муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Среднекорсинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Урта Курса төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422024, РТ, Арский район, д. Средняя Корса, ул. Молодежная, д. 11/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Урта Курса авылы, Яшьләр урамы,11 нче йорт |
| Телефон: | (884366)53443 |
| E-Mail: | Sskor.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Среднекорсинская ООШ" |
| Руководитель: | Яруллин Радик Ракипович |
| Год основания учреждения: | 1902 |
| У нас учатся: | 83 учащихся / Бездә укыйлар: 83 укучы |
| У нас учат: | 18 учителей / Бездә укыталар 18 укытучы |
Доска объявлений / Яңалыклар
“Нәүрүз” - язны каршылау бәйрәме
Опубликовано: 27.03.2026“Нәүрүз” - борынгы әби-бабаларыбыз үткәргән язны каршылау бәйрәме ул. Ул көн белән төн тигезләшкән чакка - 21-22 нче мартка туры килгән. "Нәүрүз" сүзе яңа ел, яңа көн дигәнне аңлата. Бу - табигатьтә чын – чынлап яз башланган көн.
Борынгы бәйрәмне атна буе дәвам иткәннәр, hәр көннең үз гадәте, үз тәртибе, язылмаган кануннары булган: 7 көн буена гайбәт сөйләмәгәннәр, начарлык теләмәгәннәр, туган-тумачага, күрше-күләмгә миhербанлык кылганнар, ата-баба каберенә барганнар, сугышлар тукталып торган. Бу көнне яшьләр, шәкертләр, балалар, өйдән-өйгә кереп, бәет, шигырьләр әйткәннәр, йорт хуҗасына исәнлек-саулык, иминлек-байлык, бәхет, уңышлар теләп йөргәннәр.
Бүген мәктәбебездә дә бу бәйрәм билгеләп үтелде. Укучылар бәйрәмнең тарихы белән таныштылар, халкыбызның дәртле җырларын башкардылар, борынгы такмакларын тыңладылар. Бәйрәмнең икенче өлешендә тәмле боткадан, коймактан авыз иттеләр, җырлы-биюле уеннарда катнаштылар.
К списку новостей









