муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Среднекорсинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Урта Курса төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422024, РТ, Арский район, д. Средняя Корса, ул. Молодежная, д. 11/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Урта Курса авылы, Яшьләр урамы,11 нче йорт |
| Телефон: | (884366)53443 |
| E-Mail: | Sskor.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Среднекорсинская ООШ" |
| Руководитель: | Яруллин Радик Ракипович |
| Год основания учреждения: | 1902 |
| У нас учатся: | 83 учащихся / Бездә укыйлар: 83 укучы |
| У нас учат: | 18 учителей / Бездә укыталар 18 укытучы |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Среднекорсинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Урта Курса төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 71 72 73 74 75 76 77 78 ( 79 ) 80 >>
-
Яңа ел бәйрәменә әзерлек 28.12.2023

Мәктәптә Яңа ел бәйрәменә әзерләнү иң күңелле мәшәкатьләрнең берсе. Без дә бик тырышып мәктәпне, территорияне бизәдек, стена газеталары ясадык. Яңа ел бәйрәмендә һәркемгә көтелмәгән могҗиза, тылсымлы вакыйгалар һәм күңелле мизгелләр телибез!!!
-
Яңа ел бәйрәме 28.12.2023

Башлангыч сыйныф укучыларының Яңа ел бәйрәме бик күңелле үтте. Һәр класс узенчәлекле костюмнар һәм чыгышлар әзерләгәннәр, бик матур концерт номерлары да тәкъдим иттеләр. Кыш бабай белән Кар кызы килгәч, чыршы утларын кабыздылар, әйлән-бәйлән уйнадылар. Яңа ел бәйрәме һәркем күңелендә кызыклы тамашалары белән истә калды.
-
Яңа ел бәйрәме
28.12.2023
5-9 нчы сыйныфларның Яңа ел бәйрәменә кызы белән Убырлы, Аҗдаһа, Матроскин һәм патша улы Иван да килгән иде. Озын юлларны үтеп, каршылыкларны җиңеп, Кыш бабай белән Кар кызының килеп керүе бәйрәмне тагын да ямьләндереп җибәрде. Укучылар тамашачыларны күңелле җырлар, дәртле биюләр, кызыклы скетчлар белән куандырды. Яңа ел безгә бүгенге матур бәйрәм кебек бәхет-куанычлар гына алып килсен иде!
-
“Татар язуы тарихы” сыйныф сәгате 27.12.2023

“Телебезне өйрәнми башлаган көннән башлап без бетә башлаячакбыз. Безнең бер милләт булып тора алуыбыз телебезне саклый алуыбызга бәйледер. Телебезне саклый алсак, бер милләт булып тора алырбыз, әгәр телебезне саклый алмасак, милләтебездән мәхрүм булырбыз”, - дип язды Садри Максуди.
Бүген 5нче сыйныф укучылары өчен “Туган телем сагында” акциясе кысаларында “Татар язуы тарихы” исемле сыйныф сәгате үткәрелде. Укучылар татар язуы тарихы, гарәп язуының үзенчәлекләре, мәктәп музеенда сакланучы гарәп язулы татар китаплары белән таныштылар. -
“Туган ил каян башлана?” проекты 27.12.2023

Мәктәпләрдә “Туган ил каян башлана?” проектын тормышка ашыру дәвам итә. 27 нче декабрьдә укучыларыбыз “Алгарыш” яшьләр үзәге җитәкчесе Вәгыйзов А.Р. һәм яшьләр эшләре буенча белгеч Шәйдуллина Г.Җ. белән очраштылар һәм районыбызда спорт, яшьләр эшчәнлеге турында күп мәгълүмат алдылар.
-
Декадник по предупреждению детского травматизма на объектах инфраструктуры железнодорожного транспорта 27.12.2023

В период с 13 по 29 декабря 2023 г. объявлен Декадник по предупреждению детского травматизма на объектах инфраструктуры железнодорожного транспорта. В рамках декадника в нашей школе проводятся профилактические беседы, занятия. Сегодня учащиеся 4 класса посмотрели фильм, из которого узнали о мерах безопасности вблизи железнодорожных путей и непосредственном нахождении в поездах. По результатам беседы была составлена коллективная памятка для детей младшего и среднего возраста.
-
Классный час «Стоп буллинг» 26.12.2023

В 5 классе прошел классный час на тему «Стоп буллинг». Целью данного мероприятия является актуализация знаний учащихся о конфликте, раскрытие понятия «школьный буллинг», снижение рисков проявления агрессии (травли) среди школьников и нахождение совместных путей решения школьных конфликтов. Во время беседы обучающиеся были ознакомлены с буллингом как с одним из видов насилия, а также с разновидностями и особенностями травли. В процессе мероприятия были затронуты следующие вопросы: как не поддаваться агрессии, как вести себя в сложной ситуации, куда обращаться за помощью и др. В конце классного часа учащиеся пришли к выводу, что жить нужно по принципу: «Поступай с другими так, как ты хотел бы, чтобы они поступали с тобой».
-
Готов к труду и обороне 22.12.2023

Всероссийский физкультурно-спортивный комплекс «Готов к труду и обороне» (ГТО) — это нормативная основа физического воспитания населения страны, нацеленная на развитие массового спорта. Обучащиеся нашей школы приняли участие в сдаче нормативов ГТО.
-
"Туган телем сагында" акциясе 21.12.2023

"Туган телем сагында" акциясе кысаларында 8 сыйныф укучылары мәктәп музеенда сакланучы кадерле ядкарьләр белән танышып, " Халкымның күңел бизәкләре" темасына әңгәмә үткәрделәр. Әңгәмә барышында укучылар татар халкының кул эшләренә уңганлыгына тагын бер тапкыр инандылар. Бу матурлыкны киләчәк буыннарга да җиткерергә кирәклеген күңелләренә сеңдерделәр
-
“Туган тел сагында” 21.12.2023

Китапханә - бик күп мәгълүмат, тарихи ядкәрьләр, аң-белем, мәгърифәт тупланган йорт. Китап – кешенең хәтере, юлдашы, киңәшчесе, ярдәмчесе, укытучысы. “Туган тел сагында” акциясе кысаларында бүген 4 нче сыйныф укучылары белән китапханәгә чираттагы экскурсия оештырылды. Биредә “Мин кулыма китап алам” дигән темага әдәби сәгать узды. Экскурсиянең максаты - аз укый һәм укырга яратмый торган, китапханәдән читләшкән укучыларны китап укырга тарту, укырга зур кызыксыну формалаштыру, китап укуның кызыклы, файдалы һәм кирәкле шөгыль булуын җиткерү.
Укучылар яңа кайткан китаплар белән таныштылар. Бу китаплардан сайлап алып шигырьләр, хикәяләр уку балаларга ошады. Соңыннан алар китапханәдән үзләре теләгән китапларны алдылар.









