муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Среднекорсинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Урта Курса төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422024, РТ, Арский район, д. Средняя Корса, ул. Молодежная, д. 11/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Урта Курса авылы, Яшьләр урамы,11 нче йорт |
| Телефон: | (884366)53443 |
| E-Mail: | Sskor.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Среднекорсинская ООШ" |
| Руководитель: | Яруллин Радик Ракипович |
| Год основания учреждения: | 1902 |
| У нас учатся: | 83 учащихся / Бездә укыйлар: 83 укучы |
| У нас учат: | 18 учителей / Бездә укыталар 18 укытучы |
Новости МБОУ "Среднекорсинская ООШ"
Рәхмәтемнең иң олысы сиңа булсын, укытучым!
Опубликовано: 17.10.2023Һәр кешенең “Менә ул чын укытучы!” диярлек остазы бар. Ул аны еллар үткән саен сагынып искә ала, гомер буе аңа рәхмәт укый. Талантлы укытучы үз белемен башкаларга биреп кенә калмый, сабыйлар күңеленә яхшылык орлыклары, өмет чаткылары өләшә, ул аларның авырлыкларын җиңеләйтә, күңелләрен аңлый белә. Укытучының сабырлыгы аналар сабырлыгына тиң. Әмма моның өчен укытучы булып туарга, гомерең буе укытучы булып яшәргә кирәк. Чын укытучы хәтта лаеклы ялга чыккач та укытучы булып кала бирә. Әйе, укытучы ул һөнәр генә түгел, ул – язмыш!
14 октябрь көнне Урта Курса авыл Мәдәният йортында үткәрелгән “Рәхмәтемнең иң олысы сиңа булсын, укытучым!” исемле әдәби-музыкаль кичә дә әнә шул сабыр, мөлаем затларга - ветеран укытучыларга багышланды. “Мәдәният йортына моның кадәр халыкның моңарчы килгәне юк иде!” – диеште аптырашта калган мәдәният йорты хезмәткәрләре. Әйе, халык күп иде, чөнки барысы да яраткан остазларына күңел түрендә йөрткән рәхмәт сүзләрен җиткерергә, яраткан укытучыларын хөрмәтләргә, хезмәтләрен зурлап, алар каршында баш ияргә дип килгән.
Кичә барышында һәр укучы үзенә гыйлем биргән укытучыларына рәхмәт сүзләрен җиткерде, хатирәләр йомгагы сүтелде, күңелләр тулды... Әлеге чараның төп оештыручы, инициаторы булган Урта Курса авыл җирлеге башлыгы Рәмзия Рамазан кызы Вафинага, шулай ук Мәдәният йорты хезмәткәрләренә чын күңелебездән рәхмәтләребезне җиткерәбез. Биш сәгатькә якын барган бу чарадан алган тәэсирләр, җылылык йөрәкләрдә әле озак сакланыр.
К списку новостей









