01.2016

Ләйлә Яңа ел ялларында балалар өчен оештырылган бик күп күңел ачу урыннарында булды, шулай ук "Кыш бабай йорты"нда да. Ул Кыш бабайга шигырьләр сөйләп бүләк тә алды.
-
Боз сараенда рәхәт 04.01.2016

Кышкы ял көннәрендә балалар ата-аналары белән Арча шәһәренә Боз сараена сәяхәт кылдылар. Балаларга бозда шуу бик ошады.
-
Бакчабызда Чыршы бәйрәме! 30.12.2015

Бүген бакчабызда балалар күптән көткән Чыршы бәйрәме үткәрелде. Бәйрәмдә балалар үзләренең осталыкларын күрсәттеләр. Кыш бабабызның капчыгындагы бүләкләргә балалар бик сөенделәр. Бәйрәм әти-әниләргә, балаларга бик ошады.
-
Чыршы бәйрәменә әзерләнәбез 28.12.2015

Тиздән бакчабызда Чыршы бәйрәме узачак. Балалар матур җырлар, биюләр өйрәнәләр. Һәрбер бала Яңа елда нинди дә булса һөнәр күрсәтеп, әти-әниләрен сөендерәчәкләр әле.
-
Кардан сыннар ясыйбыз 25.12.2015

Тәгәрәтеп ак карны,
Ясадык кар бабайны.
Куйдык кишердән борын,
Ясадык ике кулын.
Күзләре – кара күмер.
Дидек: “Син урам себер!”
Зур себерке тоттырдык,
Көлешеп карап тордык.
-
Индивидуаль эшлибез 23.12.2015

Бакчада индивидуаль эш даими алып барыла. Прогулка вакытында төп хәрәкәтләрне ныгыту өстендә даими эшләнелә.
-
Саф һава-тәнгә дәва 21.12.2015

Саф һаваның тәнгә дәва икәнен һәрберебез беләбез. Балалар белән җәйге верандада "кунак-кунак" дигән сюжетлы уен оештырылды.
-
Канатлы дусларыбызны онытмыйбыз 18.12.2015

Балаларда кошларга карата мәрхәмәтлелек, кайгыртучанлык хисләре тәрбияләү максатыннан, кошлар өчен тагын бер "ашханә" булдырдык.
-
Каенкай- без тагын синең яныңда 16.12.2015

Без бүген балалар белән экологик сукмак буенча табигатькә экскурсия оештырдык. Бу экскурсиядән балалар үзләренә бик күп мәгълүмат алдылар. Балалар табигатьтәге үзгәрешләр белән таныштылар. Табигатькә карата сакчыл караш, мәрхәмәтлелек сыйфатлары буенча әңгәмә үткәрелде.





