Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Ташкичинский детский сад Арского муниципального района РТ» Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Ташкичү балалар бакчасы" муниципаль мәктәпкәчә белем бирү учреждениесы
Визитная карточка
| Адрес: | 422039, Республика Татарстан, Арский район, д. Ташкичу, ул. Ленина, д. 36 |
| Телефон: | 88436690522 |
| E-Mail: | dstash.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Ташкичинский детский сад Арского муниципального района РТ» |
| Руководитель: | Гараева Гульнара Мидехатовна |
| Год основания учреждения: | 1982 |
| У нас учатся: | 4 |
| У нас учат: | 1 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Ташкичинский детский сад Арского муниципального района РТ» Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Ташкичү балалар бакчасы" муниципаль мәктәпкәчә белем бирү учреждениесы - новости
Страницы: << 61 62 63 64 65 66 67 68 ( 69 ) 70 >>
-
Котлыйбыз. 01.02.2016

Бүген бакчабызда тәрбияче ярдәмчесе булып эшләүче Мостафина Миләүшә Мухаррямовнага 55 яшь. Кадерле хезмәттәшебез! Сине 55 яшьлек юбилей көнең белән ихлас котлыйбыз. Гаилә бәхете, тынычлыгы, ныклы сәламәтлек, балаларыгызның, оныкларыгызның куанычын күреп яшәвегезне телибез. Иң изге теләкләр белән хезмәттәшләрең.
-
Гөлләр үстерәбез. 29.01.2016

Балалар бүлмә гөлләрен бик яратып һәм теләп тәрбиялиләр. Бу беренчел хезмәт күнекмәләренә өйрәнү өчен зур этәреш булып тора.
-
"Хезмәт төбе -хәзинә" 28.01.2016

Бу атнада "Хезмәт төбе - хәзинә" проекты буенча эш алып барылды. Балалар белән әңгәмәләр, занятиеләр үткәрелде. Өстәл, дидактик, сюжетлы уеннар оештырылды. Балаларның эш кораллары турында күзаллауларын киңәйтү максатыннан әвәләү занятиясе үткәрелде.
-
Яңа уен белән танышабыз. 27.01.2016

Балаларның өлкәннәр хезмәте турында күзаллауларын киңәйтү максатыннан бакчага яңа өстәл уеннары алынды. Тәрбияче уенны уйнау тәртибен аңлата, үзе уйнап күрсәтә. Балалар уенчыкларны яратып, саклап уйныйлар.
-
"Баланы уен аша тәрбияләү" 26.01.2016

Әти - әниләр белән "Баланы уен аша тәрбияләү" дигән темага анкетирование үткәрелде. Әти - әниләр шул темага үзара фикер алышалар.
-
Мәрхәмәтлелек нигезләре. 25.01.2016

Тәрбияче ата - аналар һәм балалар белән "Мәрхәмәтлелек нигезләре" дигән акция үткәрде. "Безнең яхшы эшләребез" дигән күчмә китап эшләнде . Шул китапта әти - әниләр һәм балаларның уй - фикерләре, эшләре тупланды
-
Хәрәкәттә - бәрәкәт 20.01.2016

Бакчабызда йөргән балалар сәламәт яшәү серләре белән һәрдаим танышып торалар. Шул максаттан һәркөн балалар белән төрле күнегүләр эшләнелә. Балаларыбыз хәрәкәтләнергә бик тә яраталар.
-
Юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнүне дәвам итәбез. 18.01.2016

Юлда йөргәндә күзәтүчәнлек, мөстәкыйльлек, игътибарлылык үстерү, юл билгеләрен аера белү, хәвефсезлек кагыйдәләрен өйрәнүне дәвам итү өстендә эш алып барыла. Урамда үз - үзеңне тоту культурасын тәрбияләү турында әңгәмәләр үткәрелә.
-
Эшлекле очрашу 15.01.2016

Бүген Арча шәһәренең 1 нче номерлы мәктәбендә бакча мөдирләре, мәктәп директорлары, профсоюз катнашында эшлекле очрашу булып узды. Мәктәбебезнең башлангыч класс укытучысы Г.З.Фазуллинаны тырыш хезмәте өчен мактау грамотасы белән бүләкләделәр.
-
Әкиятне сәхнәләштерү 13.01.2016

Бакчабызда әкиятне сәхнәләштерү аша балаларда артистлык күнекмәләрен үстерү өстендә эш алып барыла. Төрле халык әкиятләренә карата балаларда кызыксыну тәрбияләнә. Балалар буш вакытларын кызыклы үткәрәләр. Өлкән төркем балалары нәни балаларга "Өйсез куян" әкиятен сәхнәләштерделәр.





