муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Среднекорсинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Урта Курса төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422024, РТ, Арский район, д. Средняя Корса, ул. Молодежная, д. 11/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Урта Курса авылы, Яшьләр урамы,11 нче йорт |
| Телефон: | (884366)53443 |
| E-Mail: | Sskor.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Среднекорсинская ООШ" |
| Руководитель: | Яруллин Радик Ракипович |
| Год основания учреждения: | 1902 |
| У нас учатся: | 83 учащихся / Бездә укыйлар: 83 укучы |
| У нас учат: | 18 учителей / Бездә укыталар 18 укытучы |
Доска объявлений / Яңалыклар
Страницы: << 31 32 ( 33 ) 34 35 36 37 38 39 40 >>
-
“Газиз туган телем” исемле викторина-уен 17.02.2025

Һәр милләт кешесе өчен иң матур, иң кадерле тел - үзенең туган теле. Әйе, аңардан да көчле, татлы, назлы тел бармы икән? Һәркем өчен туган тел газиз, чөнки тел – тормыш чыганагы, белем чишмәсе. Тел ул зур бер кибет кебек: анда һәркем үзенә ни дә булса таба. Туган тел – Ватан, туган җыр, ата- ана сүзләре белән янәшә бергә торган бөек, изге һәм кадерле сүз!
6нчы сыйныфта Халыкара туган тел көненә багышлап үткәрелгән “Газиз туган телем” исемле викторина-уен әнә шундый матур сүзләр белән башланып китте. Алга таба укучылар ике командага бүленделәр, аларга төрле биремнәр һәм сораулар тәкъдим ителде: алар шигырь дә яздылар, мәкаль һәм әйтемнәрне никадәр дәрәҗәдә белүләрен тикшерделәр, җырлар җырладылар, Халыкара туган тел көненә багышлап үзләре чыгарган газетаны тәкъдим иттеләр. Викторина бөек Тукаебызның “Туган тел” җыры белән тәмамланды. -
15 февраль – шагыйрь Муса Җәлилнең туган көне 15.02.2025

Муса Җәлил – татар халкының сөекле улы, шигырьләре белән фашизмга каршы аяусыз көрәш алып барган бөек шагыйрь. Аңа 1956 елда Бөек Ватан сугышында күрсәткән батырлыклары өчен Советлар Союзы Герое исеме бирелә. Ул шулай ук әсирлектә язган «Моабит дәфтәрләре» җыентыгы өчен Ленин премиясенә лаек була.
Тоткынлыкта язган шигырьләре 2 дәфтәр булып туган илгә кайта. «Моабит дәфтәрләре» дип йөртелә алар. Дәфтәрләрдәге шигырьләрдә җиңүгә ышаныч, туган илгә мәхәббәт, фашизмга нәфрәт хисләре чагыла. Муса Җәлилнең көрәштәшләре дә батыр. Туган илләрен нык яратучы, Ватанга тугрылыклы кешеләр булган. Бу исемнәрне беркайчан да онытмыйк: Гайнан Кормаш, Фоат Сәйфелмөлеков, Абдулла Алиш, Фоат Булатов, Муса Җәлил, Гариф Шабаев, Әхмәт Симай, Абдулла Баттал, Зиннәт Хәсәнов, Әхәт Атнашев, Галләнур Бохараев.
Бүген 5-6 сыйныф укучылар белән шагыйрьнең иҗаты, тормышына багышланган " Үз уеның" дигән интеллектуаль уен уздырылды. -
Ватанны саклаучылар көне белән котлау 15.02.2025

Тиздән зур бәйрәм Ватанны саклаучылар көне якынлаша. Әлеге илебезнең иң хөрмәтле бәйрәмен барлык шәһәр, авылларда да билгеләп үтәләр. Әфган, Чечня, Осетиядагы сугышлар, башка бәрелешләр, Чернобыль ветераннары, бүгенге көндә ил алдындагы хәрби бурычларын үтәүчеләр дә хөрмәт белән искә алынды. Шуларның берсе Корайван авылында туып-үскән, хәзерге көндә Арча шәһәрендә көн күрүче Шакиров Равиль Ризван улы. Корайван башлангыч мәктәбендә белем алучы укучылар матур открытка бүләк иттеләр, җырлар, шигырьләр сөйләделәр. Олы буынга җылы сүз, аз гына игътибар да зур шатлык бирде. Балаларны чиксез авырлыклар аша үткән сугыш ветераннары белән таныштыру, сугыш еллары газапларын үзләреннән ишетү зур тәрбияви чара булды. Ветеран балаларга үз теләкләрен җиткерде, дөньялар тыныч булып, рәхәттә яшәүләрен теләде. Без илебезгә тыныч тормыш яулап алган кешеләр белән горурланырга тиеш.
-
Урок мужества «Афганистан - незажившая рана» 15.02.2025

В день памяти воинов – интернационалистов в 8 классе прошел урок мужества «Афганистан - незажившая рана».
15 февраля – День вывода советских войск из Афганистана – это день памяти, который объединяет всех, кто был причастен к этой героической и трагической войне. За девять лет жестоких сражений в чужом краю наш народ пережил много горя, бед и страданий. Однако и там, в далёком Афганистане, советские воины проявили лучшие человеческие качества: мужество, стойкость и благородство.
Ребята узнали о том, как мужественно и профессионально выполняли свой долг солдаты, как проявляли стойкость и благородство в самых сложных условиях, сохраняя верность военной присяге и долгу. В конце занятия учащиеся просмотрели видеоролик об Афганской войне. -
15 нче февраль - Совет гаскәрләрен Әфган республикасыннан чыгарган көн 15.02.2025

15 нче февраль - Совет гаскәрләрен Әфган республикасыннан чыгарган көн. Бу мөһим вакыйга гына түгел, искә алу һәм кайгылы көн дә. Шул уңайдан Алан башлангыч укучылары Алан авылында туып үскән, шунда гомер итүче Садыйков Фәнис Турист улын котладылар. Укучылар изге теләкләр теләп, шигырьләр сөйләделәр. Үзләре ясаган открытка тапшырдылар.
Тыныч тормышта сугыш әфәте күргән сугыш ветераннары зур хөрмәткә лаек. Без алар белән горурланабыз! -
Классный час «Афганистан – наша боль и память» 15.02.2025

Сегодня в 6 классе прошел классный час «Афганистан – наша боль и память», посвящённый выводу советских войск из Афганистана. 15 февраля – День вывода советских войск из Афганистана – это день памяти, который объединяет всех, кто был причастен к этой героической и трагической войне. В ходе классного часа ребята узнали о том, как мужественно и профессионально выполняли свой долг наши солдаты-односельчане, как проявляли стойкость и благородство в самых сложных условиях, сохраняя верность военной присяге и долгу. Школьники активно участвовали в дискуссии, задавали вопросы и делились своими мыслями.
Важной частью урока стала минута молчания, во время которой почтили память павших советских солдат и офицеров, отдавая дань уважения тем, кто проявил высочайшую силу духа, самоотверженность, героизм, выполняя боевой долг. Урок закончился, но он останется в сердцах учеников, напоминая о значимости мужества и патриотизма. -
Вечер военно-патриотической песни 15.02.2025

Сегодня в нашей школе прошел вечер военно-патриотической песни, посвящённый празднованию Дня защитника Отечества. В этом мероприятии приняли участие учащиеся 5-9 классов. Целью фестиваля стало привлечение молодого поколения к изучению истории России, формированию чувства патриотизма, гражданственности, верности и любви к Отечеству.
Песня всегда шла рядом с каждым солдатом. Она поддерживала боевой дух, была также необходима, как пуля или кусок хлеба. Песня на войне поддерживала, помогала идти в бой, утешала в минуты горя и отчаяния, вселяла веру в победу.
Много прекрасных песен прозвучало на мероприятии: о Великой Отечественной войне, о Родине, о солдатах, об армии. Песни как современные, так и написанные ещё в годы Великой Отечественной войны ребята исполняли с чувством патриотизма, гордости за свою Родину. Все выступления были проникновенными и эмоциональными, не оставили равнодушными никого из участников и зрителей вечера. -
15 февраль - Әфганчылар көне 15.02.2025

15 февраль - Әфганчылар көне. Бүген 5 нче класс укучылары белән әлеге дата уңаеннан класс сәгате уздырылды.
Әфган сугышы: бу коточкыч вакыйгаларга нокта куелган 1989 нчы елның 15 нче февраленнән соң 36 ел вакыт узып киткән. Сугыш... Ул бервакытта да үлемсез генә булмаган. Әфган сугышы да күп югалулар китерә. Саннар уйланырга мәҗбүр итә. Сугыш 9 ел 1 ай 19 көн дәвам итә. Шушы сугышта Татарстаннан 9570 кеше катнаша, 260 сугышта һәлак була, 233 инвалид, 546 сы яралана, контузия ала. Әлеге саннарны безнең онытырга хакыбыз юк.
Җир йөзендә тынычлык урнашсын, сугышлар башка кабатланмасын. Яшь егетләрнең гомере вакытсыз өзелмәсен, ата-аналар кайгы яше түкмәсен иде.
Күк йөзе һәрвакыт аяз булсын! -
“Күп телле дөнья” исемендәге күргәзмә 15.02.2025

Дөньяда бик күп телләр бар, ләкин һәр татар кешесе өчен иң матур һәм иң яраткан теле - ул татар теле. Күп кешеләр башка телләрне дә яхшы беләләр, әмма туган тел барыбер аларның һәрберсе өчен иң кадерле тел булып кала. Мәктәп китапханәсендә “Күп телле дөнья” (“Этот мир многоязычный”) исемендәге күргәзмә эшли. Биредә укучыларга төрле телләрдә язылган әсәрләр тәкъдим ителә. Мондый әсәрләр белән танышу укучыларның әйләнә-тирәгә карашын, тел өйрәнү мөмкинлекләрен үстерергә ярдәм итә.
-
Муса Җәлилнең тууына 119 ел уңаеннан оештырылган күргәзмә 14.02.2025

"Мәңге үлмәс, Муса, синең җыр".
Муса Җәлилнең тууына 119 ел уңаеннан оештырылган күргәзмәдә шагыйрь иҗаты, аның җыентыклары, шагыйрь турында истәлекләр, газета-журналларда чыккан мәгълүматлар белән танышырга була. Күргәзмәдәге китаплар һәркемгә шагыйрь тормышын, иҗатын тагын да ныграк аңларга, өйрәнергә, Ватанга тугрылык тәрбияләргә ярдәм итә.









