муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Среднекорсинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Урта Курса төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422024, РТ, Арский район, д. Средняя Корса, ул. Молодежная, д. 11/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Урта Курса авылы, Яшьләр урамы,11 нче йорт |
| Телефон: | (884366)53443 |
| E-Mail: | Sskor.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Среднекорсинская ООШ" |
| Руководитель: | Яруллин Радик Ракипович |
| Год основания учреждения: | 1902 |
| У нас учатся: | 83 учащихся / Бездә укыйлар: 83 укучы |
| У нас учат: | 18 учителей / Бездә укыталар 18 укытучы |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Среднекорсинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Урта Курса төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 341 342 343 344 ( 345 ) 346 347 348 349 350 >>
-
Җиңел атлетика ярышы 14.05.2015

13 нче май көнне Арча шәһәре стадионында җиңел атлетика буенча ярышлар булып узды. Безнең мәктәп командасы бу ярышта 2 нче урынны яулады. Шәхси беренчелектә дә призлы урыннар бар. Алар: Сәләхова Фәнүзә - 400 м га йөгерүдә 2 нче урын, Мөхәммәдиев Илмир - 3000 м га йөгерүдә 3 нче урын. Барлык катнашкан укучыларны җиңүләре белән котлыйбыз!
-
Мәктәп бакчасында 13.05.2015

Мәктәп бакчасында көннән-көн кызу эш кайный. Укытучылар коллективы һәм укучылар көче белән бакча тәртипкә китерелә. Чәчәклекләрне, яшелчә утырту өчен җирләрне укучылар тырышып әзерлиләр. Чәчәк үсентеләре инде күптән әзер. Кәбестә, помидор, борыч үсентеләре авыл халкына сату өчен дә күпләп үстерелә.
-
"Бердәм экологик дәрес" 13.05.2015

Экологик белем бирү көне уңаеннан мәктәптә "Бердәм экологик дәрес" үтте. Укучыларның экология буенча белемнәре баетылды, табигатькә сакчыл караш турында әңгәмәләр үтте, фильмнар күрсәтелде, плакатлар, рәсемнәр ясалды.
-
Бердәм Республика Тесты 12.05.2015

Бүген 9 нчы класс укучылары татар теле фәненнән Бердәм Республика Тестын эшләделәр.
-
Җиңү парадында 11.05.2015

Арчада Җиңү көне уңаеннан уздырылган парадта "70 еллыкка 70 бишле" акциясендә җиңү яулаган 3 укучы, спортта зур уңышларга ирешкән 2 укучы катнашты.
-
Сугыш чоры - экспонатларда 09.05.2015

9 нчы май - Җиңү көне уңаеннан Арчада уздырылган тантанада мәктәбебезнең "Туган якны өйрәнү музее" җитәкчесесе Шәфигуллин Н.Ф. сугыш чоры экспонатлары белән оештырылган күргәзмәдә катнашты. Әлеге экспонатлар бик күпләрнең игътибарын үзенә җәлеп итте.
-
Алар даны - мәңгелек! 08.05.2015
Туган ил хакына,Туган җир хакынаАвылдашлар башларын салдылар.Безнең гомер өчен аларМәңгегә чит илдә калдылар!Бүген сугышта ятып калган авылдашлар хөрмәтенә салынган һәйкәл янында Бөек Җиңү бәйрәменә багышланган митинг үтте. Бәйрәмгә килгән тыл ветераннарын, сугыш чоры балаларын котлап укучылар матур чыгыш бүләк иттеләр. -
Имин булсын дөньялар! 08.05.2015

Бөек Җиңү бәйрәменә багышланган митингка укучылар алдан әзерлек эшләре алып баралар. Хәрби темага җырлар өйрәнәләр, стройда атлау күнекмәләрен ныгыталар. Бүгенге бәйрәмгә дә алар күтәренке рух, матур кәеф белән килделәр. Җирдәге тынычлык хакына фикерләрен әнә шулай белдерделәр.
-
70 еллыкка - 70 бишле 07.05.2015

Арча укучылар сарае үткәргән "70 еллыкка - 70 бишле" акциясе тәмамланды. Мәктәп буенча җиңүчеләр билгеләнде. Менә алар: 2-4 нче сыйныфлар арасында - 1 урын - Бикбаева Алия, 2 урын - Шәфигуллин Камил, 3 урын - Гайнуллина Зилә. 5-7 нче сыйныфлар арасында - 1 урын - Минһаҗева Зилә, 2 урын - Солтанова Камилә, 3 урын - Хәмзин Ришат. 8-9 нчы сыйныфлар арасында - 1 урын - Галимуллина Илүзә, 2 урын - Мөхәмәдиева Хәния. 1 нче урынны алган укучылар 9 нчы май көнне Арча шәһәрендә узачак Җиңү парадында катнашачаклар. Ә һәр класстан призлы урыннарны алучыларга мактау грамоталары тапшырылачак.
-
Безнең кызлар-беренче! 06.05.2015

Кичә "Арча" спорткомплексында район беренчелегенә волейбол ярышы үтте. Мәктәбебезнең кызлар командасы әлеге ярышта 1 нче призлы урынны яулады. Команда составы: Гайнетдинова И., Мөхәмәдиева Х., Гафарова Г., Сәләхова Ф., Садриева А., Минһаҗева З., Галимуллина И. (тренер - Минһаҗев М.В.). Җиңүчеләрне котлыйбыз!









