муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Среднекорсинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Урта Курса төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422024, РТ, Арский район, д. Средняя Корса, ул. Молодежная, д. 11/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Урта Курса авылы, Яшьләр урамы,11 нче йорт |
| Телефон: | (884366)53443 |
| E-Mail: | Sskor.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Среднекорсинская ООШ" |
| Руководитель: | Яруллин Радик Ракипович |
| Год основания учреждения: | 1902 |
| У нас учатся: | 83 учащихся / Бездә укыйлар: 83 укучы |
| У нас учат: | 18 учителей / Бездә укыталар 18 укытучы |
Новости МБОУ "Среднекорсинская ООШ"
Фатих Әмирханның тууына 140 ел тулуга багышланган күргәзмә
Опубликовано: 23.01.2026Татар халкының илгә, дөньяга танылган шәхесләре бик күп. Шундый шәхесләр арасында күренекле татар әдибе Фатих Әмирхан да бар. Ул - татар халкында татар әдәби теленең үсешенә, милли тәрбиянең алга китүенә нигез салучыларның берсе булган.
Фатих Әмирхан 1886 елның 1 нче гыйнварында Казанның Яңа бистәсендә Зариф мулла гаиләсендә туган. ХХ йөз башы татар яңарышын оештырган, аңа юллар сызган, юнәлеш күрсәткән кешеләрнең берсе. Ул, гомумән, татар зыялыларын туплап торган һәм милләткә хезмәт итүне девиз итеп күтәргән язучы. Аның әсәрләре аша укучы үз-үзен тәрбияли, милләтнең үткәне белән таныша. Ул публицист та, драматург та, прозаик та. Фатих Әмирханның иҗат гомере кыска булса да, аның исемен халык онытмый.
Бүген Габдулла Тукай әдәби музеенда күренекле татар язучысы Фатих Әмирханның тууына 140 ел тулуга багышланган күргәзмә эшли башлый. Экспозиция язучының тормыш юлын һәм иҗади эшчәнлеген киң колачлы итеп яктыртачак, аның шәхесен һәм әдәби мирасын ачуны максат итеп куя. Күргәзмәдә Татарстан Республикасы Милли музее фондларында сакланган Фатих Әмирхан мемориаль коллекциясеннән сирәк экспонатлар тәкъдим ителәчәк. Күргәзмәгә керү ирекле. Экспозиция 2026 елның 6 апреленә кадәр дәвам итәчәк.
К списку новостей









