муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Среднекорсинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Урта Курса төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422024, РТ, Арский район, д. Средняя Корса, ул. Молодежная, д. 11/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Урта Курса авылы, Яшьләр урамы,11 нче йорт |
| Телефон: | (884366)53443 |
| E-Mail: | Sskor.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Среднекорсинская ООШ" |
| Руководитель: | Яруллин Радик Ракипович |
| Год основания учреждения: | 1902 |
| У нас учатся: | 83 учащихся / Бездә укыйлар: 83 укучы |
| У нас учат: | 18 учителей / Бездә укыталар 18 укытучы |
Доска объявлений / Яңалыклар
Страницы: << 41 42 43 44 ( 45 ) 46 47 48 49 50 >>
-
15 февраль - Әфганчылар көне 15.02.2025

15 февраль - Әфганчылар көне. Бүген 5 нче класс укучылары белән әлеге дата уңаеннан класс сәгате уздырылды.
Әфган сугышы: бу коточкыч вакыйгаларга нокта куелган 1989 нчы елның 15 нче февраленнән соң 36 ел вакыт узып киткән. Сугыш... Ул бервакытта да үлемсез генә булмаган. Әфган сугышы да күп югалулар китерә. Саннар уйланырга мәҗбүр итә. Сугыш 9 ел 1 ай 19 көн дәвам итә. Шушы сугышта Татарстаннан 9570 кеше катнаша, 260 сугышта һәлак була, 233 инвалид, 546 сы яралана, контузия ала. Әлеге саннарны безнең онытырга хакыбыз юк.
Җир йөзендә тынычлык урнашсын, сугышлар башка кабатланмасын. Яшь егетләрнең гомере вакытсыз өзелмәсен, ата-аналар кайгы яше түкмәсен иде.
Күк йөзе һәрвакыт аяз булсын! -
“Күп телле дөнья” исемендәге күргәзмә 15.02.2025

Дөньяда бик күп телләр бар, ләкин һәр татар кешесе өчен иң матур һәм иң яраткан теле - ул татар теле. Күп кешеләр башка телләрне дә яхшы беләләр, әмма туган тел барыбер аларның һәрберсе өчен иң кадерле тел булып кала. Мәктәп китапханәсендә “Күп телле дөнья” (“Этот мир многоязычный”) исемендәге күргәзмә эшли. Биредә укучыларга төрле телләрдә язылган әсәрләр тәкъдим ителә. Мондый әсәрләр белән танышу укучыларның әйләнә-тирәгә карашын, тел өйрәнү мөмкинлекләрен үстерергә ярдәм итә.
-
Муса Җәлилнең тууына 119 ел уңаеннан оештырылган күргәзмә 14.02.2025

"Мәңге үлмәс, Муса, синең җыр".
Муса Җәлилнең тууына 119 ел уңаеннан оештырылган күргәзмәдә шагыйрь иҗаты, аның җыентыклары, шагыйрь турында истәлекләр, газета-журналларда чыккан мәгълүматлар белән танышырга була. Күргәзмәдәге китаплар һәркемгә шагыйрь тормышын, иҗатын тагын да ныграк аңларга, өйрәнергә, Ватанга тугрылык тәрбияләргә ярдәм итә. -
Торжественное вручение Юбилейных медалей «80 лет Победы в Великой Отечественной войне 1941-1945 годов» 14.02.2025

14 февраля 2025 года в Среднекорсинском сельском поселении с участием членов отрядов «Юнармия» имени капитана Айрата Галяутдинова и «Волонтеры Победы» нашей школы было организовано торжественное вручение Юбилейных медалей «80 лет Победы в Великой Отечественной войне 1941-1945 годов». Глава Арского муниципального района Республики Татарстан Нуриев Ильшат Габделфартович вручил медали 3 труженикам тыла. Активные для своего почтенного возраста женщины поделились воспоминаниями, рассказали о родных и близких, которых потеряли на войне. Гости вручили юбилейные медали, цветы, подарки, было сказано много слов благодарности за самоотверженный труд, за силу духа, героизм, проявленный в молодом возрасте.
-
Мәктәп китапханәсендә күргәзмә 14.02.2025

Әфганстан. Чечня… Күпләрне тетрәндергән сүзләр бу. Леонид Брежнев Әфганстанга совет гаскәрләре кертелү турындагы хәбәрне Үзәк телевидение буенча 1979 нчы елның 25 нче декабрендә игълан итә. Фәкать 1989 нчы елның 15 нче февралендә соңгы совет солдаты Әфганстан чиген атлап чыкты. 9 ел 51 көн буена барган сугыш булды бу җирдә.Әфган, Чечня сугышлары төгәлләнмәде, чөнки аналарның күз яшьләре бүгенгәчә кипми, ә йөрәкләрдәге авыр яра гомер буе төзәлә алмаячак. Әлеге тарихи вакыйгаларга багышлап мәктәп китапханәсендә күргәзмә оештырылды. Биредә шушы сугышларда катнашкан батыр авылдашларыбыз турында мәгълүмат алырга мөмкин.
-
Дидактическая игра "Укрась тюбетейку и калфак" 14.02.2025

В 1 классе Сарай-Чекурчинской начальной школы была проведена дидактическая игра "Укрась тюбетейку и калфак". Игра началась с беседы о традиционном комплекте в татарском национальном костюме. В ходе игры ученик 1 Г класса познакомился с особенностями татарского национального костюма; научился различать татарские головные уборы - тюбетейку и калфак. Украсил их узорами, используя элементы татарского орнамента. Также узнал как называется вид орнамента, которым украшались эти головные уборы у татарского народа. Игра получилась увлекательной и интересной, помогла развить интерес к культуре татарского народа, воспитать чувство патриотизма, гордости за свой край.
-
Каюм Насыйри - күпкырлы шәхес 14.02.2025

Мәгърифәтче, галим, фикер иясе, тәрҗемәче, язучы, фольклорчы Каюм Насыйриның тууына 200 ел. К. Насыйри татар мәгърифәтчелек хәрәкәте һәм әдәбияты үсешендә зур роль уйнаган. Аның күптармаклы һәм нәтиҗәле эшчәнлеге халыкка хезмәт итү, милләтнең аң-белемен күтәрү, киң күпчелеккә аңлаешлы татар әдәби телен гамәлгә ашыру теләге, демократик караш һәм халыкчанлык рухы белән сугарылган. Ул татар халкын үз традицион мәдәнияте нигезендә, гыйлем бабындагы түбәнчелектән заман югарылыгына күтәрү юнәлешендә конкрет практик эш алып бара. Бу – олылык билгесе.
9 нчы сыйныфта күренекле галим хөрмәтенә
"Каюм Насыйри - күпкырлы шәхес" дип исемләнгән сыйныф сәгате үтте. -
Россия – мои горизонты 13.02.2025

13 февраля в 6-9 классах в рамках профориентационного курса “Россия – мои горизонты” прошло практико-ориентированное занятие “Россия индустриальная”. Ученики познакомились с профессиями портной-закройщик и дежурный инженер подстанции. Эти специалисты обладают ценным умением.
Портные могут превращать ткани и нити в настоящие произведения искусства. Ребята узнали, кто создаёт неповторимую одежду, кто работает над её формой, силуэтом и удобством, увидели, как из обычного куска ткани рождается готовое изделие, которое подчёркивает индивидуальность человека. -
Дидактическая игра «Отгадай сказку» 13.02.2025

С целью развития интереса к чтению в Сарай-Чекурчинской начальной школе прошла дидактическая игра «Отгадай сказку». Сказки – это прекрасный и удивительный мир открытий для детей. Все любят сказки и верят в них. Ведь сказки учат маленьких детей быть добрыми и справедливыми, заботливыми и дружелюбными, говорят о том, что добро всегда побеждает зло.
Во время мероприятия дети в игровой форме вспомнили сказки, встретились с героями, которые живут на страницах сказок. Встреча получилась интересной, весёлой и познавательной. Дети активно угадывали произведения, участвуя в конкурсе.
Путешествие в сказку закончилось, но сказки «живут» рядом, стоит только взять книжку в библиотеке, открыть её и прочитать. -
Мультфильмнар иленә сәяхәт 12.02.2025

Халыкара туган телләр көне алдыннан Сарай - Чокырча башлангыч мәктәбендә "Мультфильмнар иленә сәяхәт" исеме астында татар телендә мультфильмнар карау оештырылды.
Кайсы бала мультфильм карарга яратмый? Бүген балаларның тормышын алардан башка күз алдына китерүе кыен. Төрле геройлар, мавыктыргыч сюжетлар, төрле вакыйгалар кече яшьтәге мәктәп укучылары өчен бик кызыклы. Балалар «Камыр батыр", "Сөткә төшкән тычкан", "Өч кыз" мультфильмнарын карадылар, фикер алыштылар һәм үзләренең яраткан мультипликацион геройлары турында рәхәтләнеп сөйләделәр.









