муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Среднекорсинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Урта Курса төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422024, РТ, Арский район, д. Средняя Корса, ул. Молодежная, д. 11/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Урта Курса авылы, Яшьләр урамы,11 нче йорт |
| Телефон: | (884366)53443 |
| E-Mail: | Sskor.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Среднекорсинская ООШ" |
| Руководитель: | Яруллин Радик Ракипович |
| Год основания учреждения: | 1902 |
| У нас учатся: | 83 учащихся / Бездә укыйлар: 83 укучы |
| У нас учат: | 18 учителей / Бездә укыталар 18 укытучы |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Среднекорсинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Урта Курса төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 331 332 333 334 335 336 337 ( 338 ) 339 340 >>
-
Уңыш бәйрәменә әзерлек 13.10.2015

Тәмамлана көзге эшләр,
Җыеп алына уңыш.
Октябрьгә кергән чакта
Кеше күңеле тыныч.
Әйе, көзге эшләр тәмамланды. Өстәлләр мул ризыктан сыгылып тора. Бар дөнья төрле төсләргә бизәлгән. Укучылар да шушы матурлыктан могҗизалар тудыра, һәркем үз фантазиясен эшкә җигә.
-
Ярминкәдә 10.10.2015

Бүген мәктәбебез коллективы Арча районы мәктәпләре составында Казан шәһәренең Агропромышленность паркында уздырылган ярминкәдә катнашты һәм яшелчәләр, авыл хуҗалыгы товарлары белән сату итте.
-
Көзге муллык 07.10.2015

Җәй көне укучылар мәктәп бакчасында тырышып эшләделәр. Хезмәтнең нәтиҗәсен күрер чак җитте. Кишер, чөгендер, кабак, кәбестәләрдән мул уңыш алынды.
-
Бәйрәм белән, укытучым! 06.10.2015

Укытучылар көне уңаеннан мәктәптә бәйрәм чарасы үтте. Укучыларның чыгышы, җыр-биюләре һәркемгә күтәренке кәеф бүләк итте.
-
Бәйрәм белән! 05.10.2015

Хөрмәтле укытучылар! Сезнең барыгызны да һөнәри бәйрәмегез белән котлыйбыз. Уңышларыгызга сөенеп, бәхет хисе кичереп яшәргә язсын сезгә. Сау –сәламәт булыгыз, хыялларыгыз һәрвакыт чынга ашсын!
Бәйрәм белән Сезне, укытучым!Йөрәгемнең якын кешесе!Дөнья серен миңа өйрәтүчем!Яшь җаннарга - Ходай илчесе!Сезгә телим: саулык, озын гомер,Шәхси бәхет, дөнья рәхәтен.Шәкертләрнең - тырыш, инсафлысын,Яхшы гамәл, Ходай рәхмәтен!!! -
"Мөстәкыйль балалар" 05.10.2015

Бүген “Мөстәкыйль балалар” республика проектында катнашучы укучыларыбыз районда үткәрелгән семинарда катнашты.
-
“Уткүз патшалыгында” 03.10.2015

Көннән-көн автомобиль транспорты үскәннән - үсә бара. Ә юллар һаман элеккечә. Шуңа күрә транспорт хуҗасына да, җәяүлегә дә юл йөрү кагыйдәләрен белү бик мөһим. Бәла аяк астында йөри, диләр. Юл йөрү кагыйдәләре мәктәптә өйрәтелсә дә, фаҗигалар еш булып тора. Шуңа күрә юл йөрү кагыйдәләрен гамәли күнегүләр ярдәмендә өйрәтү бүгенге көндә бик актуаль. 3 нче сыйныфта “Уткүз патшалыгында” дигән уен-ярыш шушы максат белән үткәрелде.
-
Укытучылар көне. 02.10.2015

Бүген район мәдәният йортында укытучылар көненә багышланган бәйрәм тантанасы узды. Әлеге тантанада хезмәтләре белән зур уңышларга ирешкән укытучылар, мәктәп коллективлары бүләкләнде. Безнең мәктәбебез дә "Яңа уку елына иң хәзерлекле мәктәп " номинациясендә 3 нче урынны яулады.
-
Хөрмәтебез Сезгә, өлкәннәр! 01.10.2015

Өлкәннәр көне һәм декадасы уңаеннан мәктәбебезнең яшь тимурчылары аларны бәйрәм белән котлый, йорт эшләрендә булыша. Өлкәннәр дә аларга рәхмәтле: укучыларыбызның акыллы, тәүфикълы, сау-сәламәт булып үсүләрен теләп калалар.
-
Бәйрәм белән, хөрмәтле өлкәннәр! 01.10.2015

Кадерле әбиләребез, бабайлар, апалар, абыйлар! Сезне өлкәннәр көне белән чын күңелдән котлыйбыз. Сезгә ныклы сәламәтлек, чиксез шатлык, балаларыгызның игелеген күреп яшәвөгезннө телибез.
Картлык шатлык түгел диеп,
Гөл моңаеп тормыйк әлө.
Сагыш - моңнарны таратып,
Елмаешыйк, көлик әлө.
Картаябыз димик әлө.









