Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сизинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422027, Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, с. Сиза, ул. Школьная, д.21 |
| Телефон: | +7(843)-665-12-46 |
| E-Mail: | Ssiz.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Сизинская ООШ" |
| Руководитель: | Абдуллин Марс Миннеханович |
| Год основания учреждения: | 1978 |
| У нас учатся: | 38 |
| У нас учат: | 14 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сизинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 171 172 173 174 175 176 177 178 ( 179 ) 180 >>
-
Өмә көне 21.04.2012

21 апрель - Бөтенрусия Өмә көнендә мәктәпнең барлык хезмәткәрләре, укытучылар һәм укучы балалар катнашты. Барлыгы - 106 кеше. Мәктәп территориясе, Сеҗе, Мөрәле, Ташкич һәм Починок-Поник авылларында беркетелгән урамнар, чишмә яннары, һәйкәл яны җыештырылды. Япгыз яшәүче өлкән буын кешеләренең капка төпләре дә чүп-чардан арындырылды.
-
"Моңлы сазым" бәйгесе
20.04.2012
Арча районы мәктәпләренең урта класс укучылары арасында оештырылган "Моңлы сазым" дип исемләнгән әдәби-музыкаль бәйгенең "Габдулла Тукайның шигъри әсәрләрен укучылар" секциясендә 2нче урынны алган 5нче сыйныф укучысы Әхмәдиева Динәне тәбрик итәбез. Киләчәктә дә иҗади уңышлар телибез.
Укытучысы - Җәләлиева Г.И.
-
"Зирәк тиен" конкурсы.
11.04.2012
Мәктәптә 2-9 сыйныф укучылары арасында татар теле фәне буенча "Зирәк тиен" уен-конкурсы үткәрелде. Уенда барлыгы 62 укучы катнашты.
Уенны оештыручылар: татар теле укытучылары Җәләлиева Р.З. һәм Җәләлиева Г.И.
-
Китап көне 03.04.2012

Халыкара балалар китабын яклау көне уңаеннан укучылар өчен махсус чаралар уздырылды.
Кичәне оештыручы - мәктәп китапханәчесе Закирова С.Р.
-
Рәсем конкурсы 02.04.2012

Кошлар көненә багышланган рәсем конкурсы үткәрелде.
-
Китап көне 02.04.2012

2 апрель - Халыкара балалар китабын яклау көне
-
Кошлар көне 31.03.2012

1 апрель - Кошлар көне уңаеннан мәктәп укучылары арасында викторина, рәсемнәр конкурсы һәм башка төрле чаралар уздырылды. Сыерчык оялары ясау буенча конкурс оештырылды. Чыгарылыш сыйныф укучылары үзләре ясаган сыерчык ояларын мәктәп территориясендә урнашкан агачларга элеп куйдылар. Оештыручылар-Сагидуллина һәм Мөхәмәдиева.
-
Химиядән ачык дәрес
23.03.2012
Мәктәптә укытучыларның методик белемен күтәрү өстендә эзлекле эш алып барыла. Яңа информацион-коммуникатив технологияләр кулланып оештырылган ачык дәресләр үткәрүгә өстенлек бирелә. Үзара дәресләргә керү предметара бәйләнешне үстерүнең бер чарасы булып тора. Яңалыкта химиядән үткәрелгән ачык дәрес элементы. Укытучы - Мөхәмәдиева Р.В.
-
Халыкара су көне
22.03.2012
Мәктәптә халыкара экологик акцияләрне билгеләп үтүгә зур урын бирелә. География укытучысы Сагидуллина һәм биология укытучысы Мөхәмәдиева укучылар белән 22 март - "Су көне"нә багышланган чаралар уздырдылар.
-
Нәүрүз бәйрәме 21.03.2012

Мәктәбебездә Нәүрүз бәйрәмен уздырдык. Укучылар төрле спорт уеннарында катнаштылар. Соңыннан "Карга боткасы"ннан авыз иттеләр. Нәүрүз бәйрәме котлы булсын!














